Альнур Әхмәтов: Мин “Газпром”да эшләячәкмен

Конкурс: «Газ – яшәү чыганагы»

Номинация «Инша»

Мин “Газпром”да эшләячәкмен

(Альнур Әхмәтов, 9 яшь, Бөгелмә шәһәре)

Ура! Ниһаять укулар бетте, каникуллар җитте. Тик сез уйламагыз, бу малай бик ялкау ахры, укырга бер дә яратмый икән, диеп. Мин үзем укыган 6 нчы номерлы мәктәпне, сыйныфташларымны, сыйныф җитәкчесе Ирина Александровнаны дә бик яратам. Тырышып укырга кирәген дә бик яхшы аңлыйм. Әтием белән әнием дә, үскәч зур кеше буласың килсә, тырышып укы, дип гел тукып кына торалар. Тик нишлим соң инде, Мансур бабам белән Фәния әбиемне бик сагынам шул. Чөнки алар бик еракта яшиләр, шуңа да бик сирәк күрешәбез.

Без гаиләбез белән Бөгелмә шәһәрендә яшибез, ә Мансур бабам белән Фәния әбием Арча районының Тукай Кырлай авылында яшиләр. Бу авыл турында ишетмәгән, белмәгән кеше бик сирәктер. Биредә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай яшәгән. Минем әле Бөгелмәдә дә тагын бер әбием белән бабам бар. Альберт бабам белән Гөлнара әбием безгә бик якын торалар, күрше урамда гына яшиләр. Шуңа күрә дә без алар белән көн саен очрашып торабыз. Мәктәптән кайткач, энем Инсафны җитәклим дә, аларга йөгерәбез. Я үзләре “Альнур улым белән Инсаф улымны сагындык”, дигән булып, тәм-том кыстырып килеп җитәләр.

Ә Мансур бабам һәм Фәния әбием белән без елына берничә тапкыр гына күрешәбез. Шуңа күрә дә мин аларны бик сагынам, уку беткәнен түземсезлек белән көтеп алам. Җәйге каникул башлануга, әтием мине Мансур бабайларга кайтарып куя. Кайтарып куймас иде дә бит, мин мыжгыганга колаклары тонып бетә. Ә миңа шул гына кирәк тә. Тиз-тиз генә кирәк-яракны җыябыз һәм юлга чыгабыз. Быел әле, әти белән әни яныннан өч адым да еракка китмәгән, Инсаф энемә каләр “Мин дә кайтам, мин дә кайтам Мансур бабайларга”, дип кабатлый-кабатлый, уенчыкларын зур сумкага тутыра.Әнием генә әллә уйнап, әллә чынлап, “Сез киткәч, без ни эшлибез инде?”, дип күзләрен сөрткәләп ала, үзе безгә әйберләребезне җыеша. Әнә шулай өй эчебез белән “ду” килеп җыенабыз һәм кайтыр юлга чыгабыз. Менә кайда ул шатлык, менә кайда ул бәхет!

Ә Мансур бабай белән Фәния әби без кайтасын алдан белеп, урамга ук каршы чыгып алалар. “Әй, Альнур улым белән Инсаф улым кунакка кайткан икән”, дип кат-кат кочаклап сөяләр. Күрше-күлән алдында миндәй зур егеткә алай бик назланып тору килешеп бетмәвен аңласам да карышмыйм, үзем дә аларны кысып-кысып кочаклыйм. Чөнки мин аларны бик каты сагындым һәм бу очрашуны ничек озак көттем.

Иртәгесен әти белән әнием җыенып кире Бөгелмәгә кайтып киттеләр. Ә энем Инсаф бик озак уйланулардан, икеләнүләрдән соң, үз гомерендә беренче тапкыр егетләргә хас карар кабул итте, әти-әнидән аерылып, минем белән бергә Мансур бабайларда калырга булды. Дөресен әйтергә кирәк, энем белән икебезгә бергә тагы тагы да күңеллерәк. Авылда бер без генә түгел, җәйге каникулда әби-бабайларына кунакка кайтучылар. Алар йорт саен диярлек. Көн буена бергәләп ниләр генә кыланып бетмибез, нинди генә уеннар уйнамыйбыз. Кызык, Бөгелмәдә вакытта компьюердан, кәрәзле телефоннан аерылып китеп булмый иде, ә хәзер урамга уйнарга чыгасы гына килеп тора.

