БЕРЕНЧЕ ТӨШ: «БАШЛАНА!»

Башы мендәргә тиюгә, Булат тирән йокыга китте. «Акыллы мендәр» уйлап тапканнан бирле, җайлы хәзер: малайның йокы серләрен күптән белеп өлгергән мендәре. Каны кызган булса да ничек тынычландырасын белә, нык арыган чакта да кирәкле дулкыннарны көйләп җибәрә. Әле менә кичә тагын берничә яңалык керткән иде программасына, сыналмаган булса да, өметләр зурдан. Малай уйлаганча барып чыкса, төшләрнең ниндие кирәк – шундыен күрәчәк ул! Вәт! Теләсәң – төслесе, маҗаралысы, тылсымлысы; телисең икән – куркынычы. Пультка гына басасың да мендәр эчендәге чиптагы программаны алыштырасың.

***
– Чау! – диде аңа берәү.

– Сәлам! Син кем? – Аңа метр ярым биеклектән ике елтыр күз карап тора иде.

– Син!

– Ничек инде «мин»?

– Кем «әйбәт мин», «әшәке мин» дип программа эшләде соң? Рәхәтен күр хәзер! Әле җитмәсә, күренергә дә ярамый, харап икән!

Булатның кылт кына соңгы эксперименты исенә төште.Башлана микәнни?? Ул кулларына, гәүдәсенә карады. Бушлыктан башка берни дә юк иде.

– Ә син минем кайсысы соң?

– Ты че чувак, тәртипле малай булып йөрергә минем башка тай типкән дип белдең мәллә? Киттек!

– Кая?

– Этлек эшләргә! Сорап тора тагын. Маңгаеңа бирермен!

Кулы юк бит инде моның, суга алмый дип уйласа да, Булат усал итеп ялтырап киткән күзләр көченә буйсынды.Тирә-якта аксыл томан, берни дә күренми. Теге күзләр дә күренми, ләкин ул аларның үзеннән аз гына алдарак булуын чамалый иде.

«Тыңлама аны, мин сиңа булышырмын, курыкма» дип пышылдады колагына кемдер.Булат як-ягына карангалап алды: беркем дә юк. Башы ашыга –ашыга чипка кертелгән программаның иң куркыныч вариантларын барлады. Мәктәпкә бомба куелган дип шалтыратырга…Өйдән качып, урам малайларына кушылырга… самолет яки машина урлап качарга… биология укытучысының шкафына питон куярга… Тагын нәрсә диелгән иде соң әле?? Уф, хәзер нәрсәдер булыр дигән куркудан баш та эшләми бит, каһәр!

***
– Килеп җиттек, – диде тавыш. Томан таралды да Булат алдында зур экран пәйда булды. Экрандагы күренешләр бер-бер артлы алмашына башладылар. Теге «мин» үзенә кирәклесен сайлый иде. Сәер, мин бит аның ни уйлаганын беләм, дип уйлап куйды малай. Юләр, нәрсәсе сәер булсын инде, ул бит мин, мин – ул! Пульт урынына уй ярдәмендә каналлары үзгәрә торган телевизор турында программаны кем эшләде соң?!

Булат «Җиһан акылы» премиясе лауреаты иде.

Ә экрандагы күренешләр аның туган шәһәрендә бара иде. Ул йөргән спорт мәктәбе. Ул укыган мәктәп.Аларның йорты. Шәһәр читендәге ял комплексы. Булат шәһәрдән «чыгып китүләренә» сөенеп, җиңел сулап куйды. Димәк, этлекне якыннарына карата кылырга җыенмый теге «мин». Экранда юл елга буендагы бер аулак урынга килеп туктады.Кечкенә генә бер алан. Аланда бер төркем яшүсмерләр учак ягып, балык шулпасы пешереп әвәрә киләләр. Кемдер бәрәңге әрчи, кемдер гитара чиртә. Берничәсе палатка корып маташа. Айрат. Зилә. Сылу. Марат. Ерактарак Әнәс белән Рөстәм чыбык –чабык сөйрәп киләләр. Кемдер агач башына ук үрмәләгән. Вәт әкәмәт! Мәтәлә бит инде. Аста Айзирәк өтәләнә, кычкыра. Ә-әә, «Төш, Булат!» – ди икән. Бәрәкәт, бу үзе түгелме соң? Булат ич! Малайның йөрәге жуу итеп китте: хәзер нәрсәдер булырга тиеш иде.Ичмасам, Айзирәк тә шунда. Малайның кызны борчыйсы да, авыр хәлгә куясы да килми иде. Теге имансыз «мин» куркытмаса ярый инде.Алардан бер сыйныфка түбәнрәк укучы зәңгәр күзле, бөдрә чәчле бу кыз аның күңел түрендәге яшерен сере иде.

Экрандагы күренеш Айзирәк белән Булат янында туктап калды. «Их!» дип куйды малай.

– Нәрсә котың ботыңа төште? – Елтыр күзләр сынап карады. – Яратмыйм шундый мәлҗерекләрне.

