ЧЕБЕН КЫЗЫ /ӘКИЯТ/

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Чебен кызы. Ул зур күзле, кара бәрхет камзуллы, үтә күренмәле канатлы, бер сүз белән әйткәндә, бик чибәр булган, ди. Менә беркөнне Чебен кызы Кырмыска егете белән танышкан. Кырмыска егетенең Чебен кызына күзе төшкән. Ул аңа сүз кушкан.

– Чибәр Чебен! Чык миңа кияүгә! – дигән Кырмыска.

“Өе дә зур, туганнары да күп, мин аңа чыксам, якты көн күрмәм, эштән бушамам”, – дип уйлаган Чебен кызы. Кырмысканың тәкъдимен кире каккан.

– Тәкъдимеңне кабул итә алмыйм. Дуслар гына булып калыйк, – дигән Чебен һәм очып киткән.

Юлында аңа Черки очраган. Черки, чибәр Чебенне күреп, аңа чын-чынлап гашыйк булган.

– Без-з-з синең белән бер-беребез-з-з өчен яратылган. Бергә булыйк без-з-з, – дигән Черки егете. Чебен исә аңа игътибар да итмәгән. Ә Черки безелдәгән дә безелдәгән.

– Без-з-з ,без-з-з бергә булыйк! Без-з-з, без-з-з бергә булыйк!

“Бу безелдек белән бәйләнсәң, ничек гомер итәрсең?!”, – дип уйлаган Чебен .

– Дус булып кына калыйк, – дигән ул һәм ары очкан.

Шулай очкан чакта, Чебен Үрмәкүч егетенең серле карашын сизеп алган. Үрмәкүч кара күзләрен майландырып, йонлач тәпиләрен уа-уа, йомшак тавыш белән Чебен кызына сәлам биргән.

– Чибәр туташ Чебенкәй! Синең матур күзләреңә мәңге карап торыр идем, – дигән ул.

Чебен моңа битараф кала алмаган. Үрмәкүч тирәсендә бөтерелеп оча башлаган. Үрмәкүч исә татлы сүзләрен жәлләмәгән, сипкән дә сипкән.

– Кил бирегә! Менә бу йомшак ак ефәк шәлемне синең өчен тукыдым. Шуны иңнәреңә салып кара әле. Килешәме икән? – дигән ул.

Чебен: “Мондый егет мине гел кадерләп кенә яшәр. Аның белән мин бик бәхетле булырмын”, – дип уйлаган һәм Үрмәкүчнең бүләген алырга, аның белән бергә булырга ризалашкан.

Шулай Чебен кыйммәтле бүләккә омтылып, матур сүзләргә алданып, Үрмәкүчнең ятьмәсенә эләккәнен сизми дә калган. Ә Үрмәкүч исә шул вакытта чираттагы корбанын күзли башлаган, ди.

Лилия Фәрхетдинова