Бер көнне Мансур бабай без уйнаганны карап торды-торды да, бармак изәп безне үз янына чакырып алды. Беләсезме диде ул, мыек астыннан серле елмаеп, без кечкенә вакытта ничек уйный идек? Уеннның тәмен сизеп алган малай-шалайга шул гына кирәк тә инде. Бал исенә җыелган бал кортлары кебек, аны сырып та алдык, ә Инсаф энем барыбызны да эткәли-төрткәли, бабайның алдына ук менеп утырды һәм зәңгәр күзләрен елтыратып, аның сөйли башлавын көтә башлады. Ул гына түгел, барыбыз да түземсезләнеп, бабайга тагы да ныграк елыштык.

“Без кечкенә вакытта, дип башлады ул үзенең сүзен, сугыш-сугыш уйнарга бик ярата идек. Советлар Союзы вакытында, хөкүмәт тарафыннан яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә иде. Шуның да йогынтысы булгандыр инде. Ел әйләнәсе сугышлы уйнауның җаен таба идек. Кыш җитсә, тирән карда окоплар, блиндажлар казый идек. Ә җәйләрен агач башларында яшерен штаблар ясый идек. Ашау-эчүне дә онытып, көннәр буе уеннан кайтып керми идек”.” Бабай, дим, бабай, әйт әле, штабыгызны кайда ясый идегез? “дип түземсезләнеп сорадым. Түземсезлегемне сизгән бабам, мине үртәгәндәй,” Хәрби сер”, дип кенә әйтеп куйды. Бу ничек була инде? Мансур бабамның миннән, ягъни иң яраткан оныгыннан нинди яшерен сере булырга мөмкин? Хәрби сер имеш. Әллә мине сер саклый белми дип уйлыймы? Моңарчы шыпырт кына тыңлап утырган барча малай-шалай, “Әйтегез инде, әйтегез инде”, дип, бердәм минем бабама ялына башладылар. “Әйтсәм әйтим инде”, диде ул бераздан.” Су буенда без менмәгән агач калмагандыр. Шуларның иң биеген, куе һәм киң ябалдашлыларын сайлап алып, штаб ясый идек. Ә сез юеш борыннарга, су буена төшеп, уйнап йөрергә киңәш итмим, әбиегез борчылыр. Әнә теге карт өянкене күрәсезме? Бабай шулай диде дә, урамның каршы ягында үсеп утырган ялгыз агачка төртеп күрсәтте. Бераз туктап торганнан сон, “Безнең иң төп штаб шушында иде”, диде.

Шул көннән башлап, безнең урам малайларының бөтен тормышы шул карт өянкегә күчте. Анда бик шәп итеп штаб корып куйдык. Иртән уянуга, дошман агентлары ишетмәсен дигәндәй, шыпырт кына телефоннарыбыздан сөйләшеп, киңәшеп алабыз да, штабка йөгерәбез. Ә кызлар – безнең связной разведчиклар. Алар безгә өйдән ашарга ташыйлар һәм өйдәге соңгы яңалыкларны җиткереп торалар.

