УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ – Адилә Әхмәтҗанова

Хәерле көннәр! Бу буранлы көннәрдә табигать үзгәрешләре беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен. Мин дә шундыйлардан, тик бу шигырьнең асылы башкада… 😉 Аңлавыгызга ышынып калам. Зур ихтирам белән, бер кечкенә булмаган, буран кунак булып киткән авылның бер гади кызы, Адилә Әхмәтҗанова.

Буран дулап узган күңелдә…

Әллә минем язны көтүемә
Каршы чыгып дулый бу буран?
Әллә инде язны көтәргә дә
Минем сәер җанга тыелган?!

Ни дисәм дә, бу буранның
Бер рәхәтен сизәм күңелгә.
Табигатькә каршы көчсез җаным
Әзер, әйе, әзер көтәргә…

Тоташ стена булып кар салынган,
Минем алга барган юлымда.
Чыгу юлы барыбер булачак –
Карлар эри, язын булса да.

Кисәк өметләрне өзгән төсле
Күз ачкысыз җилләр исеп уза.
Сүнгән шәмен кабызыр өчен,
Кемдер кабат шырпы кабын сыза.

Тәрәзәне ак кар сырып алган.
Тик бик сүлпән төшә яктылык.
Әллә сөйләр сүзе җыелганмы,
Вакыт җиттеме икән тыңларлык?

Төн уздырды буран, сызланды күк –
Бар җиһанга салды авазын.
Ул дуласын, туздырсын дөньясын,
Әйдә, ярар, җаны бушансын…

Буран дулап туктатты дөньясын,
Чапканнарның төште юлына.
Тормыш гади генә түгел шул ул,
Буран очрый һәркем юлында…

Адилә Әхмәтҗанова
5.02.18