ҖӘЙГЕ КИЧ

Фото: pixabay.com

Шундый тыныч бездә җәйге кичләр,
Җил дә исми, кояш – баешта.
Тирән күктә йолдыз тәлгәшләре,
Ничек алар бергә оешкан?

Атылалар офыкларны ярып,
Ник йолдызлар шулай сүнәдер?..
Күккә карап җавап тапмак булам,
Белсә, бары Раббым беләдер…

Елга тыныч, әкрен генә ага,
Тал-тирәкләр тыйнак, моңлылар.
Ярый әле, яшәү ямен биргән
Якты кичле туган ягым бар.

Күк йөзеннән ялгыз бер кош оча,
Әкрен генә кага канатын.
И, моңнардан яратылган кошчык,
Кайларда соң синең юл башың?

Төз оча ул, бары алга оча,
Ләкин моңсу, тоя күңелем.
Кошчык миннән ерагайган саен,
Караңгылык били күк йөзен.

Өмет белән җилпе канатыңны,
Оныт, кошчык, ялгыз икәнең.
Шундый уйлар белән күзләп калдым
Кошчыгымның очып үткәнен.

Илмир Вәлиев
июнь, 2015