Менә шулай көн артыннан көннәр үтә тордылар. Шулай итеп, Сабантуйның да җиткәнен сизми калганбыз. Ул көнне дә гәдәттәгечә штабта күзәтүләр алып бара идек. Күрәбез, бүген урамда аеруча җанлылык, өйлә җитәрәк бу җанлылык тагы да көчәйде.Ул ара да булмады, аргы як урамнан кыңгырау, гармун тавышы һәм гармунга кушылып җырлаган тавышлар ишетелә башлады. Менә сиңа мә, Сабантуй да җиткән ләбаса. Ә безнең разведчик кызларыбыз, безгә шул куанычлы хәбәрне дә җиткермәгәннәр. Без кулларыбызны биноколь итп куеп, ерактан юыртып килгән кыңгыраулы атларны күзәтә башладык. Кыңгырау, гармун тавышлары якыная барган саен, безнең йөрәкләр дә ешрак һәм катырак тибә башлады.Әйтерсең лә алар тояк тавышларыннан калышмаска тырыша иде. Әнә инде кыңгыраулы атлар да күренә башлады. Аларның ялларына аллы-гөлле ситцалалар, сөлгеләр, чиккән кулъяулыклар бәйләгәннәр. Арбада кулына озын колга тоткан бер абзый утыра. Капка төбе саен, шул колгага, шулай ук төрле сөлгеләр, чуклы яулыклар бәйлиләр. Гармунчы егет гармунын сузып-сузып уйный, башкалар аңа кушылып җырлыйлар. Берничә малай чиләк тотып, йорт саен йомырка җыеп киләләр. Әнә Мансур бабай белән Фәния әби дә бүләк җыючыларны каршы алырга чыкканнар. Әбием кулына бик матур чәчәкле сөлгеме, күлмәкме тоткан. Аларны күрүгә, дөньямны онытып, агачтан сикереп төштем. Башка малайлар да минем арттан борчак кебек җиргә коелдылар Һәм барыбыз да узыша-узыша кыңгыраулы атларга каршы йөгердек. Энем Инсафка каян килгән диген шундый җитезлек, миннән алда элдерә.

Сабантуен мин тагын шуның өчен яратам, ул көнне Мансур бабайларга бик күп кунаклар кайталар. Яшерен-батырын түгел, кунак булган җирдә күчтәнәч тә күп була. Быел да шулай булды. Иң беренче булып, үзенең гаиләсе белән Динар абый кайтып җитә. Ул, Мансур бабам белән Фәния әбиемнең төпчек уллары. Алар кайтып керүгә өй эче тагы да җаннанып китә. Динар абый белән Айгөл апаның Дилбәр исемле, кеп- кечкенә, әле ике яше дә тулмаган, әтисенеке кебек кап-кара чәчле, шомырттай кара күзле, шаян, һич тиктормас, курчак кебек матур кызлары бар. Безнең Айгөл апа бик җитез, эшкә бик уңган. Фәния әбием әйтмешли, күз ачып йомганчы, бөтен эшне эшләп куя. Кызы Дилбәр дә әнисенә ошаган. Кайтып керүгә, бераз оялгандай, тартынгандай итеп тора да, бераздан ияләнә төшкәч,“эшкә тотына”, күз ачып йомганчы бөтен өйгә” ревизия” ясап чыгара. Ә Мансур бабам белән Фәния әбием, шуңа күңелләре булып, “Әй, кызыбыз Дилбәр зур үскән, эшкә ярый башлаган”, дип, аның тирәсендә бөтерәләләр.

