УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ – Наҗия Шагаева

Без – татар балалары!

Газапланып әрнемәсен
Йөрәкнең яралары.
Газиз ана телен саклыйк,
Без – татар балалары!

Онытылмасын иде мәңге
Бабам, атам күргәне.
Ач-ялангач, түземлектә
Җиңү яулап биргәне.

Тарих сөйли чынбарлыкны,
Анда хаклык, дөреслек.
Ялган, алдау дусты тyгел,
Юк яшерен хирыслык.

Арысландай батырларның
Түгелгән күп каннары.
Акыл белeн санлап яшик,
Без – татар балалары!

Маҗара

Әкиятне яратмаган
Балалар бездә сирәк.
Түшәктә йоклап китәргә,
Сөйләргә әби кирәк.

Әкиятнең чын дуслары –
Иң кыю батырлары.
Урмандагы Шүрәлеләр,
Хәйләкәр Былтырлары.

Аҗдаhаның оясында
Курыкмыйча йөрибез.
Тылсымчыны күргән төсле
Кушылып ук сөйлибез.

Кeҗә белән сарыкны да
Сөйли әби hәммәcен.
Алтын тарагын эзләткән
Cу анасы ятьмәсен.

Әкиятле маҗаралар
Күңелләрне ачтыра.
Салмак кына җомга үтеп,
Кyзлeреңне яптыра.

Әнием җылысы

Беркөн шулай озак йөреп,
Кайтып кердем урамнан.
Газиз әнкәем җылысы
Артык көчле бураннан.

Ашап-эчтем, кереп чумдым
Әниемнең янына.
Куенының эсселеге
Тиңдер ут ялкынына.

Сизми дә йоклап киткәнмен
Майдай, әйтерсең, эреп.
Шуып төшәм сыман баудан,
Ятам татлы төш күреп.

Тирләп-пешеп иртән
Түшәгемдә уяндым.
Наз бирүче, җылытучы
Әни барга куандым.

Ана теләге

Бәхет белән узсын гомерең,
Yскәнем-балакаем.
Йoрсәң гел иманлы юлдан
Шатландырып, җанкаем.

Өлкeннәргә, нәниләргә
Ярдәм итәргә тырыш.
Көчсез бәндә очраганда
Хәлдән килгәнне булыш.

Саклан начар-яманыннан,
Яшә кылып игелек.
Бөеклеккә үрлим дисәң,
Кыйбла ягың бел элек.

Борчылмассың, кoенмәссең,
Тыныч тибәр йөрәгең.
Хәерле көн, мулдан тормыш,
Балам, сиңа теләгем.

Дәрес

Без – балалар, география
Дәресен яратабыз.
Сәгать yтми, җир шарын
Урап инде кайтабыз.

Кайда – диңгез, кайда – елга,
Күрсәтеп тора глобус.
Без аңа бик рәхмәтлебез,
Юктыр аннан якын дус.

Гаҗәп менә, таң калдырып
Тырышалар галимнәр.
Хәзерлек бар безнең өчен,
Тик ал гына белемнәр.

Җаен тапты

Иртән иртүк әнисе
Ерак юлга җыена.
Йөгереп килгән, нәни бала
Итәгенә сыена.

Калдырып китмә, янәсе,
Авыр булыр, дип, минсез.
Кoннең дә кояшсыз гына
Узган мизгеле көйсез.

Ике яшьлек бала уйлап
Тапты ич үз хәйләсен.
Бу-бу, диеп үксеп елап,
Җайлады ул әнкәсен.

Әниемне тыңлармын

Мин дә әни булам, диеп
Алдым кулга курчагым.
Шәпләп кулын, битен юдым,
Ни эшләргә, дим, тагын?

Икәү бергә тәмле итеп
Ашап туйдык боткасын.
Oсте бөтен, тамагы тук,
Курчагым тик йокласын.

Яткырамын, көйсезләнеп,
Курчак торып утыра.
Әни диеп, күзгә карап
Кабат-кабат кычкыра.

Әни булу кыенлыгын
Аңладым инде бүген.
Тыңлармын әйткәч, әнием,
Мин үзем hәрчак сүзең.

Белем

Әзерләп куйдым дәфтәрләр,
Ручка, карандаш, китап.
Әти-әни йөзләренә
Төшермәм мин кара тап.

Мәктәпкә барам ашыгып,
Атлыймын тирләп-пешеп.
Базда түгел, башта белем,
Эзлисе юктыр төшеп.

Тырышлык белән табармын
Зур гыйлемнең ачкычын.
Исәп-хисап, кирәк теләк
Менәргә үр баскычын.

Әби белән кыз

Әбекәем гел су сибә
Бакчадагы гoлләргә.
Болытлысын, болытсызын
Карамыйча көннәргә.

Балакаем, чәчәкләр, ди,
Алар тыңлый әйткәнне.
Юк-бар сүзләр кабатламый,
Рәхмәтләрдән бүтәнне.

Әби, җаным, ышан миңа,
Вәгъдәмдә мин торырмын.
Тыңлармын да, үcәрмен дә,
Бик бәхетле булырмын.

Туган җир – бәхет язмышым

Тәгәрәп үскән биек тауның
Онытыламы икән итәге.
Хозурлыгы туган җирләрнең,
Табигате исләр китмәле.

Һәр тарафның үз матурлыгы –
Аяз күктә кояш нурлары.
Җанкаеңа өсти күәтне,
Эчкән чакта чишмә суларын.

Тoрле кошлар суздырып сайрый
Концертлар биреп кич-иртән.
Йөрәкне тагын сөендергән
Тагын күркәм нәрсә бар микән?

Анда киткән тамырлар тирән,
Минем бәхет, язмышлар шуннан.
Шөкер, Ходай фани дөньяны
Җәннәт иленә тиңләп куйган.

Наҗия Шагаева, Сембер өлкәсе, Зур Нагаткин