ӘДӘБИ ТӘНӘФЕС: РИФАТ СӘЛАХ

Рифат Гали улы Сәлахов (Рифат Сәлах) – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге премиясе иясе – 1987 елның 8нче июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. Белеме буенча – хокукчы, асылы белән иҗатчы Рифат «Идел» журналында, «Шәһри Казан», «Дарелфөнүн» газеталарында эшләп ала. 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли.

Рифат Сәлах бүгенге көндә алты китап авторы. «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012) шигырь китаплары һәм автор-төзүче буларак Муса Җәлил иҗатына багышланган балалар өчен «Җәлил варисларына» (2016) китаплары Татарстан китап нәшриятында басыла. Сүрәя Гайнуллина тәрҗемәләре белән татарча-русча «Кызыл юл – Алый путь» (2015) китабы «Ак бүре» нәшриятында, Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның татарчага тәрҗемә итеп, «Аразбары» китабы «Илһам» нәшриятында дөнья күрә. 2017 елда «Ак фәрештә» исемле шигырьләр китабы Татарстан китап нәшриятында басылып чыга.


Җилләр сыман очып киләсең

Җилләр кебек очып киләсең
Коңгырт чәчләреңне таратып.
Бер гомер дә бигрәк аз булыр
Туя алмам сине яратып.

Җилләр булып очып киләсең –
Иләсләнер күңел бер дәвер.
Эх, каласы иде яшьлектә
Синең белән генә бергә бер.

Эх, каласы иде яшьлектә,
Башка беркем белмәс сер илә.
Җилләр сыман очып киләсең
Сәгадәткә, җырга, сөюгә.

Җилләр мәңге тынмас син булган
Мәхәббәтле якты дөньяда.
Чәчләреңдә синең гүяки
Коңгырт төсле якты төн яна.

Очып-очып миңа киләсең,
Җилең генә китә кагылып.
Бер гомер дә бигрәк аз булыр,
Туя алмам сине сагынып.


Утыз бер

Бүген миңа утыз бер яшь тулды
Кызлар карый торган яшь үткән.
Малай-шалай килеш яшәп булмас,
Мин китәргә булдым яшьлектән.

Офык очларында ак болытлар –
Мин китәргә булдым хыялдан.
Чибәр кызлар күрсәм, каушап калмам,
Мин кызармам бүтән, оялмам.

Һәм аларга кызым итеп карап,
Сеңлем диеп кенә дәшәрмен.
Мин яшьлектән китәм. Моннан ары
Өлкән кеше булып яшәрмен.

Офыкларда йөзгән ак болытмы
Чигәләргә салган көмеш төс.
Мин яшьлектән китәм, ләкин яшьлек
Үзе кайтыр миңа, күрерсез.

Рәхмәт, яшьлек, синең кочагыңда
Көннәрем дә ямьле уздылар.
Сөйгәнемне синдә табып китәм,
Синдә калдырырга кызым бар.

Сагынмам дип ышандыра алмыйм,
Моңсулана калсам әгәр дә.
Сөйгәнемә карап юанырмын
Син исемә төшкән мәлләрдә.

Офыкларга таба китеп барам,
Яңгырлар да явар, карлар да.
Сау бул, яшьлек, синнән китәм инде,
Сурәтеңне калдыр карарга.


Тәрәзәмне шакы әле, Сөю!

Тәрәзәмне шакы әле, Сөю,
Күңел ишекләрен какчы, әй.
Көпә-көндез
Сагышларга төштем,
Күңелемә нигә ят бу җәй?

Тәрәзәмне шакы әле, шакы,
Ишетелсен назлы чыңлавың.
Җанның биген ачып
Каршыларга
Гамьсезлектән бәлки чыгармын.

Тәрәзәмне шакы әле, Сөю,
Юксындым мин сине, сагындым.
Син килмәсәң,
Шатлык булмас бүтән,
Вөҗүдемне күмәр талгын моң.

Тәрәзәмне шакы әле, Сөю,
Китмәскә дип җанда мәңге кал!
Сагышларың белән күпме яндым,
Күчтәнәчкә диеп бәхет ал!


Онытыгыз!

Татар телен, әйдә, онытыгыз,
Өйрәнгәнен сызып ташлагыз.
Татар тәэсиренә бирешмичә
Өр-яңадан яши башлагыз!

Яшәгез сез надан, мокыт булып,
Бөек ил бу диеп сөенеп.
Сүнгән учак кебек пыскып кына
Сез бетәрсез монда сүрелеп.

Татар йогынтысы кагылмасын
Илгә, телгә, сезнең нәселгә.
Кагылмагыз бүтән, табу төшсен
Казан белән бәйле һәр сергә.

Табу төшсен башка милләтләргә,
Табу төшсен башка фикергә.
Аяк асларында буталмасын
Комачаулап җирдә йөрергә.

Сез бит монда килмешәкләр түгел,
Бу тарихи асыл җирегез.
Монда гына тыныч яшәгез дә,
Тыныч кына монда үлегез.

Кемнәр анда башка фикер әйтә,
Җәлладларны, әйдә, җигегез.
Һәр сугышны сез бит ялгыз откан,
Татарларны тагын җиңегез.

…Сандугачлар, әйдә, сайрамасын,
Иң моңлы кош җирдә каргадыр.
Йотсаң сөяк булып,
Татар теле
Бугазларга сезнең кадалыр.

Һәм буылып җиргә егылганда
Татарлардан ярдәм сорарсыз.
Ул чагында бик булышыр идек,
Җир йөзендә ләкин булмабыз.