«ДУСТЫМ СЕРЕМНЕ ЧИШТЕ…»

«Иң якын дус кызым яшерен серемне башкаларга чишкән. Миңа алар алдында күренергә дә оят. Ә дустым дип санап йөргән кызны күрәсем дә килми. Нишләргә? Миңа бик авыр».

Аноним

Алсу Фролова-Талибуллина, психолог:

– Тормышта һәркем ялгыша. Үкенү хисе кешене эчтән ашый. Шуңа күрә бу очракта, дустыңны гафу иткәнче, үзеңне гафу итәргә кирәк. Кешеләрдән оят, дисең, ләкин алар да шундый ук кешеләр. Һәркем тормышта хата җибәрергә, ялгышырга мөмкин. Кем дә булса сине бүген тәнкыйтьли, иртәгә үзе шул хәлдә кала ала.

Дустың белән аралашу авыр икән, синең араларны өзәргә хакың бар. Аның белән сөйләшергә туры килсә, үз дәрәҗәңне саклап, тыныч булып һәм горур рәвештә үз позицияңне аңлат, үзеңне дә, аны да түбәнсетмә. Шулай эшли алган кеше һәрчак көчле булып кала.

«Ни өчен дус дип уйлаган кешеләр сер тота белмиләр?» дигән сорау да туа. Бәлки, ул «дус» башкалар каршында өстен булырга теләгәндер, бәлки, үзенең дәрәҗәсен шул рәвешле күтәрмәкче булгандыр. Ничек кенә булса да, дуслык шул рәвешле сынала. Иң мөһиме, нинди генә кыен хәлдә калсаң да, үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәтне югалтмаска өйрәнергә кирәк. Ышаныч югалырга мөмкин, ләкин хөрмәт калырга тиеш.

Зөлфирә Зарипова, мөгаллим, әни кеше:

– Сөйләгән серемне башкалар белеп, миңа кире әйләнеп кайтканда бик авыр булмаячагын белсәм генә, серемне кемгәдер сөйли алам.

Киңәшкә кадәр иң мөhиме шуны аңлау кирәк: син исән-сау, андый вакытта җиңеп чыга алмастай мәсьәләләргә дә чишелеш табарга була.

Беренче киңәшем: дусларың белән үзеңне берни булмагандай тот, чөнки, шулай эшләгәндә, барысы да җиңелрәк онытылачак. Ниндидер мәсьәләгә акцент ясаган саен, аңа яңадан кире әйләнеп кайтыла. Икенчесе: дус кызыңны чын күңелеңнән гафу ит. Әлбәттә, син аңа бүтән беркайчан да ышана алмаячаксың, нәфрәт белән яшәгәнче гафу итсәң hәм бу темага кире кайтмасаң, җиңелрәк булачак. Өченче киңәшем: без тормышта hәр көн саен гыйбрәт алабыз. Бу очрак сиңа дәрес буларак, киләчәктә үзеңне тагын да зуррак авырлыктан саклар өчен бирелгән булуы бар, шуңа дөрес нәтиҗәләр чыгар да алга атла.

Чулпан Гарифуллина, студент:

– Серең зур икән, аны син генә белергә тиеш дип саныйм. Сөйләгән очракта, нинди кеше белән бүлешүеңне җиде кат уйларга кирәк. Кайчакта дошман дуска караганда яхшырак та булып чыга бит. Тормышта төрле хәлләр була. Гафу итә белү дә кирәктер. Дустың белән аралаша башла, әмма инде сак бул!