– Тилермә!

– Синнән сорап торырлар, ди. Кызларны аларны «на прочность» тикшереп карарга кирәк.

– Кызларны аларны куркытырга түгел, якларга кирәк.

– Фи-и-и, белгеч! Карарбыз хәзер, ничек якларсың икән?

Агач башындагы Булат маймыл тизлеге белән түбәнгә төшеп китте.

– Куркыттың бит,- диде Айзирәк. – Әгәр егылган булсаң?

– Анда гупчим дә куркыныч түгел! Классно! Елганың теге ягында беләсеңме нәрсәләр бар, бөтенесе уч төбендәге кебек.

– Нәрсәләр бар?

– Анда алан зәп-зәңгәр чәчәкләр белән тулы. Синең күзләрең шикелле.

Малай алдаша иде. «Теге» мин иде бу.

– Чынлапмы? Их, күрәсе иде.

– Әйдә, алып барам. Моннан ерак түгел бер күпер бар. Киттекме?

– Әйдә башкаларны да чакырабыз.

– Юк, минем сиңа гына күрсәтәсем килә ул матурлыкны. Башкаларны соңрак чакырырбыз.

– Ярар соң… – кызның ачык зәңгәр күзләрендә якты нурлар уйный.

«Барма» дип пышылдады Булат. Кыз аны ишетми иде. «Теге» мин аның тавышын «сүндереп» куйган иде бугай.

***


Булат кызны кулыннан җитәкләде дә сукмакка таба әйдәде. Сукмак елганың иң тар җирендәге кечкенә генә күпергә алып чыкты. Күпер асылмалы итеп эшләнгән, биеклеге алты- җиде метрлар тирәсендә иде. Аста шактый ук көчле агымсу шәйләнә.

– Мин куркам, – дип пышылдады кыз. Куркуы йөзенә чыккан иде.

– Мин булганда курыкмыйлар инде, – дип көлде Булат.

Бу Булат аның уен белә иде инде: «Ышанма син аңа» дип пышылдады кызның колагына.Ләкин Айзирәк бу юлы да аны ишетмәде. Малай үзенең ихтыяр көчен башка көчнең томалап торуын сизә иде.

Күпернең култыксаларына тотынып, акрын гына адым арты адым ясый торгач, күпернең уртасына килеп җиттеләр. Күпер иске, такталары да урыны-урыны белән черегән яки бөтенләй юк иде.

– Ә хәзер сикер! – дип боерды кызга Булат.

Болай да сулыш алырга да куркып, чытырдатып күпер култыксасына ябышкан Айзирәкнең күзләре зур булып ачылдылар.

***

Кыз сүз әйтерлек хәлдә түгел иде.

«Мескенкәем, куянкаем» дип пышылдады «бу» Булат. Ничек булышырга соң сиңа?!

– Сикер, сикер! Аннары мин сине коткарырмын. Бәлки… – дип өстәп куйды малай.

– Мин йөзә белмим, – дип пышылдады күзләренә мөлдерәп яшь тамчылары тулган кыз.

– Мин дә белмим! Ну и что! – дип хихылдады малай. – Өйрәнерсең. Кирәклек өйрәтә ул.

«Белмим шул» дип уйлап куйды Булат. Аның тамагына төер утырды. Батачак бит Айзирәк. Туктатырлык көче юк бит теге «әшәке»не.

Малай кызның чытырдап ябышкан кулларын култыксадан ычкындырырга кереште. Кыз инде кычкырып елый башлады.

– Нишлисең син! Син бит андый түгеееел!

Кинәт аның бер кулы ычкынып китте, ул тигезлеген югалтты да суга очты:
– Ааааааа….

Икенче мизгелдә аның артыннан суга Булат сикерде.

Суда тыпырчынган кызны эләктереп алганда, «Коткар, Аллам» дигән уй гына иде аның башында. Шул вакыт ул үзләрен ниндидер күренмәс кулның эләктереп алуын тойды. Бераздан алар инде яр буенда утыра иделәр. Кыз хушсыз иде.Булат бөтен белгәннәрен искә төшереп, коткару эшләренә кереште. Тырышлык бушка китмәде: тиздән кыз күзләрен ачты. Малайны күрү белән күзләрен янә чытырдатып йомды.

– Гафу ит, мине, – дип пышылдады Булат. Бу – «әйбәт» ягы иде аның. – Башка мондый хәл кабатланмаячак. Мин моңа юл куймам.

Малай күзләрен ачты. Мизгел эчендә төшен исенә төшереп алды да «Ярый әле, чиктән ашу булганда, «Коткар, Аллам!» дигән программа кертелгән» дип җиңел сулап куйды. Зәңгәр күзле Айзирәкнең курку тулы күзләрен дә ярый ла төштә генә күрде. Мөгаен, «куркыныч төшләр» программасыннан кызның исемен бөтенләй аласы булыр. Экспериментны дәвам итәргә кирәк иде әле.

Алгарыш өчен нишләмәссең, дип куйды малай.

Лилия Фәттахова