Әнә шулай мәш килеп яшәп ятканда, улы Данилны ияртеп, зур сумкасын күтәреп Дәү апа кайтып керде. Тәмле-тәмле күчтәнәчләр бергәләп чәй эчеп, хәл-әхвәлләрне сорашып алганнан соң, Дәү апа җиңнәрен сызганып камыр басарга тотына. Шундый инде ул безнең Дәү апа, ашарга пешерергә, бигрәк тә камыр ризыклары пешерергә бик ярата. Яратып пешергәнгә күрәме, алар телеңне йотарлык тәмле булалар. Бу юла да, Дәү апа алып кайткан уенчыклар белән туйганчы уйнарга да өлгермәдек, ул духовка миченнән бер-бер артлы өчпочмак, бәлеш һәм гөбәдияне алып, өстәл өсенә тезеп куярга да өлгергән. Мин аптырап:”Дәү апа, ничек шулай тиз пешерә алдың, шуның хәтле күп пирогларны?” дип сорамый түзә алмадым. “Әй, Альнур энем, мин монда не причем, газга рәхмәт әйтергә кирәк, менә шушы газ духовкасы булмаса, бу бәлешләр әле өстәлдә тезелешеп тормаслар иде”, диде. Мин аптырап калдым, ничек инде газ духовкасы булмаса? Мин үземне белә башлаганнан бирле, газ плитәсе үз урынында тора. Әбием Фәния дә мин кунакка кайткан саен, шушы газ плитәсендә нәрсәләр генә миңа пешереп ашатмый. Минем аптырап калганымны Дәү апа аңлап алды булса кирәк. Өстәл өстендәге тәмле исләр бөркеп торган бәлеш, гөбәдияләрнең өстенә чиста ашъяулык ябып куйды һәм “Әйдә парлана, тагы да йомшара торсыннар, шул арада мин сиңа үземнең бала чагым турында сөйләп алырмын”, диде дә, кул изәп, кухнядагы диванга үз янына утырырга чакырды. Шуны гына көткәндәй, энем Инсаф белән йөгереп килеп, Дәү апаның ике ягына утырдык. Каядыр барырга җыенган җиреннән туктап, Мансур бабай да, урындык алып, безнең каршыга килеп утырды. Безнең Дәү апа гомере буенча балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, шуңа күрә дә балалар белән сөйләшүнең җаен белә, алар белән аралашырга бик ярата. Аны тыңлап утыруы, үзе бер күңелле.

Дәү апа озак көттермәде, гәдәтенчә көйли-көйли сөйли башлады. “Без кечкенә вакытта”, дип башлады ул үзенең сүзен, газ дигән әйберне ишетеп тә белми идек. Өйне дә мичкә утын ягып җылыта идек. Аның өчен җәй буена утын әзерли идек. Ел буена җитсен өчен, кимендә ике машина утын кирәк була иде, шуңа өстәп тагын бер машина ташкүмер сатып ала идек. Ул утынны кул пычкысы белән кисә идек, чөнки “Дружба” пычкысы авылда бер-ике кешедә генә була торган иде. “Их, ул вакытлар”, диде Дәү апа авыр көрсенеп. “Елый-елый тарта идек ул пычкыны. Нәп-нәзек беләкле, кеп-кечкенә кулларыбыз белән чытырдап ябыша идек тә, җан көчебез белән тарта идек. Тормыш йөген ялгыз тартучы әниебез, кич белән арып -талып колхоз эшеннән кайткач, без кискән утынны күреп, “Аллага шөкер, балаларым кул астына керә башладылар”, дип җире-күге белән сөенер иде. Әниебезнең шулай сөенүен күргәч, бөтен арулар да онытыла, ә сөялләре сытылып, чиләнеп беткән уч төпләренең ут кебек кызышуы да кимегән кебек була иде. Аларны әни күрмәсен дип, ситца күлмәгемнең итәге белән каплый идем. Иртәгесен әни эшкә киткәч, абыем, энем һәм мин чиратлашып, әнә шул кәһәр суккан пычкыны яңадан җан көчебез белән елый-елый тарта идек, әни бәгърем кайбер көннәрне эштән кайткач, безнең ничек азепланганны күреп, чәй дә эчеп тормыйча, пыскының икенче тоткасына килеп тотына иде.

Ул чи утынны кисү , әле ул ярты гына эш. Аны бит әле ярасы, яргач, әрдәнәгә өясе бар. Зур-зур агач түмәрләрен яру, бала кешегә түгел, олыларга да бик җиңел түгел. Утынны ярып бетергәннән соң, аны әрдәнәгә өйеп куюның берние дә юк сыман. Юк, алай түгел шул. Утынны әрдәнәгә өю, үзенә күрә бер осталык сорый. Әз генә чалышрак өйдеңме, әрдәнәң дөмбердәп ишелә дә төшә.

