Илзирә Сәләхова: “Әтием – бик җаваплы һөнәр иясе”

Конкурс: «Газ – яшәү чыганагы»

Номинация «Инша»

«Әтием – бик җаваплы һөнәр иясе»

(Илзирә Сәләхова, 18 яшь, Балык Бистәсе районы, Зәңгәр Күл авылы)

Син Алла да түгел, әти,
Фәрештә дә түгел, әти.
Син бары әти, әти!
(Р. Фәйзуллин)

Безнең тормышыбызда табигать байлыклары бик зур роль уйный. Табигый байлыкларсыз кешенең көнкүрешен күз алдына китерүе дә читен. Алар бик күп төрле. Ә табигый газ илебез экономикасын үстерүдә иң әһәмиятлесе булып тора. Безнең планетада табигый газ запаслары гаять зур.

Бу кыйммәтле ягулыкның ятмалары Россия киңлекләрендә бик күп. Себер, Урал һәм Идел буе территорияләрендә 1960нчы еллардан алып 1990нчы елларга кадәр бик күп газ ятмалары табыла. Һәм шуннан соң СССР дөньяда табигый газ чыгару буенча беренчелекне ала. 1990нчы елда СССРда “Газпром” оешмасына нигез салына. Аның җитәкчесе Виктор Черномырдин була. Россиядә “Газпром”га дөньядагы газ чыгаруның 11%, ә илебез эчендә 65% тәшкил итә.

Татарстанда ООО “Газпром Трансгаз Казань” оешмасына 1955нче елда нигез салына. Аңа башта ОО “Газпром Трансгаз Казань” дип түгел, ә ООО “Таттрансгаз” дип исем бирелә. Ул елларда газ торбаларының озынлыклары нибары 251 километрга гына сузыла. Тора-бара бу торбаларның озынлыклары арта. 1993 нче елның 17нче февралендә Россиядә «О преобразовании Государственного газового концерна “Газпром” в Российское акционерное общество “Газпром”» дигән указ чыгарыла һәм менә быел аңа 25 ел булды. Шушы еллардан бирле Газпром илебез эчендә генә түгел, ә чит илләр белән дә эш итә. Безнең кыйммәтле чималны бик күп илләргә чыгаралар. Ямалда бик зур газ чыгару үзәге төзелде. Көнбатыштагы газ ятмалары бик күп дистә елларга кадәр безнең генә түгел, ә чит илләрнең дә төп куллану чималы булып санала. Балтыйк диңгезе буеннан Европага “Северный поток” дип исемләнгән газ үткәргечләр салына, ә кара диңгез аркылы “Турецкий поток” дигән газ үткәргечләр уза.

Алга таба “Северный поток-2” дип исемләнгән газ үткәргечләрне дә салу, 2019нчы елның 20нче декабрендә үзебезнең газны Кытай базарына чыгару күздә тотыла.

Табигый газның төп компонентны булып метан тора. Аның составында этан, пропан һәм бутан да бар. Тарихка күз салсак, иң беренчеләрдән булып 1785нче елда Француз галиме Клод Бертолле сазлыктагы газны тикшереп, метан газын таба. Бу ачыш алга таба газ промышленностендә зур роль уйнаган. Ярты гасыр вакыт үткәч, немец химигы Райхенбах агач сумаласыннан чикле углеводородлар таба. Ә 1910 елда америка галиме Уолтер Снеллинг Бертолле һәм Райхенбах ачышларына таянып, лабораториядә пропан газын табуга ирешә. Шулай итеп, газ промышленностенә нигез салына.

Табигый газның промышленностьта кулланышы бик зур. Ул янганда, күп җылылык аерылып чыга, шунлыктан аны пар казаннары җайланмаларында, мартен, пыяла эретүдә, домнада кулланалар. Табигый газдан файдалану производствода хезмәт җитештерүчәнлеген шактый күтәрергә мөмкинлек бирә. Газсыман ягулыкның, җылытканда, көл һәм шлак хасил итмәве, алдан җылыту һәм югары температурага ирешү мөмкинлеге кебек өстенлекләре дә бар. Шулай ук табигый газ химия промышленностенда да кулланыла. Аның ярдәмендә ацетилен, водород, этилен, корым, серкә кислотасы, төрле пластмассалар, буягыч матдәләр, дарулар ясыйлар.

Табигатьтә газ нинди халәттә була соң? Мәсәлән, иярчен нефть газлары табигатьтә нефть өстендә яисә басым астында эрегән хәлдә очрый. Элеккеге заманнарда иярчен нефть газларын яндырганнар, чөнки алар промышленностьта кулланыш тапмаганнар. Ә хәзерге вакытта бу газларны җыялар. Аларны ягулык итеп тә, кыйммәтле химик чимал буларак та кулланалар. Иярчен газларны составында кушылмалары азрак булган катнашмаларга практик максатларда аералар. Мәсәлән, газ бензины, пропан-бутан фракциясе, коры газ. Газ бензинының составына пентан, гексан һәм башка углеводородлар катнашмасы, пропан-бутан фракциясенең составына пропан һәм бутан катнашмасы, ә коры газ составы буенча табигый газ белән охшаш. Газ бензинын двигательне җиңелрәк эшләтә башлау өчен, бензинга өстиләр, пропан-бутан фракциясен сыегайтылган газ хәлендә ягулык итеп, ә коры газ ацетилен, водород һәм башка матдәләр табу өчен, шулай ук ягулык буларак та кулланыла. Хәзерге көндә күп кенә машиналар да газ белән эшлиләр, чөнки ул бензинга караганда экологик яктан чистарак булып тора. Шунлыктан атмосферага да агулы матдәләрне аз күләмдә бүлеп чыгара.

