Кыңгыраулы атлар җигеп төшә халык болынга… – Укучыларыбыз иҗаты

Әни кочагы

Иртә белән таң атуга,
Күзләреңне ачасың.
Шулвакыт сизеп аласың
Әниеңнең кочагын.

Шундый киң бу кочакта
Бар җылыны тоясың.
Бөтен дөньяңны онытып,
Шул кочакка чумасың.

Күзләреңне кабат ачып,
Кабат йомган буласың.
Бар йокың качып беткән бит:
Син шуны аңламыйсың.

…Әниләрнең кочагы –
Изгелекнең учагы…
Алар кочагы бик киң:
Җәннәт бакчасына тиң.

Туган ягым

Туган ягым – яшел бишек –
Бик тә кадерле миңа.
Еракларга китсәм дә мин,
Күңелем аны сагына.

Туган якның үзәгендә
Әллә тарту көче бар:
Калаларга китсәң дә син
Туган як сине табар.

Туган ягын яраткан
Һәрчак бәхетле була,
Аны оныткан инсан
Никтер югалып кала.

Туган як белән безнең
Бик күп нәрсә бәйләнгән,
Шуңа күрә Туган як
Изге җиргә әйләнгән.

Гөлназ Мәҗитова,
Арча районы Курса Почмак урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы

 


Печән өсте

Печән чабар вакыт җиткәч,
Бөтен авыл җанлана,
Ир – егетләр чалгы барлый
Малай – шалай шатлана.

Бизәкләнгән тырмалар
Хатын-кызның кулында,
Чикле күлмәк, ак алъяпкыч
Һәрберсенен сынында.

Кыңгыраулы атлар җигеп
Төшә халык болынга,
Малайлар да читтә калмый
Җыела шул урынга.

Җигәләрдер атларны
Эшләр бетеп кич җиткәч,
Юнәләләр авылга
Җырлап, биеп ял иткәч.

Менә шулай авылым халкы
Тырыш хезмәт күрсәткән,
Печән өсте вакытларын
Бәйрәм кеби үткәргән.

Туган авылым

Күпме карлар явып еллар үткән
Әллә кайда түгел, туган авылда.
Тормышымның яхшы мизгелләре
Туды минем туган ягымда.

Тау астына урнашкандыр
Гүзәл авыл – Иске Му.
Тырыш, батыр авыл халкы,
Күңелемдә шатлык хисе, соклану.

Сагынып кайтам туган авылыма,
Сайрар кошларында сагынам,
Ялан тәпиләрем чыкка мана-мана,
Туган авылыма ашкынам.

Илүзә Гыймаева,
Арча районы Курса Почмак урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы