КОЯШ, ҺАВА ҺӘМ СУ /ӘКИЯТ/

Борын-борын заманда, әле без тумаганда җир йөзендә караңгылык, салкынлык, корылык хакимлек иткән. Бар тереклек тә бу яшәү рәвеше белән килешкәндәй, үз җайларына гына яшәп ятканнар. Үсәсе әйберләр тиешенчә үсә алмаган, кыска гомерле булганнар. Галәм моңсу гына ялгызы бар дөнья белән хакимлек иткән. Ялгызлык, һаман бертөрлелек, җир өстендәге яшәешне алып барырга көче җитмәү галәмне тәмам ялыктырган. Бервакыт ул җылы җил искәнен тойган һәм бу анда зур кызыксыну уяткан.

– Кайдан килде мондый җылылык, яктылык? – дигән ул җитез җил кызына.

– Әнә теге утрау ягыннан, – дип җавап биргән аңа җил кызы. Ул утрауда шундый сөйкемле, шундый якты бер кыз яши. Ләкин ул бик оялчан, кыюсыз. Шуның аркасында күк йөзенә күтәрелергә дә ояла, – дип сөйләп биргән җил галәмгә.

Галәм хуҗасы исә үз чиратында җилгә әлеге кызны үз янына эндәшергә кушкан. Җил бу хәбәрне әлеге җылы, яктылык таратучы кызга җиткергән. Әлеге кыз, бик итагәтьле генә итеп үзенең ризалыгын белдергән. Әмма биеккәрәк күтәрелергә кыюлыгы җитеп бетми икән. Шулай итеп ул күк йөзенә үк күтәрелеп җитмәгән, тирә-ягындагы тереклекне генә үзенең җылы, шифалы нурлары белән иркәләгән. Ә җир йөзендәге яшеллек, үсемлекләр аңа таба күтәрелгәннәр, аның җылы нурларына таба сузылганнар һәм алар көн дә аның чыгуын зур түземсезлек белән көтә башлаганнар.

Көн тугач кына чыкканга аны “көн” дип атарга булган бер-иш үсемлекләр, ә икенчеләре ул безгә яшәргә көч тә бирә бит әле дип “яшәү” дип атауны кулай күргәннәр. Ике як бер фикергә килеп, ике сүзнең дә берәр өлешен алып “кояш” дип атарга булганнар. Әле аңа карата җыр да чыгарганнар:

Яктылык, нур сибә
Яшәргә көч бирә,
Шифалы нурлары
Гөл-чәчәк үстерә.

Бар дөнья тартыла
Шул җылы, яктыга
Яшәсен, көч бирсен,
Без моңа шат кына.

Шатланып көтәбез,
Һәр көн таң атуын
Җылы нурлары белән
Безне яратуын.

Чәчәкләр, үсемлекләр көн дә шушы җырны җырлап кояшны каршы алалар. Ул киткәндә боегып калалар, ди. Кояш үзенә булган җылы карашны тоеп сөенгән һәм көн дә бервакытта күккә күтәрелә башлаган. Ә бар тереклекнең кояшны күргән саен тормышны, дөньяны яратулары артканнан-арта барган. Чәчәкләр кояшның җылы, шифалы нурларында коенганнар, алар тирәсендә бөҗәкләр тыз-быз йөгерешеп йөргәннәр. Кояш үзенең алтынсу керфекләре белән әллә кайларга, еракка-еракка сирпелеп, елгалар, күлләр өстендә, калтырап һәм дерелдәп үзенең нурларын биеткән.

Ләкин вакыт-вакыт ул җылысын ныграк та сибә икән, хәтта аның кайнарлыгы үсемлекләрне, яшеллекне көйдерү дәрәҗәсенә җиткән ди. Кояш та, бар тереклек тә моңа бик борчылганнар. Җил, галәм, кояш бөтенесе бергә киңәшеп, нәрсә эшләргә кирәклеген уйлый башлаганнар. Җитез, тиз йөри торган җил тирә-якта сулыклар, елгалар барлыгын әйткән. Тик ул суны бар җиргә дә ничек итеп сибәргә соң? Әлбәттә инде моның өчен бердәмлек кирәк. Бергәләп эшләгәндә генә алар корылыкны җиңә алачакларына төшенгәннәр.

Җил үзенең көчле куллары белән йөгерек дулкыннарны тибрәткән, кояш тагын да биеккәрәк күтәрелеп, галәм хуҗасы белән икесе әлеге дулкыннарны үзләренә тарта башлаганнар, ә су үз чиратында парга әйләнеп күккә күтәрелгән. Эшләренең барып чыгуына сөенә-сөенә, тиз генә әлеге су парларына йомшак мендәр-ястыклар әзерләгәннәр. Әлеге мендәр-ястыкларны ясау өчен җил үзенең җитезлеген, күк йөзе зәңгәрлеген, кояш кайнарлыгын биргән, ләкин кайберләренә аның җылысы җитми калган, ди.

Хәзер алар алдында тагын бер бурыч, бу су парларын җиргә яудыру бурычы килеп баскан. Җил үзенең бар улларын-кызларын чакырып, әлеге су парлары тутырылган мендәр-ястыкларны бер-берсенә бәрдерергә кушкан. Алар шулай эшләгәннәр дә. Менә могҗиза! Тамчы-тамчы булып җир өстенә су коела. Җылы, шифалы су тамчылары. Ул көне бу су тамчылары бер дә тынмый, җиргә көмеш уклар кебек ява да ява. Дым тирәнгә үтеп, җирдә тузан бетә. Бар табигать яшәреп китә. Ул да булмый ялт итеп кояш күренеп китә, ул бу хозурлыкка сөенә-сөенә, үз артыннан бик озын тасма суза. Ә җирдәге чәчәкләр рәхмәт йөзеннән әлеге тасмага үзләренең матур төсләрен җил кызы аркылы биреп җибәрәләр. Җил кызы әлеге төсләрне бер-бер артлы чиратлаштырып, бик матур итеп күпер сала.

Күктән су тамчылары яуганда бар җирдә шатлыклы авазлар яңгырап тора икән. Су тамчылары җиргә төшкәндә бар дөнья яңгырап торганлыктан «яңгырау» сүзеннән чыгып, бу күренешне яңгыр дип атаганнар. Аңа карата бик матур җыр да чыгарганнар.

Яңгыр, яңгыр, яу син, яу
Синдә шифа, куәт бар
Тамчыларың дару кебек,
Сине көтә бар тереклек.

Көтә сине кешеләр дә,
Көтә сине агачлар да,
Челтер-челтер чишмәләр дә
Матур сайрар кошлар да.

Галәм хуҗасы һаман исемсез икән. Аның кояш белән җилне, яңгырны бергә туплап, дуслаштырып үзенең киңлекләрендә аларга урын тапкан өчен олылап, хөрмәт итеп һава дип атаганнар.

Кояш, җил, һава, яңгыр бар дөньяга ямь керткәннәр. Һәркайсының үз эше, үз вазифасы бар. Алар үзләренә йөкләнгән бар эшләрне дә җиренә җиткереп тиешенчә башкарганнар. Тик менә кешеләрнең табигатькә карата булган салкын карашы аларның ачуын китерә икән. Шуңа күрә, вакыт-вакыт табигать безне үзенең давыллары, яшенле яңгырлары белән куркытып та куя. Бу вакытта инде җиргә кешеләрнең табигатькә карата эшләгән явызлыкларына нәфрәтләнгән болытлардан ява икән яңгыр.

Шайхулова Алсу,
Әлмәт районы, “Яңа Кәшер мәктәбе”, 9 сыйныф