Утынны әзерләп бетергәннән соң да әле аның көндәлек мәшәкате җитәрлек була. Көн саен әнә шул әрдәнәдән кочагыңа тутырып, утын алып кереп, мичкә ягып җибәрәсең. Үч иткәндәй миче дә кайчагында начар суыра, өй эче зәңгәр төтен белән тула. Бер-ике кочак утын янып беткәннән соң, төнгә өй суынмасын өчен, мичкә бер чиләк ташкүмер салып калдырасың. Ул төн буенча әкертен генә янып чыга. Икенче көнне, мич тәмам сүнеп беткәч, күмер янганнан калган бер чиләк шлагны чыгарып ташлыйсың да, яңадан кочагыңа утын күтәреп керәсең һәм яңадан мичкә ягып җибәрәсең. Көн саен шулай”…

Дәү апа әнә шулай моңсу карашын билгесезлеккә төбәп сөйләде дә сөйләде. Әйтерсең лә ул үткәннәргә әйләнеп кайткан, янында без утырганны да сизми иде. Менә ул шул авыр хисләреннән арынырга теләгәндәй, башын сизелер сизелмәс кенә чайкап куйды һәм йөзенә моңсу елмаю чыгарып: ” Мич ягулары бик мәшәкатьле булса да, анда пешкән ризыклар бик тәмле була иде. Ә әни мәрхүмәнең аш пешерә торган чуены көн саен кап-кара корымга батып бетә иде . Әни миңа бик еш кына шул корымга батып беткән чуенны, ком яки мичтәге көл белән чистартып куярга кушып калдыра иде.Ул вакытта әти-әнигә каршы әйтү, алар сүзен тыңламау дигән әйбер юк иде. Мин дә әй тырыша-тырыша, ялтыраганчы чистарта идем шул чуенны. Тик ахырдан ни сәбәпледер, үзем генә шул кара чуенга охшап кала идем”.

Корымга батып беткән Дәү апаны күз алдыма китердем дә, тыела алмыйча көләргә тотындым. Миңа энем Инсаф иярде. Аннан соң безнең ни өчен көлгәнне аңламаса да, безгә кушылып Динар абыйның кечкеә кызы Дилбәр дә көләргә тотынды. Көлеп аргач, Дәү ападан җәй көне мичкә якмаганда, ничек итеп ашарга пешерүләре хакында сорарга булдым. Минем соравыма Дәү апа исе дә китмичә: “Керосинкада”, дип җавап бирде. Мин аптырап калдым. Бусы тагы ни булыр икән? Бер дә күргән, ишеткән нәрсәм түгел.

