“КИЛМЕШӘК”МЕ, САТЛЫКҖАНМЫ?

Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, ди халык. Ә «Килмешәк» спектакленең төп герое, Бөек Ватан сугышыннан соң, океан артына – Канадага китеп, солтан була алганмы? Юк, була алмаган. Ул үзен «килмешәк» дип әйткәннәрен яратмаса да, чынлыкта шул килмешәк була да түгелме соң? Аны «хитрый татарин» дип тә, «тартар», дип тә атыйлар монда.

Сабантуй йоласыннан баш тартмаган, үз исемен Канадада да «Нәкыйп» итеп саклап кала алганы, хатынына Джоанна урынына «Җаным» дип эндәшүдән кала, нәрсә майтара алган соң ул? Татарлыгы шул күңелендә генә калмаганмы аның? Спектакль буена шуның турында уйланасың. Ләкин икенче яктан карасаң, әсирлеккә эләгеп, туган иленә кайтса, аны сатлыкҗан, дип атарлар иде. Аңа бу кирәк идеме? Ул үз илендә дә килмешәккә әйләнмәс идеме соң?

Татарның бер улы язмышы

«Килмешәк» драмасының авторы – Сөмбел Гаффарова. Кайбер чыганаклар буенча, пьесаны Норвегия,Кытай, Россия илләренең уртак проекты дип тә атыйлар. Темасы да гадәти түгел – туган иленнән күчеп китәргә мәҗбүр булган татарның бер улы турында. Спектакль хәзерге заманда язылса да, безнең тарихыбызны искә төшерә. СССР таркалганнан соң, тимер пәрдә ачылу вакытларына кире кайтара.

Спектакльне сәхнәгә Фәрит Бикчәнтәев куйган, рәссамы – Альберт Нестеров. Режиссер спектакльне текстка таянып куя. Шуңа да мин актерларның текстларында әллә ни зур үзгәрешләр сиздем, дип уйламыйм. Әле күптән түгел генә Илдар Юзеев әсәре буенча куелган «Ак калфагым төшердем кулдан…» спектаклен карадым. Шуңа да «Килмешәк»нең тематикасы бераз гына булса да шул спектакль белән кисешүен күрдем. Анда да бит Америкага киткән ватандашларыбызны СССРда яшәгән халык сатлыкҗан, дип уйлый.

Канада кызы татар егетенең язмышын хәл итә

Спектакльдәге төп геройлар – Нәкыйп белән Джоанна роленә режиссер олы буын актерларын сайлаган. Геройларга 70 һәм 65 яшь. Спектакль барышында Нәкыйп ролен башкарган Радик Бариевка һәм Джоанна ролендәге Люция Хәмитовага 65-70 яшьлек образлардан секунд эчендә 18-20 яшьлек егет белән кызга әверелергә туры килә. Һәм алар моны оста итеп башкарып чыга да!

Джоанна аякларын җирдән күтәрмичә, әкрен генә, алпан-тилпән килеп атлаган 70 яшьлек карчыктан (америкалыларны олы яшьтә булсалар да, карчык, дип атарга тел бармый!) 18 яшьлек җилкенчәк, әрсез кызга әйләнә дә куя! Шуңа ул свиданиегә түгел, ә кафеда утырган Нәкыйпкә әрсезләнеп, үзе турында бар әйберен сөйләп бирә. Һәм беренче булып үбеп тә ала. Шушы минутта Джоанна үз язмышын үзе язып куймыймы? Ә баксаң, ул гәҗиттәге игълан буенча килергә тиешле башка егет белән очрашырга тиеш була. Тиииик… теге егет килеп җиткәч кенә ялгышлык эшләп ташлаганын аңлый. Тик вәгъдә булгач, вәгъдә була. Шуңа да Джоанна Нәкыйпне ташлап калдырмый.

