«Газ – яшәү чыганагы» бәйгесенә килгән эшләр

Конкурс: «Газ – яшәү чыганагы»

Номинация «Инша»

Киелмичә калган туфлиләр

(Айзилә Абдрахманова, 15 яшь, Кайбыч районы, Борындык авылы)

Мәктәп коридоры буйлап, шак-шык атлап, Чулпан килә. Ул бүген үзенең укучыларына “Газ һәм аннан дөрес файдалану” дигән темага тәрбия сәгате үткәрергә тиеш. Чулпан үзенең нәрсә сөйләячәген төгәл белә, чөнки балачагында үзе белән булган хәл аның күңелендә бик тирән җәрәхәт калдырды шул.

…Чулпан үзен зур кыз диеп саный инде. Тагын дүрт айдан аңа тугыз яшь тула. Ул кул астына бик иртә керде: әти-әнисе эштә булганда, ашарга да пешерде, кечкенә энесе белән сеңлесен дә карады.

Бүген әти-әнисе Казанга китте, шуңа өй эшләре Чулпанга калды. Әти-әнисе шулай берәр ераграк җиргә китсәләр, балаларга һәм өйгә күз-колак булырга, авылның икенче башында яшәүче, үзләренә ботак очы туган тиешле Ерак әбине чакыралар иде. Бүген дә балалар аның белән калдылар.

Кич җитте. Әтиләре һаман да кайтмый, бик соңга калдылар. Энесе белән сеңлесе йокларга ятты, ә Ерак әби белән Чулпан, әниләренең кайтуын көтә-көтә, берничә тапкыр чәй эчәргә өлгерде.

Алар бик соң гына кайтты, балаларына бик күп итеп күчтәнәчләр дә алганнар. Сеңлесе Айсылуга – зәп-зәңгәр күзле алсу күлмәкле зур матур курчак, энесе Камилгә – үзбушаткыч машина, ә Чулпанга зәңгәрсу сандалилар һәм аксыл-көрән бизәкләр төшерелгән шоколад төсендәге туфлиләр алганнар. Алардан, ялт-йолт килеп, бөтен бүлмәгә нурлар сирпелә. Кызчык сандалиләрен киеп, бүлмәдән-бүлмәгә коштай очып йөрде, аяклары идәнгә тимәде дә бугай. Ә туфлиләрен кигәч, ул идән буенча шакылдый-шакылдый тыпырдап биеде. Аның моңарчы сандали кигәне бар иде, ә туфли киюе – беренче.

Әти-әнисе кайткан турга, Ерак әби белән чәй үзерләп куйганнар иде. Чәй эчеп алгач, әтиләре бик арып кайтканга күрә, йокы бүлмәсенә кереп китте. Ә әнисе Ерак әбигә күчтәнәчләр төяп, аны өенә озатырга чыгып китте. Чулпан өстәлләрне җыештырды, савыт-сабаны юып куйды. Әнисе кайткач, тагын бер утырып чәй эчәрбез диеп, газ плитәсенә чәйнекне куеп җибәрде. Үзе янә туфлиләрен киеп, тагын бер мәртәбә өйне әйләнеп чыкты. Чулпан үзенең иртәгә ничек мәктәп коридоры буйлап баруын, сыйныфташларының аның туфлиләренә карап соклануын күз алдына китерде. Соңыннан, газ өстендә калган чәйнекне дә онытып, аш бүлмәсендә утны сүндереп керде дә йокларга ятты. Әнисе, өйдә барысының да йоклаганын, утларның сүнүен күреп, берәүне дә уятмыйм диеп, утларны кабызып тормыйча гына, йокы бүлмәсенә кереп китте.

…Төн уртасында Чулпан әнисенең “Кызым, тор әле… Без янабыз…” дигән тавышына уянып китте. Әтисе сеңлесен һәм энесен күтәргән, әнисе Чулпанны җитәкләгән килеш, ишекләрне ачканнар иде, бөтен аш бүлмәсен, чоланнарны ут камап алуын күрделәр. Зал тәрәзәсен ватып, урамга чыктылар. Әти-әнисе балаларын йорттан читкәрәк алып китеп утырттылар. Ялкынны сүндерергә тырышып, ут сүндерүчеләрнең килүен көткән арада, әле бер ел элек кенә салынган йортлары бер мизгел эчендә көлгә әйләнде. Чоланда утырып калган туфлиләр ут телләреннән чәчрәгән очкыннар белән йолдызларга аштылар. Чулпан үкси-үкси: “Туфлиләрем, туфлиләрем калды бит!!!” – диеп елый иде. Ул әле үзләренең бөтенләй йортсыз да калуын аңлап җиткерми, туфлиләре турында уйлый иде…