Дәү апаның сүзләренә караганда, ул керосинка дигәннәре дә, төтенләп, кәчтрүл һәм табаларның төбен бик еш кына корымга буяп бетерә торган була. “Өйгә газ кергәч кенә корымнан арындык”, дип сүзен дәвам итте Дәү апа. Ләкин ул вакытта газ трубалар буенча, өйгә кадәр керми иде, ә газовик Шәйхулла абый балон белән таратып йөрде. Дәү апа тагы нидер әйтмәкче иде дә, шул вакытта өй ишеге киң итеп ачылып китте һәм аннан кулына моңарчы мин беркайчан да күрмәгән әйбер күтәреп, Мансур бабай килеп керде. Кара син аны, Мансур бабай безнең янда утыра иде, ни арада чыгып киткән, сүзгә алданып, сизми дә калганбыз.”Менә шушы була инде ул, Дәү апагызның “яраткан пычкысы”,” дип, кулындагы миңа таныш булмаган әлеге әйбергә ымлап. Дәү апа башта үз күзләренә үзе ышанмагандай карап торды, аннан соң акрын гына пычкыны кулына алды, сак кына тешләренә кагылды. Пычкы да “Исәнме” дигәндәй, тынык кына зыңлап куйды. Дәү апа аның утын кисә-кисә сынган ике тешенә карап торды да, ”Син дә безнең белән бергә картайгансың икән”, дип әйтеп куйды. Безнең дә әлеге күпне күргән пычкыны тотып карыйсыбыз килде һәм энем Инсаф белән этешә-төртешә кулларыбызны суздык. Шуны гына көткәндәй, Мансур бабай: ”Әй, туктагыз, пычкы бала-чага өчен уенчык түгел ул”, диде дә, тизрәк аны алып чыгып китмәкче булды. Энем белән икәүләп, Мансур бабайга ялынырга тотындык. Моңарчы безнең бар капризга биеп кенә торган бабай” Алай бик пычкы тотып карасыгыз килсә, иртәгә лапас артындагы мунчага дигән утынны, шушы пычкы белән бергәләп кисәрбез”, диде дә, ишеккә таба юнәлде. Бабай артыннан ишек ябылуга, Дәү апа сүзен яңадан дәвам итте: “Аллага шөкер, тормышыбыз бик рәхәт хәзер, ел буена мичкә ягарга җитәрлек утын әзерләп тә, корымлап үзәккә үткән керосинкада, әллә ничәшәр сәгать буена ашарга пешереп тә азапланасы юк. Бер кнопкага басасың, өй җылына, икенчесенә басасың, духовкаң, газ плитәң кабына. Җаның теләгән ризыкны пешереп кенә өлгер! Тик, балалар, ишетсен колагыгыз! Газ белән бик сак булырга кирәк! Юкса, бәләгә таруыгыз да бик ихтимал. Ә сез беләсезме, өегездә алай-болай газ исе сизсәгез, нинди номерга шалтыратырга кирәк?” Шулай диде дә, Дәү апа безгә сынап карады. Ну, бу Дәү апа, безне бигрәк кечкенәгә саный ахры. Безгә әтием белән әнием, көн саен эшкә китәр алдыннан, шул хакта тукып кына торалар. Балалар бакчасында һәм мәктәптә дә газ белән куркынычсыз эш итү турында даими аңлатып торалар. “04”, дип җавап бирдем мин, мөмкин кәдар җитди күренергә тырышып. “04, 04, дип кабатлады минем арттан энем Инсаф та, миннән калышмаска тырышып. Безнең җаваптан соң, Дәү апа кәнәгатьләнеп елмайды. “Бик дөрес, 04 номерын җыйганнан соң, бик тиз арада газовиклар килеп, барын карап, тикшереп, төзәтеп китәчәкләр”. Дәү апа газовиклар турында шулай олы хөрмәт хисләре белән сөйләгәч, минем дә кызыксынучанлыгым артты. “Кара әле, Дәү апа”, дип сорадым мин аңардан. “Бу авылда газовик бармы соң?” “Ничек инде булмасын, бар әлбәттә. Беләсегез килсә, минем классташым Каримов Алмаз газовик булып эшли бит бу данлыклы Кырлай авылында. Ул мәктәптә укыганда ук бик тырыш, гадел, хезмәт сөючән егет иде. Армиядә Афганстанда хезмәт итеп, Аллага шөкер Туган якларына исән-сау сау әйләнеп кайтты. Инде менә ничә дистә ел газовик булып эшли..Аның әнә шулай тырышып, зур җаваплылык тоеп эшләве нәтиҗәсендә, бер генә дә газ белән бәйләнешле бәлә-казаның булганы юк. Шуңа да Алмаз абыеңны.авыл халкы бик хөрмәт итә.” Шул сүзләрдән соң мин уйга калдым. Кара әле, нинди кирәкле һэм хөрмәткә лаеклы профессия икән. Моңарчы, кем булырга телисең дип сорасалар, белмим әле дип, җилкәмне генә сикертеп куя идем. Нигә миңа да газовик булмаска?! Мин кемнән ким? Минем дә кешеләргә, Туган илемә файдалы буласым килә. Әти белән әниемнән сорарга кирәк, бәлки газовиклар әзерли торган берәр институт та бардыр әле. Эх, тизрәк мәктәпне укып бетереп, бик тиз генә зур үсәсе иде. Аннан соң, институтта укып чыккач, иң беренче эш итеп әниемә, әбиемә һәм Дәү өр-яңа газ плитәсе ясап бирер идем.Хәзерге кебек гадине генә түгел, ә могҗизалыны! Ә духовкасы искитмәле булачак. Әбием белән Дәү апага авырткан куллары белән азапланып камыр да басып торасы булмаячак. Духовканың тартмаларына аерым-аерым онын,суын, сөтен, маен, йомыркасын һәм башка кирәк- яракны саласың да, тиешле кнопкага гына басасың. Автомат камырны да үзе баса, пирог эчлеген дә әзерли, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч һәм башка тәм-том дисеңме, барын да үзе ясап, кырыйларын матур итеп бөгеп, яндырмый-көйдерми пешереп бирәчәк. Әзер пирогларны духовкадан иренмичә алып, өстәлгә тезеп куясы гына кала. Ә Мансур бабайга мунчасын да газга көйләп бирермен.