Ә Нәкыйп нишли? Гади оялчан татар егете кайда да шундый булып кала инде! Кафеда утырганда Джоанна сөйләвен тыныч кына тыңлап утырган Нәкыйп бер сүз дә дәшми. Хәер, кыз аңа сүз дәшергә урын да калдырмый. Икенче Бөтендөнья сугышында катнашып, әсирлеккә эләгеп, язмышына буйсынып, Канадага барып эләгә. Джоанна белән очраклы свидание барышында да язмышына буйсына, бугай, ул.

Нәкыйп татар булса да, аның татарлыгы күңелендә генә калган, дип уйлыйсың. Аның тышкы кыяфәтеннән аны татар түгел, ә гап-гади канадалы, дип уйларга мөмкин. Башында – эшләпә, өстендә – шакмаклы күлмәк, аягында – иске джинса чалбар. Тик ак төсне генә югалтмый ул. Чөнки ул күлмәк һәм чалбар эченнән ак сорочка һәм ак чалбар кия. Сугышка киткәндә дә, ул ап-ак төстәге киемнән була. Ягъни яшь вакытындагы күңел аклыгын картайганчыга кадәр саклый булып чага түгелме соң?

Ә Джоанна кигән зәңгәрсу төстәге беретка, түгәрәк кысалы күзлек аны чып-чын Канада кешесе итә. Кокетка дииме соң? Бу образында аның ниндидер шармы бар. Тик озын күлмәк, алъяпкычы гына Джоаннаның инде сикереп йөрер чаклары узган булуына гына ишарәли.

Спектакльне карар алдыннан, Нәкыйп белән Джонаннаның картаймыш көннәре белән яшьлек мизгелләренең икесен ике буын актерлары уйнар, дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Баксаң, Фәрит Бикчәнтәев ике яшь категориясендәге кешеләрнең үсешен, үзгәргәнен тоемлар өчен тамашачыга уйландырырга ризык булдырган икән.

Бәрәңге, бөтнекле чәй, Сабантуй һәм башкалар…

Спектакльнең бизәлешен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының баш рәссамы Альберт Нестеров башкарган. Нәкыйп белән Джоаннаның йортлары да гадәти Америка йортларыннан әллә ни аерылмый. Пластик белән тышланган бер катлы зәңгәрсу йорт.

Йорт тирәсендә капчык-капчык яткан, шулай ук киптерелергә куелган бәрәңге хуҗа белән хуҗабикәнең, татар авылларындагы кебек, бәрәңге үстерүләре турында сөйли. Татар авылларындагы кебек, биредә дә, бәрәңгене кая куярга белмиләр. Оныкларына бирәләр, күршеләре Самуэльга да тараталар. Инде аптырагач, Джоанна да «Нәрсәгә безгә бу кадәр бәрәңге?», дип йөдәп йөри

Геройның татар булуы турында спектакльдәге геройлар авызыннан әледән-әле ишетелеп тора. Нәкыйп бөтнекле чәйне яратып эчә. Тик хатыны гына аның тәмлелеген аңламый. «Оныттырырсың син татар икәнлегеңне!» дип әйтеп куя. Димәк, чит илгә китсә дә, Нәкыйп татарлыгын, үзенең нинди милләттән булуын онытмый. Авыз гармунында «Әпипә»не дә менә дигән иттереп уйный. Тик аны күрешесе Самуэльнең ирланда көе генә баса. Мөгаен, автор да, режиссер да үзебезнең милли көйләребезнең онытыла баруын әйтергә теләгәндер. Сугышта вакытта да «Су буйлап» җырын суза:

«Идел бит ул, тирән бит ул
Тирән бит ул, киң бит ул
Караңгы төн, болытлы көн –
Без аерылган көн бит ул…»

Җитмәсә, Сабантуйны бар дип тә белмәгән канадалыларга Сабантуе турында аңлатырга тотына Нәкыйп. Бу сиңа кабаклы Хеллоуин бәйрәме генә түгел инде! Әлеге бәйрәм турында өй ишегалдындагы кабактан ясалырга тиешле, ләкин бәрәңгедән (!) кисеп ясалган фигуралар искәртә. Хатыны Джоанна да (хәер Нәкыйп аны күптәннән «Җаным»га әверелдергән дә куйган!) Сабантуйның кызыклы бәйрәм булганлыгын хушы китеп тыңлый.

