ЗӘҢГӘР ТҮФЛИЛӘР

Кышкы каникулдан килешкә сыйныф җитәкчесе Фәния апа чираттагы үзгәрешләрен кертергә тотынды. Иң беренче эш итеп, ул безне – кызлар белән малайларны аралаштырып утыртты. Ярты ел буе бергә утырган Ләйсәнемне сыйныфның икенче почмагына «2»ле букчасы Мансур янына утыртып куйды. Ләйсәннән  «аерылу» авыр булса да, үзем өчен сөенеп тә куйдым: Мансур белән мине утыртса нишләмәк кирәк. Миңа азрак «повезло»: минем партадашым – каш астыннан һәркемне сөзеп караучы, аз сөйләшә торган Айнур иде. Ярар, ул бит миңа түгел, алдына караячак һәм иң мөһиме: ул берөзлексез такылдаучы Мансур түгел, сөйләшми, бәйләнми.

Баштарак апабызга үпкәләсәм дә, тора-бара ияләштем. Дәрестә сөйләшеп утырмагач, күбрәк тыңлыйсың һәм күбрәк беләсең икән лә ул. Тик 45 минут буе сөйләшми утыру да җан газабы икән. Кайвакытта дәрес буе берни эндәшмәүче Айнурга юри төртелеп китәм, әмма ул йә сизмәгәнгә салыша, йә урындыгын бераз читкә тарткан була. Ник бер ачулансын. Ис-акылларым китә: «Ник шундый соң бу Айнур?»

Мин үзем мәктәпкә күрше авылдан килеп укыйм, ә Айнур – шушы авыл малае. Инде ярты ел бергә укыйбыз. Әмма мин аның турында бик аз беләм икән бит. Айнурның нинди генә чара үткәрелсә дә, гел әтисе килә: класс җыелышымы, гаилә бәйрәмеме. Әтисенең өстендә гел бер кием – кара чалбар һәм аксыл-зәңгәр свитер. Игътибар да итмәгән булыр идек: тик бездә Гөлфия бар шул. Ул бөтен нәрсәне акча, соңгы мода белән чутлый торган кеше. Чираттагы чарадан соң, ул борынын җыерып: «Бигрәк вкусы юк инде бу абзыйның. Ник Айнур аңа башка кием кияргә әйтми икән? » – диде.

Фәния апа башкаларны ник җыелышка гел әтиең генә, я әниең генә йөри дип орышканда, Айнурга беркайчан да шелтә белдерми иде. Мин әле Ләйсәннән Айнурның әнисе бармы дип тә сораганымны хәтерлим. Менә шундый аз сүзле, үзе дә, гаиләсе дә серле булып калган Айнур белән инде бер парта артында утыруыма да 3нче атна китте. 24нче гыйнвар – минем туган көнемә дусларым янына Айнурны да чакырдым. «Әтием машина белән килеп алыр», – дип тә өстәдем. Әти күрше авылга барып барлык классташларны алып кайтты, алар арасында Айнур гына юк иде. Мине санга сукмаганы, туган көнемдә кәефемне кырганы өчен ачуым чыкты шул  «сүзсезгә». «Ярый. Мәктәпкә, генә барыйм, күрмәгәнен күрсәтәм», – дип план кордым үземчә. Әмма Айнур икенче көнне дә, өченче көнне дә мәктәпкә килмәде. Ияләшкәнмен икән бит мин бу телсезгә. Күңелсез булып китте.

Фәния апабыз авырта дисә дә, без Ләйсән белән аның авыруына ышанмадык. Сишәмбе көнне мәктәптә кичә булырга тиеш иде, ул көнне миңа әти-әнием Нөнәгәрдә – Ләйсәннәрдә куна калырга рөхсәт итте. Без шул көнне Айнурларга барырга план кордык.

Иң беренче мине Ләйсән шаккатырды.

– Алинәгә берәр нәрсә алырга кирәк, – диде ул кибет яныннан үткәндә.

– Әни кушты, «Алинәгә әйберсез кермәгез», – диде .

– Кем соң ул Алинә? – дип аптырадым мин.

– Айнурның сеңлесе, – диде Ләйсән исе китмәгән кыяфәттә. Менә сиңа мә, мин бит аның сеңлесе барлыгын да белмим. Ләйсән әйтмәгән дә.

