ЗУР ПЕСИЛӘР: ТАГЫН БЕР МОҢСУ КӨН…

Кайбер бәйрәмнәр күңел ачу, ял итү кысаларыннан күптән чыккан, алар инде бәйрәм түгел, ә кешелекнең игътибарын билгеле бер мәсьәләгә җәлеп итү мөмкинлеге. Бүгенге бәйрәм дә шундыйлардан.

Халыкара тигр көне

Дөньякүләм билгеле оешмалар аерым төр хайваннарның юкка чыгу мәьсәләсен аермачык тоя, һәм, шуңа бәйле, аларны саклап калу өчен төрле чаралар күрелә. Бүгенге бәйрәмгә нигез салыну да шуңа бәйле. Бу бәйрәм беренче тапкыр Санкт Петербургта 2010нчы елда билгеләп үтелә. Бу көнне 13 илдән килгән җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр тигрларның юкка чыгу куркынычына бәйле алдагы берничә елга төрле чаралар, форумнар билгелиләр.

Бүгенге көндә тигрларның 9 төре билгеле, тик, ни кызганыч, аерым кешеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, әлеге 9 төрдән 6сы гына калган. Алары да үзләренең саны белән мактана алмый… Аерым чараларга килгәндә, Россиядә 2013нче елда тигрларны аулау һәм үтерүгә карата җинаять җаваплылыгы кертелде. Илебез территориясендә исә, Амур тигрлары яши. Ерак Көнчыгышта сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Амур тигрлары көне билгеләп үтелә.

Әлбәттә, циркларга, зоопаркларга йөрергә кирәк түгеллекне күпме генә кабатлап торсаң да, күпчелек кеше бу гап-гади әйберне аңламый, аңларга теләми. Тик шулай да, аңлы булсак иде! Һәр җан иясенең табигатьтә үз урыны һәм бер генә җан иясенең дә урыны читлектә түгел!

Тагын укырга:

МОҢСУ БӘЙРӘМ