УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ – Гөлназ Сөнгәтуллина

***

Югаласым килә кереп болытларга,
Ак мамыкта килә уйныйсым.
Җир йөзендә булган газапларны
Бер генә дә килми уйлыйсым.

Бураннарда адашасым килә,
Айкаласым килә дулый-дулый.
Сынар өчен килгән хәсрәтләрдән
Җан арыган чакта елый-елый.

Аклык булып җиргә явасылар килә
Күңелләргә салып иман нурын.
Бер гөнаһсыз сабый бала булып
Табар өчен изге Аллах юлын.

 

***

«Әнием!» дип ике кызым
Һәр көн саен каршы ала.
Күңелләрем тулганда да,
Алар миңа шифа-дәва.

Йомшак кына куллар белән
Чәчләремнән назлый, сыйпый.
«Беркемгә дә бирмим», – диеп
Колагыма рәхмәт укый.

Сабыйларым, күз нурларым!
Сез бит минем сулар һавам.
Бәхетләрен өеп бирче
И, Я, Раббым, газиз Аллам!

 

Ак хыял

Мөмкин булса, очар идем күккә,
Уйнар идем кереп болытка.
Явар идем ләйсән яңгыр булып,
Очар идем кошлар булып та.

Мөмкин булса, менәр идем айга,
Бирешмичә салкын җиленә.
Ак кар булып җиргә явар идем,
Аклык өстәп туган җиремә.

Мөмкин булса, кояш нурларыннан,
Үрер идем сина ак келәм.
Бу бары тик чынга ашмый торган,
Ак хыяллар гына бит, беләм.

Сөнгәтуллина Гөлназ, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы