Мамадыш укучылары «Тормыш дәресләре»нә Алабугада өйрәнә

Районыбыз мөгаллимнәре балалар бәләкәйдән үк тормыш-яшәеш шартларына яраклашырга гадәтләнеп үсәргә тиешләр, дип саный. Алар фикеренчә, укыту-тәрбия процессында без – яшьләрне «тормышның үзе ярдәмендә баланы шәхес итеп үстерү һәм тәрбияләү» принцибы белән эш итү күпкә отышлырак. Шул нияттән, районыбызда инде сигезенче ел муниципаль «Тормыш дәресләре» проекты» гамәлдә. Бу безнең – районыбыз мәктәп укучыларының – иң яраткан дәресләре. Бу дәресләрдә без районыбыз тормышы белән генә түгел, шулай ук күрше районнар һәм республикабыз яшәеше белән дә якыннан танышабыз. Шуның бер матур чагылышы бу атнада булды.

Бу олы эшне инде уку елы башында ук планлаштырып куйган идек. Сүзем муниципаль проект булган «Тормыш дәресләре» кысаларында сыйныфыбыз белән Алабуга шәһәренә сәяхәт турында. Әлеге көнне барыбыз да түземсезлек белән көтте. Ник дисәгез, күбебез, мәктәпне тәмамлауга, киләчәк юлын шушы шәһәр белән бәйләргә җыена иде. Хәер, алай булмаса да, сыйныф җитәкчебез Ринат Миңлегаян улы Хәйруллин алып барган экскурсияләр үзләренең кызыклы булуы белән һәрвакыт җәлеп итеп тора бит.

16 октябрь көнне кояш, безнең теләкләрне сизгәндәй, үз җылысын кызганмады. Без шуңа сөенә-сөенә, иртәдән машинага төялдек тә, Алабугага юл тоттык. Маршрутыбызның беренче пункты Казан федераль университетының Алабуга педагогика институты иде. Анда безне кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе институт, бирегә укырга керү таләпләре һәм шартлары белән таныштырды, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик тә файдалы киңәшләрен бирде. Безнең өчен аеруча актуаль булган темаларга әңгәмәдән соң, институтта эшләп килүче берничә музей белән танышып чыктык. Әлеге уку йортының тарихы беркемне дә битараф калдырмас иде, минемчә.

Киләсе пункт күренекле рус шагыйрәсе Марина Цветаевага куелган һәйкәл, соңыннан бу шагыйрәнең соңгы көннәре үткән йорт иде. Йортның бусагасын атлап керүгә, әйтеп аңлата алмаслык хисләр уяна. Әйтерсең лә, кыска гына вакытка XX гасырга кайтып килгәндәй булдык. Экскурсоводның: «Сез Марина Ивановна атлап йөргән идәндә басып торасыз, ул биредә яшәгәндә күргән интерьерны күрәсез», – дигән сүзләре аеруча нык истә калды. Искиткеч бит!

Олы Покров урамының тагын бер үзенчәлекле бинасы – Покров соборы. Аның да эчен күрмичә үтеп китә алмадык. Архитектура ягыннан таң калдырырлык әлеге храм – Алабуга шәһәренең иң матур тарихи истәлекләренең берседер, минемчә.

Алабуга – күп кенә данлыклы шәхесләрнең тарихын мәңгеләштерүче шәһәр. Шуларны берсе – Россиядә беренче хатын-кыз офицер, язучы Надежда Андреевна Дурова. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Алабугада яшәгән әлеге шәхеснең музей-утары безнең чираттагы пунктыбыз булды. Ринат абый аның турында шулкадәр кызыклы итеп сөйләде, хәтта үзебез дә Надежда Андреевна яшәгән елларга кайтып килгәндәй булдык.

Шулай итеп, Алабуганың йөзек кашы булган берничә музейны күреп чыктык һәм Алабуга каласының Казан урамы буйлап шәһәрнең матурлыгына сокланып йөрүбезне дәвам иттек без.

Биредәге һәр почмакта – тарих! Яныбызда сыйныф җитәкчебез булгач, Алабуга һаман саен яңа яктан ачыла барды. Тик, ни кызганыч, бай эчтәлекле сәфәребез Надежда Дуровага куелган һәйкәл янында ахырына якынлашты.

Минемчә, Алабуга шәһәрен бер көндә генә күреп бетереп булмый. Ул бик бай, тарихи һәм шуның белән үзенчәлекле дә. Әлеге сәяхәт бик зур тәэсирләр калдырды. Ярый әле гомергә истә калырлык күңелле мизгелләр бүләк итүче сыйныф җитәкчебез Ринат абый бар. Мең рәхмәт аңа!

Лилия ГЫЙМАЗОВА,
Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы