Зәринә Хисмәтова: “Кәҗә, сарык ничек исән калган?”

Конкурс: «Газ – яшәү чыганагы»

Номинация «Инша»

Кәҗә, сарык ничек исән калган?

(тормышчан әкият)

(Хисматова Зәринә, ТР Нурлат муниципаль районы МБГБУ “Фома урта гомуми белем мәктәбе”нең 6нчы сыйныф укучысы)

 

Борын-борын заманда түгел,
Узган гасырда гына,
Сиксәненче елларында
Хикмәтле вакыйга була.
Кәҗә – командир, саескан – сотник,
Үрдәк урядник түгел,
Ә менә яшел урманда
Санитар булган бүре.
Шул чорда минем әбием
Булган бары тик әни,
Ә газиз әти-әнием
Булганнар әле бәби.
Нурлы Нурлат урманында
Җәйге бер матур көндә
Ике бүре йөри икән
Җыючы булып гөмбә.
Буш кәрзин тотып, бик озак
Урман буйлап йөргәннәр,
“Файдасыз уздырдык көнне”, –
Шул фикергә килгәннәр.
Болар шулай аптырашып
Утыралар уй уйлап.
Нәкъ шул чакта күзләренә
Кисмәк чалына ялтырап.
Якынрак килеп баксалар,
Бер түгел, икәү икән.
Кисмәк дигәне тимердән,
Кызыл төстә, дәү икән.
Әйтә икән кечерәк бүре:
Монда нинди хикмәт бар?
Эче дә буш түгел кебек,
Мөгаен, алтын-мазар!
Алай борып карыйлар,
Болай тотып карыйлар,
Кояш батып, кич җиткәнче,
Серен чишә алмыйлар.
Кызыксынулары көчле –
Төн җитү дә туктатмый.
Олы бүре шырпы сыза,
Һәм шулчак нидер шартлый!..
Рәт-рәт тезелеп утырган
Агачларга ут каба.
Шатыр-шытыр, чырт-чырт итеп,
Ямь-яшел урман яна.
Ходайның хикмәте белән
Башлана шул мәл яңгыр!
Чиләкләп коя урманга,
Юкса аннан ни калыр?
Иртән генә явып туктый,
Урман янмый, ни гаҗәп?!
Тик ике бүредән бары
Бер баш кала тәгәрәп…
…Икенче көн бу урманга
Килгән, ди, кәҗә, сарык.
Утлап йөри бу хайваннар,
Эзләгәннәр, ди, азык.
Башын иеп бара торгач,
Сарык бүре башы күрсә,
Кәҗә ерак түгел җирдә
Таба әллә нинди нәрсә.
“Син тот”, “Син бор!” – бәхәсләшә,
Аннан икәү киңәшләшә,
Бүре башын бер капчыкка
Бергә салырга килешә.
Кызыл савыт нигә хаҗәт?
Белә алмый интегәләр.
Эчендә бөртек булыр дип,
Ачмак булып мәш киләләр.
Ярый әле килеп чыга
Бу урманның хуҗасы.
Вакытында килми калса,
Тагын мәхшәр буласы.
Тәҗрибәле Шүрәленең
Сүзләре катгый була:
“Һәр ялтыраган нәрсә
Әллә соң алтын була?!
Ят әйбергә кагылмыйлар,
Һәрчак сак булу кирәк!
Әлбәттә, бу газ баллоны –
Тормышыбызда терәк.
Әмма дөрес кулланмасаң,
Зур бәлага тарыйсың,
Газ булган урында куллан
Бар саклану чарасын!”
Кәҗә, сарык куркып киткән,
Аннан чиксез шатланган,
Чөнки бүген аларны
Шүрәле бит коткарган!
Бу урманга газ баллоны
Ничек килеп чыккан соң?
Ә берсе нигә шартлаган,
Бусын кайда куясын –
Барысын да тикшерергә,
Чараларын күрергә
Чакырганнар газчыларны
Әлеге урман түренә.
Кәҗә, сарык бит ул чакта
Берни белмәгән икән.
Баллондагы газ белән
Плитә эшләгән икән.
Шуңа һәрбер өйдә пешкән
Тәмле аш, бәлеш, дурчмак,
Кыстыбый, пилмән һәм белен,
Тутырма, чәй, өчпочмак…
Инде ул заманнан бирле
Бик күп нәрсә үзгәрде:
Плитәгә генә түгел,
Мичләргә газ эленде.
Бер шырпы белән кабызып,
Кышны чыга һәр кеше,
Тормыш күпкә җиңеләйде,
Беткән күк булды эше.
Утын кисми, брикет кертми,
Ташкүмер дә ватмыйбыз,
Исәпләгеч искәртә дә
Газга акча саныйбыз.
Безгә кала онытмаска
Вакытында түләүне,
Зәңгәр ягулык булган газ –
Хәзинә, табигать бүләге.
Газ ул –яшәү чыганагы,
Газ бар җирдә тормыш бар.
Сакчыл булыйк, кадерен белик,
Газ булганда ил дә бай!