– Менә шушы өй, – диде Ләйсән кибет янындагы ак калай белән тышланган капкага күрсәтеп. – Әйтеп куйыйм әле: кергәч тә авызыңны ачып катып калма, сеңлесе йөрми аның. Алайса кайчаннан бирле авызыңны ачып барасың, әйтерсең лә кешенең сеңлесе булмаска тиеш.

Минем: «Чынлап та беренче ишетәм», – дип әйтергә ачылган авызым ачык килеш калды. Ишектән Айнурның әтисе Гомәр абый килеп чыкты.

– Бәрәкалла, үзебезнең кызлар икән бит, әйдәгез, әйдәгез. – дип, өстерәп диярлек, өйләренә алып керде.

Гади генә өйнең эче дә бик гади иде, тик ниндидер җылылык бөркелеп тора. Стенадагы кадакта элгечкә үтә күренмәле пакетка Гомәр абының аксыл- зәңгәр свитерын төреп элеп куйганнар. Чандыр гына апа түр якта кемнедер торгызып утыртты. Кечкенә генә булса да, бик ансат кына башкарды ул бу эшне, әйтерсең лә, көн саен кеше күтәреп йөри. «Айнурның әнисе инде бу», – дип уйладым, чөнки шул ук кара кашлар, сабыр, басынкы йөз һәм күзләрендә әйтеп бетермәслек сагыш иде.

Түрдә телевизор эшләп торгач, без Айнур шундадыр дип, чакыру да көтмичә түргә атладык. Диванда, артына мендәрләр терәтеп куйган, бездән берничә яшькә генә кечкенә булган бер кыз, без яратып карый торган  «Чародеи» сериалын карап утыра иде. Каршысында – артсыз урындык, урындык өстендә – коробка, коробка өстендә – зәңгәр түфлиләр.

– Абый температурасы төшкәч, йоклап китте әле, – дип сүз башлады Алинә. – Ә мин сине беләм. Син абый белән бер партада утыра торган Гүзәл. Шаккатма, абый гел синең турыда сөйли, колакларны сасытып бетерә инде. Кайчак торып чыгып китәсе дә килә, әмма йөри алмыйм шул, бик тиз аякларым арый, тотмыйлар.

Алинә бик ачык кыз булып чыкты. Безне сораулар белән йөдәтмәде, гел үзе сөйләде.

– Күрдегезме, әти туган көнмә миңа нинди матур зәңгәр туфлиләр алып кайтты. Ел саен ала ул аларны. Мин аякка баскач та, иң беренче шуларны киеп биим, Аллаһы боерса. Ләкин кайчан басырмын икән, яңа туфлиләрем инде 7 булды бит…

Бер мизгелгә ни дияргә дә белмичә аптырап калдым, ә аннары үзем дә сизмәстән, «Тиздән, бик тиздән аякка басарсың, Алинә. Аннары без синең белән су буйларына чыгарбыз, рәхәтләнеп урам әйләнербез, уйнарбыз», – дидем.

Без әллә ниләр турында сөйләштек, хәтта мәктәпкә кичәгә дә дә соңга кала яздык. Әмма Айнур безнең янга чыкмады. Икенче көнне мәктәпкә килгәч, иң беренче Айнурны күрдем: «Рәхмәт, – диде ул туп-туры күзгә карап. – Алинә өчен рәхмәт. Ул кичә тагын күнегүләрен эшли башлады, ә бит инде әти белән әнинең күңеле булсын өчен генә, теләмичә генә эшли иде. Ә кичә чынлап торып эшләде һәм төн буенча бер ыңгырашмыйча йоклады. Бер тапкыр да ыңгырашмады. Ул рәхәтләнеп йоклады, ә без рәхәтләнеп сөендек».

Өйгә кайткач, мин әниемә Алинә турында сөйләдем. Ерак ара булмагач, ул аны белә икән. Әйе, нәрсә генә дисәләр дә, ниләр генә язсалар да, кешене өмет яшәтә.

Ак хыяллар, якты киләчәк сиңа, зәңгәр түфлиле Алинә.

Гүзәл Мәҗитова,

Балтач районы Нөнәгәр мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы