Укучыларыбыз иҗаты – “Ак каурый” түгәрәге

Исәнме “Ялкын”! Сезгә Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәге язгы сәламнәрен юллый. Канатлы дусларыбызның моңлы яңа җырлары бездә иҗат дәртен арттырды. Без яңа көч белән иҗат утында янабыз, тырышабыз. Эшебезнең нәтиҗәсе белән бик тә уртаклашасыбыз килә. 

Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы


Язлар җитә… 

Язлар җитә… Җилләр көч ала,
Үксеп елый-елый китә кар.
Бер дә бирешәсе килми аның,
Гуя җирдә яшерен сере бар.

Яшерәсе килә аның ак юрганга,
Кайберләрнең начар эшләрен.
Кар эри дә, гуя бәреп чыга,
Җир-ананың ачы яшьләре.

Гөрләвекләр булып ага күз яшьләре,
Кайберләрнең мәнсезлегеннән.
Карагызчы, бөтен дөнья чүп-чар,
Бу шакшылык каян безгә килгән?!

Карлар киткәч, җилләр бар көченә,
Шул чүпләрне яшерергә тырыша.
Ә “кайберләрнең” моңа исе китми,
Юлын дәвам итә, күрмәмешкә салыша.

Яңгыр дәшә, Җир-ананың кызы,
“Пычратмагыз Җирне, кешеләр!”
Ай һәм кояш, җир, су – бар да,
Гуя безгә шулай дәшәләр.

Ишетегез Җир-ананың зарын,
Пычратмагыз аны, кешеләр!
Табигатьтә һәрнәрсә үз урынында,
Бердәм, тату булып яшиләр…

…Кечкенә бер тырма тотып кулына
Сабый чыкты капка төбенә.
Әллә ишетеп, әллә күңеле куша,
Шаклар катып урам чүбенә.

Үтеп баручылар мактый аны:
“Алла ярдәм бирсен!”, диеп сөенә.
Сабый эшли, сабый тырыша,
Чисталыкка җирне төрергә.

Үтеп баручылар, ташламагыз чүпне,
Олылагыз сабый хезмәтен!
Чүпнең дә бар бит үз урыны,
Җир- анага күрсәт хөрмәтең!

Кашапова Диләрә, 6в сыйныфы укучысы


Язгы кәеф

Гөрләвекләр булып шаулый дөнья,
Ыргыла ул иркен суларга.
Пычракларын куа, чистарына,
Бар начарлык ага суларда.

Чистарына дөнья, и ямьләнә,
Күңелле дә яшәү, ямьле дә.
Яз җиткәндә яшәү башкачарак,
Шул вакытта күңел дәртләнә!

Сафиуллина Регина, 7в сыйныфы укучысы



Каршылыклар аша йолдызларга

Йолдызлар һәм без, нинди ерак ара,
Һәрберсе бит балкый үзенчә.
Кайсы таң атканны көтеп яна,
Кайсы төнне бизи сүнмичә.

Ә кайсысы атылып, җиргә иңә,
Гүя урыны кешеләр янында.
Ихтыярлы, саф күңелне сайлап,
Кабат яши кеше җанында.

Җирдә туа шулай йолдызлар,
Киң күңелле, күркәм, сабырлар.
Каршылыклар, авырлыклар үтеп,
Зур үрләрне алар яулыйлар.

Бирешмичә һичбер киртәләргә,
Ныклы, сынмас корыч адымнар.
Илне бизи, җирне нурга күмә,
Безнең янда җанлы йолдызлар!

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, ана теле һәм әдәбияты укытучысы


Тукай – йолдыз!

Бар җиһанның җыеп җылысын,
Хөрмәт итеп кече, олысын.
Зур бер кояш булып җирдә,
Тукай балкый, нурын өләшә.

Өләшә ул якты һәм җылысын,
Кызганмыйча сүзнең хаклысын.
Төреп бирә белгән һәр уен,
Курыкмаган, әйткән турысын.

Хәсәншина Эльвина, 6б сыйныфы укучысы


Балкып яныйк!

Кемгә күпме гомер биреләдер,
Ә мин тиңлим аны утларга.
Кемдер гомер буе пыскып яна,
Сүлпән яши, җитә туксанга.

Ә кайсысы яшен тизлегедәй,
Аҗагандай балкып бер яна!..
Ә бит аңда пыскып янган түгел,
Көчле янган утлар саклана.

Апрель иртәсендә туган Тукай,
Халкы өчен юлын башларга.
Дөрләп янган, гомере булган кыска,
Тиңлим анны язгы балкышларга.

Чәчәкләрне сөйми торган кеше,
Гом(е)ре буе яши аһ-зарда.
Илнең, җирнең матурлыгын күрми
Ник яшидер шушы җиһанда.

Курыкма син, балкып бер янып ал,
Онытылырмын, диеп уйлама.
Каләм – дустың, ут – коралың булсын,
Кирәк булса илең сакларга!

Яшә, көрәш, балкы, ут булып ян,
Гөлкәйләрне килеп бер назла.
Тукай әнә кояш булып балкый,
Чәчәкләргә күмелә һәр язда.

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, ана теле һәм әдәбияты укытучысы