ХЫЯЛЛАР БЕЗНЕ АЛГА ӘЙДИ..

Фото: pixabay.com

Кукмара районының Бөр елгасы ярында урнашкан Мәмәшир авылы кызы мин. Беренче шигырем 3нче класста укыганда язылды. Бер төркем дусларым белән чана шуып кайтып килә идек, көтмәгәндә, күңелгә шигырь юллары килде. Атлый-йөгерә диярлек өйгә кайттым, өстемне дә салып тормыйча, кәгазь битенә «Кошкайларым минем» дигән шигъри юлларны тездем. Бу шигырьне мәктәптә Яңа ел бәйрәмендә дә сөйләдем. Аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа Нигъмәтуллина иҗатымда канат куючы остазым да, тәнкыйтьчем дә булды.

Бүгенге көндә Казан федераль университетының Алабуга институтында белем алам, укытучы һөнәрен үзләштерәм. Киләчәктә укучыларымны да иҗади кешеләр итеп тәрбияләргә телим.

Тормышта үзем өчен ясаган кайбер нәтиҗәләр белән дә уртаклашасым килә: хыялың бар икән, аннан ваз кичәргә ярамый, аңа ышанырга кирәк. Хыяллар безне алга әйди. Камиллеккә омтылырга кирәк, чөнки күңеле камил кеше киләчәккә өмет белән карый.

РИЗӘЛӘ СӘЙФЕТДИНОВА

(“Ялкын” архивыннан, 2015 ел, июнь ае)


Шәһәр, диләр…

Шәһәр, диләр…

Зур биналар,

Олы юллар,

Ыгы-зыгы…

Шәһәр, диләр…

Яңа йөзләр,

Такыр асфальт,

Трамвай зыңы…

Шәһәр, диләр…

Ниләр кирәк бу кешегә?

Бу омтылыш, әйт, үзенә ни яшерә?

Салган саен күзләремне олы юлга,

Уйландыра…

Һава җитми таш биналар арасында,

Тынны буа!

Тик аптыраш… шәһәр, диләр…

Китә бара бер-бер артлы бар яшьтәшләр

Салкын ташлар арасына.

Дөнья куып,

Алар анда ничек яшәр?!

Аңламыйлар…

Аңламыйлар!

Ни кызганыч, туган җирдә кала бар ямь…

Таш пулатлар арасында бармы бер гамь?!

Шәһәр, диләр…

Шәһәр, диләр…

Шәһәр, диләр…

Алданабыз…

Бу алышта

Кем соң җиңәр?!

 

Тамырларда – татар каны

Минем тамырларда ага татар каны,

Саф түгелдер, бәлки, кем белсен…

Гасырларны үзенә сыйдырган ул,

«Бул!»дан алып халык үсешен.

 

Татар каны ага тамырларда –

Атиллалар, Чыңгыз каннары!

Үз күзләрем белән күрмәсәм дә,

Канда дөрли җиңү яулары!

 

Атлар чаба, кыңгыраулар чыңы,

Курай моңы – бар да бар анда!

Ирек исе тулы аяз таңга

Үрмәләүче татарлык канда!

 

Якыннары, газиз туган җире,

Иле өчен күкрәк куючы

Татар яши минем буынымда,

Явызлыкны кердәй юучы!

 

Тамырларда аккан борынгы кан

Ут уйната, давыл куптара!

Һәр татарның лачын йөрәгендә

Иярләнгән елгыр ат ята!

 

***

Син еракта хәзер, башка җырлар

Яңарадыр синең уеңда.

Көйлиләрме икән алар сиңа

Минем чиксез сөю турында?

 

Сизә микән анда синең күңелең

Иксез-чиксез юллар аша да –

Җиңелмичә үткән мәхәббәтне –

Кышның бураннары шашканда?

 

Киртәләрсез түгел безнең юллар,

Сынаулары чиксез, күрәсең.

Тезләреңне чүгәр чакларда да

Түзми булмый, бәгърем, беләсең.

 

Син еракта хәзер, сине – миннән,

Мине синнән юллар аерды.

Еллар гына аермасын берүк.

Калганына җитәр сабырым.

 

***

Язлар җиткәч, күңел ирексездән

Үткәннәргә таба кайта да,

Эзләп таба, Апуш, сурәтеңне

Иң түрдәге моңлы җырларда.

 

Язлар саен, карлар эрегәндә,

Еллар аша кабат терелеп,

Синең сүзләр, Тукай, ишетелә

Гөрләвекләр аша үрелеп.

 

Курай моңы яңгырый күңелләрдә,

Ишетелә пар ат тавышы,

Телеп үтә безнең күңелләрне

Яшь Тукайның моңлы язмышы.

 

Синең җырлар безнең күңелләрдә

Чорлар аша кабат яңгырап,

Туган телдә кабат сөйләштерә –

Бетә язган телдә – калтырап.

 

Тукай, диеп, керә яңа чорга,

Туган телдә сөя баласын –

Безнең халык. Сөйли әкиятләрен,

Курай моңы баса газабын.

 

Бетәбез, дип, сөйләнсә дә, милләт

Син булганда яшидер сыман.

Аваз җибәр, Тукай, язлар саен –

Милли моңнар сау-исән чордан.

 

Монолог  

Хәтер дәшә ерак далалардан:

Үлеләрнең сансыз җаннары

Пышылдыйлар безгә еллар аша,

Йокламыйча хәтта таңнарын.

Бер өн килә һаваларны ярып –

Ишетәмен чыккач юлларга:

«Догагыздан безне калдырмагыз,

Безнең җаннар – сезнең кулларда.

 

Киң кырларда ята безнең саннар,

Ничә гасыр көтә кәфенен,

Эзләп киткән иде алар анда

Әллә бәхетен, әллә каберен.

 

Саба җиле исә һәр көн иртән,

Искә төшереп якты язларны.

Илләр, ярлар калды еракларда,

Онытмыйбыз һаман аларны.

 

Аналарның саф яшьләре белән

Юылдылар безнең сөякләр,

Ничә еллар кабер казу өчен

Көтеп ята безне көрәкләр.

 

Ил өчен дип башны салган чакта

Башка иде әле бу җирләр

Сагындыра тәүге адымыбыз,

Бу кырларда узган гомерләр.

 

Туган якның җылы туфрагына

Кышларын да җаннар ашкына.

Көн дә көтә безнең тәннәребез

Берәр юлчы бу яу кырында?

 

Җылы сүзләр, җылы куллар, назлар

Барысы да инде онытылган.

Тик һаман да туган туфрагыбыз

Кадерлерәк безгә барыннан.

 

Дога көтә безнең җаннарыбыз…

Онытыла икән үлгәннәр…

Ераклардан ишетелә микән

Сезгә безнең өнсез сөрәннәр?

 

Ничә еллар, ничә гасыр буе

Тынгысызлык борчый күңелне.

Әйтәсебез килә: «Яшәүне соң

Сезгә биргән – ул без түгелме?!»

 

Онытыла, онытыла икән

Бабаларның бөек даннары.

Сулкылдашып елый далаларда

Дога көткән газиз җаннары…

“Ялкын” архивыннан, 2015 ел, июнь ае