Мәктәп коридоры буйлап, шак-шык атлап, Чулпан килә. Милли бизәкләр кушып тегелгән куе көрән туфлиләреннән тирә-юньгә нурлар сирпелеп кала. Ул бүген укучыларына газ һәм аның белән сак эш итү турында тәрбия сәгате үткәрәчәк. Чулпан бар күңеленнән укучыларының аның игътибарсызлык хатасын кабатламавын тели. Әлеге вакыйга, киелмичә калган туфлиләр – чынга ашмаган балачак хыялы булып, мәңгегә аның күңелендә калачак. Газ ул – бик файдалы әйбер, ләкин дөрес итеп эш йөртмәсәң, бик зур бәла-казалар китерә ала шул. Чулпанның әти-әнисенә яңадан өй салу бик авыр булды. Ә кыз өчен, аларга китергән авырлыклар, онытылмас үкенечле балачак хатирәләре булып калдылар. Сак булыгыз! Сак, сак… Шак-шык… Шак-шык…


Баһаветдинов Кәрим Мансур улы, 10 яшь, Казан шәһәре, гимназия №4


Көнкүрештә газны дөрес һәм сакчыл куллану

(Динмөхәммәтова Айсылу Илдар кызы, 14 яшь, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы)

Тормышыбызда нинди генә һөнәр ияләре юк. Шуларның берсе һәм иң кирәклесе – газ өлкәсендә хезмәт куючылар.

Безнең илдә беренчеләрдән булып табигый газ, нефть ятмалары Советлар Союзы вакытында 1942 нче елда табыла. Шул ук вакытта “Бугуруслан-Куйбышев” газүткәргече төзелә һәм моннан соң да газ чыганакларын эзләү өзлексез рәвештә дәвам ителә. Зур нефть ятмалары Себердә, Уралда һәм Идел буенда 1960-1990 нчы елларда актуальләштерелә. 1990 нчы елның август аенда СССР Министрлар советы карары белән газ чыгару компаниясенә “Газпром” дигән исем бирелә.

Газны файдалана башлагач та, халыкның көнкүреше нык алга китә.