Мин әнә шулай татлы хыял диңгезенә чумып утырганда, безнең янга әтием белән әнием дә килеп утырганнар. Ни хакында уйлавымны аңлагандай, елмаюлы күз карашлары белән миңа төбәлгәннәр. Шул җылы карашларны тоепмы, мин бик тиз генә чынбарлыкка кайттым һәм әнием белән әтиемә хыялларымны белгертергә теләп, турыдан ярып салдым:”Әти,әни, беләсезме, минем үскәч Алмаз абый кебек газовик буласым килә”. Башта әнием гәҗәпләнгәндәй миңа карап торды, аннан соң гадәтенчә матур итеп елмайды һәм:” Бик әйбәт булыр, улым, безнең нәселдә әле моңарчы газовик булып эшләүче кеше юк иде”, диде. Моңарчы тын гына утырган әтием , җитди генә итеп тамагын кырып куйды һәм чыраена җитди кыяфәт чыгарып сүз башлады. “Улым, син беләсеңме? Газовик эше- бик җаваплы эш ул.” Газпром”да эшләү, бик күп белем һәм тәҗрибә таләп итә. Аның өчен башта мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә бетерергә, ЕГЭ ны уңышлы тапшырырга, аннан сон, тагын биш ел буе институтта укырга кирәк”. Әтиемнең сүзләре минем кызыксынуымны тагы да арттыра гына төште: ” Әтием, дим, әтием, ә кайда соң ул институт?”, дип түземсезләнеп сорадым. Аның : ”Әй, улым, ерак барып йөрисе дә юк, андый институт үзебез яшәгән Бөгелмә шәһәрендә үк урнашкан. Татар фәнни-тикшеренү һәм проектлаштыру институты дип атала,” дигән җавабын ишеткәч, сөенүемнең чиге булмады. Кара син аны, ә!” Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына”, дип, Дәү апа белми генә әйтми торгандыр ахры. Димәк, сентябрь ае җитүгә, җиң сызганып тырышып укый башларга кирәк булачак. Шул вакытта, Дәү апаның, ел буена җитсен өчен, кимендә ике машина утын кирәк була иде, дигән сүзләре яңадан колагымда яңгырап киткәндәй булды. Бу бит бер елга, бер гаилә кискән утын. Ә авылда никадәр гаилә? Ил буенча саный китсәң, бөтен урманнарны кисеп, харап итеп бетерергә мәмкиннәр бит. Ярый әле вакытында авылларга газ керткәннәр. Шулай итеп, никадәрле агачларны, урманны саклап калганнар. Габдулла Тукай сокланып язган данлыклы Кырлай урманыннан, хәзер инде төпләр генә утырып калган булыр иде. Шүрәле мескен дә, безнең якларны бөтенләйгә ташлап, чит җирләргә урман эзләп чыгып киткән булыр иде инде.

Белмим, тагы күпме шулай хыял дөньясына чумып утырган булыр идем. Дәү апаның:” Әй, газовик, әйдә бәлеш ашарга кил, юкса суына. Иртәгә әле Сабантуй да. Шуңа күрә ашап – эчеп алыйк та, иртәрәк ятыйк, ял итик”, дигән сүзләре мине айнытып җибәргәндәй булды. Борыныма тәмле бәлеш исе килеп бәрелде. Башкалар да инде өстәл янына утырып маташалар. Мин дә тиз генә кулымны сабынлап юып алдым да, йөгереп килеп өстәл артына утырдым һәм тәмләп ашарга керештем. Эх, тәмле дә соң духовкада пешкән гөбәдия, өчпочмак һәм бәлешләр!