КОМСЫЗЛЫК ҺӘМ ЮМАРТЛЫК /ӘКИЯТ/

Яшәгән ди, булган ди, комсызлык, саранлылык, юмартлык һәм киң күңеллелек. Алар һәрберсе дә тәхеткә үрмәләмәкче, ди. Һәркайсының да патша буласы килгән.

– Мин тәхеткә утырырга тиеш, – дип ут чәчкән комсызлык. – Мин акча, дан, мал, шөһрәт яратам, – ди икән.

– Мин дә, мин дә, – дип аңа теләктәшлек белдергән саранлык.

Боларның күзләреннән, эш-гамәлләреннән чыккан ут очкыннары, тирә-яктагыларны пешереп, көйдереп ала, ачы күз яшьләре түктерә, йөзләрен саргайта, көйдерә икән.

Юмартлылык белән киң күңеллелек боларны тыңлап, тәмам аптырашта калганнар.

– Нәрсә соң бу?! Болар нишлиләр? – дип сыкранган алар. Тегендә, монда бәрелеп сугылганнар.

– Дөньяда чынлап та комсызлык, саранлык өстенлек итә түгелме? Эшләр болай барса, болар күк йөзенә кояшны да чыгармаслар. Ут, утыннарны ашап бетергән кебек, дөньядагы бөтен яхшылыкны болар ашап бара бит, – дип уфтанганнар.

Көннәрдән-бер көнне юмартлык белән киң күңеллелек саранлык белән комсызлык янына килеп, үзләре белән дөнья буйлап сәяхәткә чакырганнар. Баралар икән болар, баралар. Күрәләр, йөзләгән кешеләр төялгән теплоходның су астына киткәнен, яңа гына салынып беткән таш диварларның ишелеп, кешеләрне ком-таш астында калдыруларын, корыч канатлы очкычларның җиргә мәтәләп төшүен. Һәм менә шушыларның кайтавазы булып, эчке әрнү белән, сулкылдап, күңелсез кичерешләр кайтуын.

Юмартлык белән киң күңеллелек үзләренең юлдашларын дөньяның бәхетле, якты, нурлы утравына да алып баралар. Андагы тормышның ялганга, акчага корылмаганын, рәхәтлеген күрсәтәләр.

Комсызлык белән саранлыкка читен булып китә. Үз эшләрен әзме-күпме яшеренебрәк эшли башлыйлар. Ә бу вакытта инде юмартлык белән киң күңеллелек үз эшләрен башкарып, кешеләргә бәхетле тормыш бүләк итәргә ашыгалар. Тик менә аларга бик күп ышанычлы ярдәмчеләр кирәк икән шул.

Әйдәгез, дусларым, без, яшь буын, бәхетле, якты тормышның ышанычлы ярдәмчеләре булыйк.

Шайхулова Алсу Илшат кызы
Әлмәт районы, “Яңа Кәшер мәктәбе”, 9 сыйныф