Вакыт таләпләренә җавап биреп, республика язучылары, композиторлар, рәссамнар замандашларының тормыш рәвешен, уй-фикерләрен, идеалларын, чорны дөрес сурәтләргә омтылалар. Иҗатта “нефть, газ темасы” зур урын ала. Г.Ахунов бу темага “Хәзинә” романын яза, аның буенча Свердлов киностудиясе нәфис фильм төшерә. Шул ук тема А.Бурлайның “Нефть разведчиклары” һәм “Нефть чыга башлады” дигән әсәрләрендә чагылыш таба. Язучылар И.Гази, Г.Әпсәләмов, рәссам Н.Кузнецов та үз әсәрләрен производство темасына багышлыйлар. Бүгенге тормышыбызны табигый газдан башка күз алдына да китереп булмый, чөнки «зәңгәр ягулык» көнкүрешне, яшәү шартларын, кешеләрне үзгәртте. Газ – ул җылылык чыганагы, энергия өчен нефть химиясе сәнәгате. Россиядә беренче газ фонарьлары 1819 нчы елда Санкт – Петербургта кабынды. XIX гасыр ахырында газ куллана башлыйлар. Газ – иң экологик чиста ягулык төре. Газга күчү ярдәмендә күп кенә сәнәгать предприятиеләре ягулыкны янга калдыру һәм әйләнә-тирә мохитен саклап калудан файда күрәләр. Хәзер безнең өлкә программасы кысаларында яңа газүткәргечләр төзелә. Табигый газның, төп өлешен метан (92-98%) тәшкил итә, аның бүгенге көндә иң перспективалы альтернативы автомобильләргә ягулык булып торуы. Метан – гади углеводород, төссез, иссез газ (нормаль шартларда), химик формуласы — CH4.Суда аз эрүчән,һавада җиңел. Көнкүрештә, сәнәгатьтә метанны кулланганда, гадәттә, одорант дигән матдә кушалар. Метан кеше сәламәтлеге өчен агулы һәм куркыныч түгел. Газ җир асты байлыкларында, берничә чакрым ераклыкта урнашкан. Газ чыгару башланыр алдыннан геологик-разведка эшләре үткәрергә кирәк. Ул скважина ярдәмендә чыгарыла. Газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы: Россиядә 632 мең километр тәшкил итә. Бу ераклык якынча Җирдән 20 тапкыр күбрәк. Табигый газның куллану өлкәсе шактый киң: биналарны җылыту,ризык әзерләү, су җылыту, буяулар, кислоталар һәм ашламалар җитештерү. Моннан тыш, табигый газ тыгызландырылган яки сыегайтылган төрендә, ягулык сыйфатында, авыл хуҗалыгы техникасы, тимер юл һәм су транспортында кулланыла ала. 90% атмосфера һавасы пычрану өлешенә транспорт чаралары туры килә. Транспортны экологик чиста ягулыкка күчергәндә – табигый газ – атмосферага чыгарылган зарарлы углеродлы водородларны киметә. 1000 литр сыек нефть мотор ягулыгын яндырганда, һавага 180-300 кг углерод, 20-40 кг углеродлы водородлар, 25-45 кг азот бүленеп чыга. Нефть ягулыгы урынына табигый газ кулланганда, агулы матдәләр әйләнә -тирә мохиттә якынча кими, углеродлар 2-3 тапкыр, азот – 2 тапкыр, углеродлы водородлар – 3 тапкыр.Табигый газ – иң арзан ягулык. Аны эшкәртү өчен бик аз чыгымнар таләп ителә. Бүгенге көндә уртача ваклап сату бәясе-1 куб. м метанга – 13 сум. Бу – бензин яки дизель ягулыгына караганда 2-3 тапкырга арзан. ООО «Газпром трансгаз Казан» 1955 нче елда оештырыла, «Миңлебай — Казан» газүткәргечен эшләтеп җибәргәннән соң, ул буеннан-буена өченче газүткәргеч булып санала. Элекке исеме — ООО «Таттрансгаз». Ул вакытта газүткәргечнең озынлыгы 251 км тәшкил итте. Хәзерге вакытта ООО «Газпром трансгаз Казан» ел саен 280 млрд. кубометр табигый газны Россия Федерациясенең үзәк регионнарына, якын һәм ерак чит илләр, шулай ук Татарстан Республикасының газ хуҗалыгына җибәрә. Ягулык-энергетика комплексында Татарстанның табигый газы 95% били.Эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып магистраль газүткәргечләрен эксплуатацияләү, газ белән тәэмин итү системаларын проектлау, газ хуҗалыгы объектларына капиталь һәм тернәкләндерү ремонты һәм шулай ук транспорт белән тәэмин итү. ООО «Газпром экспорт» —Россия компаниясе. Баштагы предприятие ПАО «Газпром». Дөньядагы иң зур табигый газны җибәрүче компания. Башлангыч капиталы 1 871 583 000 сум тәшкил итә.Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – табигый газны башка илләргә җибәрү. Компания табигый газны 21 илгә: Австриягә, Босниягә һәм Герцеговинага, Великобританиягә, Венгриягә, Германиягә, Грециягә, Даниягә, Италиягә, Нидерландка, Польшага, Румыниягә, Сербиягә, Словакиягә, Словениягә, Төркиягә, Финляндиягә, Франциягә, Чехиягә, Швейцариягә җибәрә. Компаниянең төп проектлары –газүткәргеч «Төньяк агым», «Көньяк агым», «Зәңгәр агым», «Сахалин-2» (дөньяда иң эре проектларның берсе һәм нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү), Штокмановский проектын үзләштерү. Моннан тыш, компания табигый газны гына түгел, гелий газын да башка илләргә җибәрә. «Газпром нефть» беренче тапкыр Россия лидерлары өчлегенә нефть чыгару буенча (62,3 млн. тонна нефть)керде. 2017 елда үсеш 4,3% ка арта. 2018 елның февралендә “Газпром” компаниясенә 25 ел булу уңаеннан тарихка күз салып китик. 1993 елның 17 февралендә Россия Федерациясе хөкүмәте карары һәм Россия Федерациясе президенты указы белән дәүләтнең газ концерны «Газпром» Россиянең акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә. 1994 елның апрель аенда «Газпром» компаниясен хосусыйлаштыра башлыйлар. 1995 елның 31 маенда «Газпром» акционерларының беренче җыелышы булып уза. 1998 елның 26 июнендә акционерларның җыелышы карары белән РАО «Газпром»га “Ачык акционерлык җәмгыять”е дигән исем бирелә. 1999 елда «Ямал – Ауропа» газүткәргече буенча коммерция ставкасы башлана, бу газүткәргеч Россия,Белоруссия, Польша һәм Германия территорияләрендә төзелә. 2001 елның 31 октябрендә туган урыны Поляр артында булган газны чыгара башлыйлар. 2002 елның 16 июлендә Россия Федерациясенең хөкүмәте карары буенча «Газпром» га Көнчыгыш газ программасын координацияләргә кушыла. 2003 елның 20 февралендә коммерция китерүе буенча газ «Зәңгәр ягулык» китерелә башлый. 2005 елның 21 октябрендә «Газпром», «Сибнефть» акцияләренең 75,679% ын үз өстенә ала. 2007 елның 25 апрелендә директорлар Советы карары буенча Стратегиясен «Газпром» иң зур электр энергиясен җитештерүче компания дип атала. 2009 елның 18 февралендә Сахалинда Россиядәге иң беренче сыекландырылган газ җитештерү заводы төзелә. 2010 елның 25 ноябрендә «Газпром» ААҖ «Белтрансгаз» акцияләренең 100%ын алуын тәмамлый һәм Белоруссия системасының җитәкчесе була. 2011 елның 8 сентябрендә беренче Ерак Көнчыгышта газ- транспорт системасы кертелгән, «Сахалин – Хабаровск – Көнчыгыш-Владивосток». Декабрь аенда «Газпром» дөнья күләм компанияләр арасында чиста хезмәт хакы буенча лидер була– 44,56 млрд доллар. 2012 елда «Газпром» Россиядә моторлы ягулык буенча эшли башлый. 23 октябрьдә Россиядә яңа газ чыгару үзәге килеп чыга. Ул Ямал ярымутравы дип атала.

2013 елның 20 декабрендә нефть чыгару башлана. Бу – тарихта Россиянең беренче проекты, Арктиканың ресурсларын үзләштерү буенча һәм 23 октябрьдә «Газпром» беренче тапкыр Россиядә су асты технологияләре белән газ таба башлый, аның табылу урыны – Сахалин. 2014 елда Сочида «Газпром» спорт һәм энергетика объектларын файдалануга кертә. 2016 елның 25 маенда «Арктика капкасы» аша еллык нефть бушатулары башлана. 30 июньдә яңа ике энергоблок эксплуатацияләнүгә кертелә. алар – ПСУ-660 бу Троицкой ГРЭСЫнда һәм ПСУ-330 бу НовочеркассГРЭСында урнашканнар.

2017 елның 7 маенда диңгез участогында «Төркия агымы» газүткәргече төзелә башлый. 25 сентябрдә « Газпром» төркеме еллык рейтингта беренче урынны яулады «Топ-250 глобаль энергетика».1 декабрь көнне Салават шәһәрендә (Республика Башкортстан) ҖЧҖ«Газпром нефтехим Салават» сәнәгать заводын акрил кислоталар җитештерү буенча эксплуатацияләү башлана. 2000-2001 елларда безнең Күгәрчен авылына газ керә башлый. Әбием сөйләвенчә, газ керүнең уңай һәм тискәре яклары да була. Уңай якларга килгәндә: утын ягасы юк, күмер тузаны булмый, өйләр һәрвакытта җылы тора. Тискәре ягы: куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң, янгын чыгуы да бар.

Минем яраткан язучым Фәнис Яруллин вафат булмаган булса, аңа быел 80 яшь тулган булыр иде. Аның “Туган авылым Кызылъяр” дигән очеркы бар. Ул анда болай дип яза:” Авылым Кызылъяр нефть чыккан якта булганлыктан, безнең суларыбыз, җирләребез, урман-кырларыбыз нефтьчеләр тарафыннан шактый пычратылган, тапталган, яраксызга китерелгән иде. Хәтта бер елны идән асларыннан газ чыгып, кемнәрдер янып үлде. Газ өстендә утырганлыктан, озак кына вакытка мәктәпне яптылар.Очеркым шул хакта иде. -Безне дөрес тәнкыйтьлиләр – диде Ринат Галиев – тонналар артыннан куып, табигатькә бик зур зыян салдык шул. Ләкин без үзебездән элгәреләрнең эшенә тәнкыйть белән карасак та, аларны гаепләргә тиеш түгелбез. Чөнки һәркем үз заманының продукты. Алардан да начарлык кына коелып калмады. Кып-кыска вакыт эчендә Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Түбән Кама кебек шәһәрләр, Баулы, Актүбә, Җәлил кебек поселоклар калкып чыкты.Һәрберсен асфальт юллар тоташтыра. Аларның һәрберсендә кешеләр яши. Газын яга, юлларында йөри .” Вакыт таләпләренә җавап биреп, республика язучылары, композиторлар, рәссамнар замандашларының тормыш рәвешен, уй-фикерләрен, идеалларын, чорны дөрес сурәтләргә омтылалар. Иҗатта “нефть, газ темасы” зур урын ала. Г.Ахунов бу темага “Хәзинә” романын яза, аның буенча Свердлов киностудиясе нәфис фильм төшерә. Шул ук тема А.Бурлайның “Нефть разведчиклары” һәм “Нефть чыга башлады” дигән әсәрләрендә чагылыш таба. Язучылар И.Гази, Г.Әпсәләмов, рәссам Н.Кузнецов та үз әсәрләрен производство темасына багышлыйлар.