Табигый газны йортларыбызны җылыту һәм ашарга пешерү өчен дә кулланалар. Элегрәк ашарга пешерү өчен газ балоннарыннан файдаланганнар. Аның эченә пропан газы тутырылган булган.Ә хәзер андый газ балоннары белән эш итмиләр, алар урынына газ плитәләре уйлап чыгарганнар.Кыскасы, йортларга газ керткәч, һәр кешенең дә яшәеше яхшы якка таба үзгәрде, чөнки бик күп эш кимеде. Элекке заманнарда авыл өйләре, мунчасы өчен бер елга гына да 2-3 арба утын әзерләргә кирәк булса, газ кергәч, моның кирәге калмый. Газның, санап китсәң, яхшы яклары бик күп, тик, кызганычка каршы, зыяны да бар. Газ, беренчедән, шартлаучан, икенчедән, янучан да әле ул. Газ исенә агуланып, кешеләр һәлак тә булырга мөмкин, янгын чыгу куркынычы да зур. Шуңа күрә һәрвакытта да газ белән сак эш итәргә кирәк.

Газ турында белгәннәремне язгач, сезгә әтием турында да сөйләп китмәкче булам, чөнки ул 20 еллап шушы өлкәдә хезмәт куя.

Хәзер авыл кешесенә
Килде рәхәт замана:
Утын кисеп ярасы юк,
Һәрбер йортта газ яна,
– дигән юлларны шушы елларда минем авылдашларымнан еш ишетергә туры килгән.

Минем авылыма газны 1998 нче еллар ахырында кертәләр. Шуннан соң кешеләрнең яшәеше яхшыра. Авылыбызга газ керткәч, әтиемне шушы өлкәгә эшкә алалар. Әтием үзебезнең авылга гына түгел, күрше авылга да хезмәт итә.

Минем әтием Зәңгәр Күл авылында туып үскән. 1987 нче елда урта гомуми мәктәпне тәмамлагач, Олы Әтнәдә урнашкан Тукай совхоз техникумында белем ала. Ул бу техникумны 1991 нчы елда техник-механик буларак тәмамлый. Аннан соң әтием колхозда шофёр булып эшли башлый. Ул бу эшен бик яхшы башкарганлыктан, аңа Сабантуйларында бүләкләр дә тапшыралар. Әйткәнемчә, авылыбызга 1998 нче елда газ кертелгәч, әтиемне шушы өлкәдә хезмәт куя башлый. Бу өлкәдә эшләр өчен, ул махсус курслар узган. Газ өлкәсендә хезмәтләр бик күп төрле.

Минем әтием – слесарь. Әгәр дә берәр кешенең газ плитәсе яисә газ миче ватылса, өйгә әтиемне чакыралар һәм ул аны төзәтә. Елга бер мәртәбә һәр йортка кереп, газ мичләренә, плитәләренә техник хезмәт күрсәтә. Әгәр дә авылда янгын яисә су басу куркынычы туса, әтием газны туктатып тора. Авылдагы газны көйли торган махсус “өй” бар. Анда бик күп газ торбалары. Әти үз эшен бик яратып башкара. Ул районда гына түгел, республикада да яхшы хезмәткәр буларак билгеле.

Әтием көндәлек тормышта йомшак һәм күңелле кеше. Ул, гомумән, тупаслык яратмый. Безне, өч кызын, бер-беребезгә карата миһербанлы, олыларга хөрмәтле, шәфкатьле булырга өйрәтә. Ул тыйнак һәм эш сөючән. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Әтиемнең куллары алтын. Ул нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкара. Эштән соң бал кортларын карарга ярата. Ел буена без, рәхәтләнеп, 101 авыруга дәва булган бал белән чәй эчәбез. Бал кортларын карашырга әтигә без дә булышабыз, чөнки аларны карау – бик мәшәкатьле эш. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” ди бит татар халык мәкале. Бу мәкаль минем әтиемә туры килә. Ул әле бик оста рәсем ясаучы һәм баянчы да. Мәктәп елларында ук төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган. Шулай итеп, әтием мәктәп рәссамнарының алгы рәтендә булган. Белгәнебезчә, бер бәйрәм дә баянсыз үтми. Әтием баянчы булгач, мондый чаралардан читтә кала алмый. Туйда да, туган көннәрдә дә аның урыны түрдә.

Минем әтием куйган максатына ирешүчән кеше, чөнки аны берәү дә баянда уйнарга өйрәтмәгән, үзлегеннән өйрәнгән. Миңа да әти баянда уйнау дәресләре бирә. Хезмәт һәм тырышлык куймыйча гына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Әтиемдә бу сыйфатлар артыгы белән дип әйтер инде мин. Ул бер генә минутын да заяга үткәрми. Кеше йөрәге бөтен уңай сыйфатларны үзенә сыйдыра ала. Бары тик эзләнүдән, алга барудан гына туктамаска кирәк. Әтием минем шундыйлардан. Ул һәрвакыт кешеләр арасында булганга, аларның шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша белә. Кирәк вакытта юата, кирәк вакытта киңәшен дә биреп куя. Үзе дә башкаларның киңәшенә колак сала.

Без – бик тату һәм үрнәк гаилә. Мин үз гаиләм, бигрәк тә әтием белән горурланам, чөнки ул бу гаиләдә тынычлык, татулык, иминлек , уңайлык урнаштыруда төп рольне үти. Гомумән, минем әтием – безнең өчен үрнәк. Сүземне танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Роберт абый Миннуллинның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

Рәхәт минем әтигә –
Бар исеме, бар даны!
“Кешелекле кеше” дип
Мактыйлар бар да аны.