Вәгъдә биреп озатып калган сөйгән кызы Зәйтүнә дә әледән-әле Нәкыйпнең исенә төшә. Әнә бит Нәкыйпнең оныгына да ул Оливия дигән исем куша. Белгәнебезчә, «оливки» зәйтүн, дип тәрҗемә ителә бит. Димәк, оныгына эндәшкәндә, яки хатыны белән оныгы турында сөйләшкәндә, үзе дә уйламастан Нәкыйп Зәйтүнәне искә төшерә дигән сүз бит бу!

Юллар ачык, чемодан җыелган, тик…

Нәкыйп – Икенче Бөтендөнья сугышында катнашып, фашистларга әсир төшкән кеше.

Ул фашистлар ягына чыгудан баш тарта. Концлагерьлардагы җәберләүләрдән соң да исән кала. Лагерьдан азат ителгәннән соң да, туган ягына кайтмый ул. «Качарга кирәк, чөнки утыртачаклар, әллә ничә гаеп өячәкләр, ди. Ватанында аны сатлыкҗан, дип атаячакларын да чамалый. Шулай итеп, Нәкыйп Канадага барып эләгә. Һәм шушы океан артындагы ил аның икенче Ватанына әверелә дә куя. «Ят дөньяда адашырга тәкъдир язган күрәсең», дип тикмәгә генә әйтми ул.

Әлбәттә, ул гомер буе туган илен, әнисен, сөйгән кызы – Зәйтүнәне сагынып яши. Тик… барысы да шул сагынуларда гына кала. Һәм… ниһаять, күршесе Самуэль аңа элеккеге совет гражданнарына тимер пәрдә ачылуы турында хәбәр итә. Һәм шушы момент – минемчә, спектакльнең кульминацион ноктасыдыр да. Шушы мизгелдән Нәкыйпнең туган иленә кайту теләге тагын да арта төшә. Ул чемоданнарын әзерли башлый. Ашыга-кабалана. Бу бит аның гомере буена көткән теләге – туган ягына, Ватанына кайту. Мөгаен, шуңадыр да, Җанын – Джоаннаны яратса да, сөйгәнен сүзләр белән белдерми ул. «Безнең халыкта андый гадәт юк бит. Яратканны эчкә яшерәбез», ди.

Авылдагы әнисе дә картая. Нәкыйп туган авылына да «кайтып киләм», ди. Тик моңа хатыны гына аяк терәп каршы «Барып кайтабыз», дип әйт, дип аяк терәп елый. Әйе, ул Нәкыйпнең туган җиренә кайтып, башка Канадага әйләнеп кайтмас, дип курка.

«Кайтам-кайтам», дип бик талпынса да, чемоданнарын җыйса да, Нәкыйпкә кайтырга язмаган, күрәсең. Спектакль ахырында да без аның кыр казына әверелеп, күккә иңгәнен күрәбез (бәлки бу башка мәгънәгә дә иядер, гәрчә мин шулай аңладым)

Әсәрне тагын бер мәгънәгә ия, дип тә әйтергә мөмкин. Ул да булса – вакыт темасы. Сугышка барганнан бирле Нәкыйп сәгатьне «эх» тә итмичә, минуты-сәгате белән төзәтеп бирә ала. Олыгайгач та, бу сәләтен югалтмый. Спектакль барышында да еш кына «Вакыт мизгелләрдән тора», дип кат-кат кабатлап торалар.

…Вакыт уза бара. Без дә шулай чит илләргә китеп, килмешәк булып йөрсәк, кыр казы кебек каерылып юкка чыкмабызмы?

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар: Г. Камал театры сайтыннан