Тик, кызганычка каршы, күп кенә кешеләр табигый газны куллана белмиләр. Шуңа күрә бәхетсезлек очраклары булып тора. Зарарлы газ белән агуланган вакытта, һичшиксез, беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Ул бик тә куркыныч, чөнки аның төсе дә һәм исе дә юк. 0,5% зарарлы газ булганда, бинадагы кеше 20 минут вакыт эчендә вафат булырга мөмкин. Күпчелек очракта фаҗигане булдырмыйча да калдырып була. Беренче агулану билгеләре: баш авырту, колакта тавыш яңгырау, баш әйләнүе, йөрәк тибеше һәм йокы килү. Зарарлы газ белән агуланган вакытта беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре. 1. Барыннан да элек, зыян күрүчене саф һавага чыгарырга кирәк (елның җылы вакытында урамга, салкын вакытта —җилли торган бүлмәгә). Зарарланган кешене билегезгә яткызырга һәм кысынкы киемнәрдән арындырырга кирәк. 2. Сулыш булмаганда, ясалма сулыш ясарга керешергә һәм кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. 3. Әгәр зарар күргән кеше аңында икән, аңа җылы чәй яки кофе эчертергә кирәк. 4. Әгәр ул аңында булмаса, аның борынына зәһәр исле нашатырь кислотасы сеңдерелгән мамык куярга кирәк. 5. Зыян күрүченең гәүдәсенә массаж ясарга кирәк. 6. Башына һәм күкрәгенә салкын компресс салырга кирәк. Шушы кагыйдәләр сакланганда, кеше гомере сакланып калыр. Халык һәр көнне, һәрдаим газны куллана. Газны куллану алдыннан бүлмәне җилләтергә кирәк. Газ исен сизсәгез, аны сүндерегә кирәк, шырпы,электр җиһазларын кабызырга ярамый, бүлмәне җилләтергә кирәк. Иң мөһиме 04 яки 104 номерына шалтыратырга кирәк. Газны дөрес һәм сакчыл куллансак гына, тормышыбыз матур, үзебез бәхетле булырбыз.


Менә дигән һөнәр!

(Садыков Илфат Илшат улы, Биеш урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы)

Тормышыбыз көннән-көн алга бара. Яшәү шартларыбыз искиткеч яхшы. Өйдә газы, суы, уты, телефоны кергән. Җәй буе утын әзерлисе, ташкүмер кайтартасы юк. Өйләребездә һәрвакыт җылы. Ай ахырында счетчигыбызны карыйбыз да, шушы рәхәтләребез өчен ходайга рәхмәт укып, тиешле акчасын түлибез,- ди минем әбием. Узган айда газ плитәләрен, газ миченең төзеклеген тикшерергә килгән егет белән әбиемнең сөйләшеп торганын ишетеп тордым. Яудыра гына сорауларны: “Улым, һөнәреңнен яратасыңмы, хезмәт хакын яхшы түлиләрме, кайда белем алдың?” – ди.

Шул көннән башлап, әбием мине бу һөнәргә әзерли башлады. Егетләр өчен бик кулай һөнәр икән, әллә ни озак укырга да кирәк түгел, Буа шәһәре безгә бик якын бит, кигән киемнәре дә матур, кебек җөмләләрен гел әйтеп, искә төшереп тора.

Әбием дөрес әйтә, егетләр өчен менә дигән һөнәр бит дип, уйлый башладым мин дә. Имтиханнарны уңышлы итеп тапшырганнан соң мин шунда юл тотарга уйлыйм. Беркайчан да югалмый, кирәксезгә әйләнми торган һөнәр булуын яхшы аңлыйм. Интернеттан да бу һөнәр ияләре турында еш укыйм. Бу һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары белән танышам.

