ӘБИЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ!

Бөтен эш кулыннан килә,
Әй уңган минем әби!
Мин дигәндә – ул идәндә,
Көчен һич тә җәлләми.
(Ф.Яруллин)

Әби! Әбием…

Бу сузләрдә купме мәгънә ята. Һәр кешенең дөньяда яраткан әбисе була. Минем дә әбием бар. Ул Мөхәмәтҗанова Гөлбикә. Арча районы Урта Сәрдә авылында 1953нче елның 20нче февралендә гаиләдә бердән бер бала булып туа. Әбием югары уку йортлары бетермәгән, бай гаиләдә тумаган, гомүмән гади генә колхозчы гаиләсендә туып ускән. Ул башлангыч сыйныфны туган авылында укый, аннан соң курше авылда 10нчы сыйныфны уңай билгеләргә генә тәмамлый.

Әби узенең хезмәт юлын Арча районы Урта Сәрдә авылында, клуб мөдире вазыфасында башлый. Ул заманнарда эшкә урнашу өчен паспорт кирәк була, авыл советы председателе эш урныңда бер ел эшләсәң, паспорт булыр дигәч ризалаша, ә ул бер ел дигәне өч елга сузыла. Кулына паспорт алгач Сәрдә чигү цехына чигүче булып урнаша. Ул вакытта чигү цехында 100 ләп кызлар чүәк, башмак һәм читекләр чиккәннәр. Эшендә әби тырышып,  һәр алынган эшен җиренә җиткереп эшли. Аның яхшы эшче икәнен җитәкчеләр тиз куреп ала һәм цех мастеры итеп куялар. Ул заманда яп-яшь кызга аның кадәр эшчеләр белән уртак тел табып эшләргә, тартмаларны тутырып барырга да бик җиңелдән булмый. Цехны кышын җылыту өчен утын хәстәрләүләр, эшчеләрне эшле итүләр бар да аның өстендә була. Әбием авырлыкларга бирешми, көндә тырышып эшли. Гаиләсенә кызыллык китерми.

Заманалар узып чигү цехларын япкач, әбине авыл кибетенә кибет мөдире итеп куялар. Кибетче эше җиңел эш тугел, әби таварны 25 км. ераклыктагы район узәгеннән барып алып кайта, шуннан соң сата. Кайда гына эшләсә дә әбием исеменә тап төшерми. Шушы тырышлыклары өчен ул бик күп почет граммотасы, рәхмәт хатлары һәм уз эшенең остасы значокларына лаек була.

Әбием хәзер лаеклы ялда. Тик шуңа да карамастан әле ул хаман да яшь, клубта булган чараларда актив катнаша, шигырьләр яза. Шагыйрьләрнең язмаларын сәхнәдән халыкка ишеттерә. Иске Казан бәйгесендә, “Балкыш”та катнаша, фольклорда чыгыш ясый. Ансыз клубта бер бәйрәм дә узмый.

Әбиемнең дүрт оныгы бар. Ул безне узенең тәмле аш-су ризыклары белән шатландыра. Кунакка килүебезне сагынып көтеп тора. Мин әбиемне гел урнәккә куям, һәм дә аның белән горурланам! Шундый әбием булу белән бик бәхетле! Мин әбиемгә бары тик саулык-сәламәтлек һәм озын гомер телим!

Илүзә Ибатуллина, 17 яшь