ИКЕНЧЕ ТӨШ: «ШАГЫЙРАНӘ ЯЛГАН»

/ХИКӘЯНЕҢ БАШЫ → БЕРЕНЧЕ ТӨШ: «БАШЛАНА!»/

Алдагы эксперименттан уянгач, Булатның йөгерек уйлары программага кертеләсе үзгәрешләрне барлады. Якыннарының исемен “куркыныч” төшләр эченә бөтенләй дә кертмәскә булды ул. Адреналин, драйф кирәксә, дуслар да ярап торыр. Әнә аның кебек “йөрәк аяк астына төшеп китте, малай!”ны яратучы дус-ишләре дә җитәрлек. Әтисе юкка гына шелтәләми бугай аны, вакытын “йөрәкьяргыч” компьютер уеннары йота шул кайвакыт.

“Нәрсә бирә сиңа бу уеннар? Аллаһы Тәгалә “вакытны сарыф” итүне ярамаган эшләр рәтенә куя. Болай булса, Эйнштейнныкы шикелле зирәк башың уйлау сәләтен дә югалтыр әле, күр дә тор. Тау башына менүе генә кыен, мәтәлеп төшүе бии-и-к җиңел ул!” – ди әтисе. Акыл сатарга ярата инде. Булат үзе дә белә моны, ләкин бит әле, әбисе әйтмешли, эчеңдәге шайтаннан алай тиз генә котылып булса икән! Башлы малай дип тормый, котырта шул.

Башына “шайтан” дигән уй килгәч, иртәгә күрәсе төшен “Җен-пәриләр” темасына көйләп куйды да, малай торып утырды.

***

– Әйдә, егет, безне бөек эшләр көтә! – дигән тавышка уянып китте Булат.

Каршында ярымүтәкүренмәле бер әкәмәт нәрсә тора иде.

– Син кем инде тагын? – диде Булат, ризасыз тавыш белән. Йокысы туймаганда, гел ачулы була ул.

– Җе-е-ен! – дип авыз ерды сәер нәрсә.

– Кит әле, җен андый булмый ул. Кап-кара, койрыклы…

Каршындагы зат аксыл төстән карага әйләнде, кай арададыр койрыгы да үсеп чыкты да:

– Я, хәзер ничек? – дип шаркылдады. – Гаҗәп кызык затлар сез кешеләр. Үзләре койрыклы итеп күз алдына китерәләр дә, имеш, без шундый булырга тиеш. Без төрле булабыз ул, ахмагытдин!

– Син үзең ахмак! Мин, беләсең килсә, “Җиһан акылы” премиясе лауреаты!

– Фи! Шаккатырдым дип уйлыйсыңмы әллә? Синең ул йоклата торган мендәрләрең, сөйләшә торган өстәлләрең безнең өчен чүп кенә ул. – Кара чутыр шәмәхә төскә керде. – Тапканнар бит әле премияләренең исемен дә: “Җиһан акылы” имеш! Без булдырганның уннан берен дә булдыра алмыйсыз бит сез, мескенкәйләр.

– Син, чынлап та, җенме әллә?

– Шигең бармыни һаман?

– Юк та… Син соң, әби әйтмешли, юлдан яздыручысымы, әллә …

– Бәхетеңә күрә, әлегә “әллә” генә… Парымны йоклатып калдырдым әле, бүгенгә тыныч була аласың.

– Кайда йоклый соң ул?

– Синең эчеңдә, – шәмәхәдән алсу төскә кергән зат тагын көлеп куйды. – Исәбе зурдан иде Шайтани-Яуның, синең кул белән мәктәбегездә гауга куптармакчы иде.

– Ничек минем эчемдә? Шайтани-Яу??

– Әбиең әйтми идемени, без, ахмагетдин, бөтен рәвешкә дә керә алабыз, бөтен җиргә дә сыябыз. Синең башыңа да, эчеңә дә, кан юлларыңа да кереп утыргалаган бар. Ә парым Шайтани-Яуны син бераз беләсең дә инде. Бөтен усаллыгың шуңардан. Көче-куәте зур булганга, шулай атыйбыз без аны. Берүзенә яу кадәр көчкә ия бит ул. Шуңа күрә аның коткысына бирешмәс өчен, мине билгеләделәр сиңа: Зирәк Пу мин.

– Пу?

– Безнеңчә “акыл иясе” дигәнне аңлата ул.

– Ә нинди бөек эшләр турында сөйләндең син бая? – Булатның табигый кызыксынучанлыгы уянды.

– Бүген Җир планетасына астероид якынлаша. Әгәр юлын бүлеп җибәрмәсәк, бу планетадан берни дә калмаячак. Диаметры ун километр! Исеме дә – Кара Пәһлеван!

– Чынлап әйтәсеңме??

– Чынлап инде, чынлап.

– Ә нигә син шундый тыныч?

– Зирәк Пу нишләргә икәнлеген белә, шуңа күрә тыныч. Күз алдыңа китер: зур тизлек белән синең өстеңә туп килә. Нишлисең?

Малай теннис уенын күз алдына китерде.

– Кирегә ыргытам. Ләкин… астероидның тизлеге коточкыч бит!

– Сиксән миллион тротилл гына! Сиңа беренче бирем: шундый тизлек белән килгән шарны борып җибәрер өчен нинди куәтле ракетка кирәк булачак, шуны санап чыгар.

Булатның күзләре маңгаена менде.

– Бу бит мөмкин түгел. Исәпләвен исәпләрмен дә, андый зур ракетканы кем ясар? Бетүебезмени??

– Синнән – исәп-хисап, миннән – ясау, – дип авыз ерды Пу. – Тик тизрәк бул, вакытың бик аз.

Малай ноутбугын кабызды да исәп-хисап эшенә кереште. Экранда әллә ничә урынлы саннар биеште. “Тизлеге… траекториясе… басым…” Булат сөйләнә-сөйләнә үз дөньясына чумды. Бераздан ул кәнәфидә күзләре йомык көенчә утырган Пуга карады. Ул бу юлы гуманоидларга охшап тора иде. “Вәт, нервалар моңарда!” дип уйлап куйды да, үз уеның юләрлегеннән үзе үк көлемсерәп тә куйды: “Җендәме?” Кызык, алар ничек уйлый, ничек тоя икән ул??

– Булды!

Зирәк Пу экранга күз салды.

– Булмаган!

– Ничек инде булмаган! Мин бөтен формулаларны яттан беләм.

– Синең җавап минем баштагы саннар белән тәңгәл килми.

Булатның гаҗәпләнүдән күзләре маңгаена менде:

– Белгәч, нигә миңа куштың соң?

– Үзең ич программаңа “бөтенесе минем баш аша узарга тиеш” дип куйгансың. Менә, уздырдың…

Шулчак Пу тоташ нурга әйләнде дә Булатлар торган йорт тәрәзәсе аша күккә чөелде. Бу хәл шулкадәр көтмәгәндә булды, малай ачылган авызын ябарга да онытып, күктәге нурның зилзилә булып бөтерелә башлавын, зурайганнан-зураюын күзәтте. Кинәт кенә “зилзилә” як -якка атылды да күк йөзен нурдан торган ятьмә камап алды. Тагын берничә мизгелдән нидер яктырып алды да бүлмәдә янәдән канәгать кыяфәтле Пу пәйда булды.

– Бетте! – диде ул, бу юлы малай әкиятләрдә күргән шук җен малаена охшаган кыяфәткә кереп.

– Нәрсә бетте?

– Куркыныч бетте! Сез адәмчекләрнең күзенә күренерлек түгел инде бу хәлләр, башыңны ватма. Әле сезнең атаклы фән галимнәрегез дә ни булганын абайламый калды.

– Мин дә аңламадым.

– Ой, онытып җибәргәнмен! Син бит әле безнең “Җиһан акылы”! Гап-гади биремне дә чишә алмаган башың белән.

– Үртәмә әле… – малайга оят иде. Ул үзен мактаганга гына өйрәнгән иде. Аңарда “отличник синдромы” баш калкыта башлаган иде: һәрвакыт иң беренче, үрнәк булырга тиеш!

– Үртәлмә. Син соңгы фәнни яңалыкларны күрмәгән идең, ахмагытдинем. Астероидның зурлыгын дөрес билгеләмәдең. Аның диаметры 200 метрга кимегән иде.

– Ә син нишләдең? – диде Булат, гарьлегеннән пышылдауга күчеп.

– Без, җеннәргә акыл да, көч тә, тизлек тә мулдан бирелгән. Нурдан ятьмә үрдем дә траекториясен үзгәртеп җибәрдем, шул гына. Беләсеңме, үз-үзеңә артык ышанганлык һәрвакыт яхшыга илтми ул. Синдә “минбеләмлек” чире башланып килә, адәмчеккәй. Икенче тапкыр яныңа мин түгел, Шайтани-Яу киләчәк. Көтеп тор һәм сак бул. Ул минем кебек сез адәмнәргә булышырга дип түгел, зыян салырга дип киләчәк. Аны белем белән рух ныклыгың гына җиңәчәк.

– Ә нәрсә соң ул… рух ныклыгы?

– Минем вакытым чикләнгән. Сүземне онытмааа… – Зирәк Пу торган урында икенче мизгелдә инде беркем дә юк иде.

Булат уянып китте. Һәм әле генә өн дип уйлаганының төш булуын аңлап алды. “Рух!”… “Шайтани-Яу!” Аңа бераз куркыныч булып китте. Төшендә биремне үти алмавы да кәефен төшергән иде. “Бер ай интернет уеннарга якын да бармыйм!” дип сүз бирде ул үз-үзенә. Шулвакыт соңгы “Галактика” уенында чит илдәге яшьтәшләрен җиңеп баруы исенә төште. “Барыбер!” дип кабатлады ул тешен кысып. Үҗәт иде Булат.

Лилия Фәттахова

ДӘВАМЫ