“МӘХӘББӘТ ХАКЫНА” /ХИКӘЯ/

Акрын гына таң атып килә. Кояш алсу нурларын бөтен җир өстенә чәчә. “Табигать уян! Уян, адәм баласы! Таң ата!” – дип әйтәсе килә кебек аның. Шуңа кушылгандай, кошлар да үзләренең матур бер көйләрен сузып җибәрәләр. Әйе, бөтен табигать ямьле шул бу вакытта. Бары тик сокланасы гына кала!

Менә мин дә шушы могҗизага сокланып, су буена төшеп барам. “Иртә белән салкын чишмә суы эчкәч, тәнеңә сихәт кереп китә, үзеңә бер дәва була”, – дия минем әби. Шуңа күрә таң аткач, һәрбер иртә саен чишмә суына төшәм. Ямьле су буйларында саф һава сулап йөрүләре дә тәнгә-җанга үзе бер дәва, рәхәтлек бирә бит!

Менә бүген дә чишмә суы белән чиләкләремне тутыргач, су ярына утырып, бераз саф һава сулыйсым килеп китте.

Кинәт үзем дә сизмәстән туктап калдым. Каршымда, су ярында, бер әби утыра. Киемнәре искереп, ямалып беткән. Билләре дә бөкрәйгән. “Кем булыр микән бу?” – дип әбигә таба атладым.

Кинәт карчык миңа таба борылды да:

– Кызым, курыкма! Мин сиңа тимим. Яныма утыр, курыкма, – диде.

Нишләргә дә белмичә озак басып тордым. Таныш булмаган карчык янында утыру да бераз куркыта иде.

– Кил, кызым, кил, – дип эндәште әби йомшак тавыш белән.

– Әби, сез кем буласыз соң? – дидем мин, бераз курку белән.

– Кызым, белмисең син мине. Шушы авыл кызы идем мин. Гөлҗамал атлы булам. Язмыш бутады мине. Шуңа күрә хәзер урманда яшим. Менәавылымның су буйлары сагындырды. Шуңа күрә бераз су ярында утырыйм дигән идем.

– Әби, нишләп урманда яши башладыгыз соң сез?

– Яшь чактагы вакыйгалар сәбәпчел моңа.

***

– Кызым, елама.Киемнәреңне җый. Самат тиздән килеп җитәргә тиеш. Киен тизрәк. Булачак ирең нәрсә дип уйлар?

– Әни, әйттем бит мин сезгә. Мин Саматка кияүгә чыкмыйм. Мин бүтәнне – Фәритне яратам. Ничек кенә кыйнасагыз да, ни генә эшләтсәгез дә мин Саматка кияүгә чыкмыйм,-дип елады Гөлҗамал.

Аның сөйгәненә хыянәт итәсе килмәде. Бөтен җаны-тәне белән ярата иде шул Гөлҗамал Фәритен. Бергә җырлаулар, түгәрәк уен уйнаулар, хат язышулар… Боларны ничек онытырга мөмкин ди?!Юк, чыкмаячак Гөлҗамал Саматка. Әти- әнисе ничек кенә тырышмасыннар, ул барыбер сөйгәне белән булачак! Мондый уйларны Гөлҗамалның әтисе – Фәхри абзыйның тавышы бүлде.

– Син нәрсә, аңламыйсың мәллә? Чыгасың дигәч, чыгасың! Мондый бай кияүне без тагын кайдан табыйк?

– Әти, мин Фәритне яратам, – дип каршы килде Гөлҗамал.

– Яратам, яратам… Нәрсәгә соң ул синең яратуың? Син бит ул Фәритеңә кияүгә чыксаң, урамда яшәячәксез, ачка үләчәксез. Ничек аңламыйсың син, кызым? Саматка чыксаң, балда-майда гына йөзәчәксең бит! – диде дә әтисе ишегалдына чыгып китте.

Кунаклар килгән иде инде. Самат тизрәк Гөлҗамал янына ашыкты.

– Исәнме, Гөлҗамал, – диде ул, өйгә керүгә үк.

– Исән, үлмәгән әле, – дип җавап бирде Гөлҗамал дорфа гына.

– Нишләп алай эшлисең инде?! Бүген безнең туй көне. Син бәхетле булырга тиеш, минемчә, Гөлҗамал,- дип, Самат кызны кочакларга теләде, ләкин кыз читкә тайпылды.

– Мин, Самат, сиңа кияүгә чыкмыйм! Мин бүтәнне,Фәритне яратам! – диде аңа Гөлҗамал.

– Кабат шул сүзлр, Гөлҗамал. Әйбәтләбрәк тыңла. Син барыбер минеке булачаксың. Әгәр дә бүген миңа кияүгә чыкмасаң, Фәрит бу дөньядан югалачак, – дип Самат Гөлҗамалны кочаклады.

– Син барыбер безне аера алмаячаксың, – дип, читкә тайпылды Гөлҗамал. Ул кулына пычак алды.

– Аңладыңмы? – дип сорады кыз нәрсә эшләгәнен белештермичә.

– Син нәрсә эшләисең? Куй пычагыңны, – диде Самат. Аның йөзендә курку чагыла иде.

– Мин сиңа кияүгә чыкмаячакмын, – диде дә Гөлҗамал, пычакны Саматка кадады.

Егетнең йөзе агарды, каны ага башлады. Ул идәнгә ауды…

***

– Шул көннән бирле мин урманда яшим. Иске аучы йортына төпләндем. Мәхәбәттемнән баш тартып әнә шушы урманда яши башлдаым. Шулай эшләгәнемә бик үкендем. Ләкин адәм баласы кылган барлык эшләрне дә төзәтеп булмый шул. Мин китим, кызым. Авыл халкы күргәнче, өемә кайтыйм. Берүк әйтмә мине монда күргәнеңне. Хуш, сау бул!

Әби акрын гына урманга таба атлады. Мин аның артыннан озак кына күзәттем. Кызгандым мин аны. Мәхәббәт хакына, сөюе өчен кылган бу гамәлен минем бер дә гаепләргә хакым юк иде.

Алинә Васильева