Көнкүрештә газ җиһазлары белән сакчыл һәм дөрес куллану һәркемнең бурычы. Шулай булмаганда, бик аяныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Төгәллекне, сизгерлекне, уяулыкны, тырышлык һәм ихтыяр көчен таләп иткән бу һөнәргә карата игътибарым көннән-көн арта гына бара.

Мин “Газпром”да эшләячәкмен!”

Көнкүрештә һәрчак кирәк,
Сыек, зәңгәр газ.
Әтиемнең эш урыны –
“Газпром трансгаз”.

Газдан башка бу тормышны
Күзаллау кыен.
Киләчәктә газ белгече
Булырга уйлыйм.

Укып белем алганнан соң
“Газпром”да эшләячәкмен.
Газга бәйле һәр җиһазның
Төзеклеген тикшерәчәкмен.

Өйләрне җылыту өчен
Безгә газ кирәк.
Газ кермәгән мунчалар да,
Хәзер бик сирәк.

Бу һөнәргә ихтыяҗ зур,
Шуңа мин аны сайлыйм.
Туган районыма кайтып,
Эшләргә уйлыйм.


Мин «Газпромда» эшләячәкмен!

(Шәйдуллина Зифа Илнур кызы, Биектау урта мәктәбе, 7нче сыйныф укучысы)

“Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс” дигән мәкаль бар татарларда. Чыннан да, һөнәрле булу барыбызга да кирәк. Балалар кечкенәдән үк үзләренең кем булачагы турында хыялланалар. Табиб, укытучы, сатучы, тәрбияче дисеңме… Барысы да бик кирәкле һәм бик мөһим. Бары тик, күңелгә ятышлысын гына сайлап, без үз теләгебезгә ирешә алабыз. Минемчә, кешедә тумыштан ук яраткан һөнәренә туры килгән сыйфатлар булырга тиеш. Мәсәлән, полиция хезмәткәре – батыр, тәрбияче һәм укытучы – сабыр, ә сатучы – төгәл.

“Ялкын” журналында “Яшәү чыганагы – газ” дигән конкурсны күргәч, мин тагын катнашырга булдым. Ни өчен тагын дисезме? Чөнки мин үткән елны да «Табигать сагында – зәңгәр ягулык» конкурсында катнашып 2 нче урын яуладым. Газпром Трансгаз Казань бинасында мин үзем өчен бик күп нәрсәләр белдем. Татарстанда газны кайда иң беренче булып куллана башлаганнар, газның үзлекләре, аның файдалы һәм зыянлы якларын һәм башка бик күп сорауларга җавап таптым. Шушы бинаның шат йөзле хезмәткәрләре, якты, уңайлы бүлмәләре һәм бик матур музее мине сокландырды. Ахырдан шундый нәтиҗәгә килдем – минем Газпромда эшлисем килә. Шуңа өстәп булачак һөнәрем дә туры килеп тора. Ә һөнәрем турында мин хәзер сөйләп китәремен.

Мин бервакыт җир асты байлыклары турында кызыклы сәхифә укыдым. Анда һәрберсенә тулаем мәгълүмат бирелгән иде. Тик миндә бик күп сораулар туды. Шул сорауларның иң мөһимнәре: җир асты байлыкларын ничек, кайдан һәм кемнәр таба? Җавапларын мин әти-әниемнән һәм интернеттан таптым. Чынлыкта бу эш белән геологлар шөгыльләнә икән. Шул көннән башлап минем булачак һөнәрем – геолог дип әйтә алам. Бу һөнәргә минем кызксыну уянды. Чөнки геологлар бик файдалы эш башкаралар. Алар җир асты байлыкларын табалар. Ә алар бит көнкүрешкә, җәмгыятькә бик зур файда китерәләр.

Геолог һөнәренә Казан Федераль университетында укып була. Шушы юнәлеш буенча апам да белем ала. Мин аның киңәшләрен тыңлап шушы уку йортына керә алырмын дип өметләнәм. Киләсе елларга да геология фәне буенча төрле олимпиадаларда, яисә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу минем максатым булып тора. Күп белем алырга теләү беркайчан да комачау итмәс дип уйлыйм. Кем белә бит бәлки киләчәктә яңа зур ачышлар да ясарга туры килер. Ахырдан тәмамлап шуны әйтәсем килә: мин үз тормышымны геологиягә багышларга әзер!