Инсаф Фәйзрахманов: Мин «Газпромда» эшләячәкмен!

Конкурс: «Газ – яшәү чыганагы»

Номинация «Инша»

Мин «Газпромда» эшләячәкмен!

(Файзрахманов Инсаф Әнәс улы, 9 нчы сыйныф, ТР Кукмара районы, Ядегәр авылы)

«Ә безнең квартирада газ!» («А у нас, а у нас в квартире газ!»). Бу шигырь юлларын моннан 70 элек Сергей Михалков язган булган. Шул вактыларда илебездә зур үзгәрешләр башланган. 20 гасыр ураталарында илебездә газлаштыру башланган һәм бүгенге көндә үзенең тормышын “зәңгәр ягулык”тан башка күз алдына китерә алучылар бик сирәктер, мөгаен. Газ тормыш-көнкүрешебездә мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә без көн саен өебезне җылытабыз, ашарга пешерәбез. Соңгы вакытларда күп кенә транспорт чаралары да газ ягулыгы белән идарә ителә. Әле өстәвенә газ күпме агачны янга калдыра! Безнең илебез иң күп газ чыгаручылардан саналса да, Россиядә эле газлаштыру 60-70% тирәсе генә тәшкил итә, ә Татарстаныбызда бу эш 99% тан артык.

Миңа 15 кенә яшь булуга карамастан, газсыз яшәүнең ни икәнен миңа бик иртә татырга туры килде. 2000 елда, мин туганчы ике ел элек, әти – әнием авылның иң читендә яңа йорт төзеп, шунда башка чыкканар. Тик, ни кызганыч, өебезгә 2012 елда гына газ керде. Бу вакытка кадәр ничек яшәдек без… Безгә көн саен мичкә утын, күмер ягарга туры килә иде. Кыш көннәрендә өй эчендә жылы киемнәр, итекләр киеп йөрдек! Өебезне караучысыз бер генә көнгә дә калдырып китә алмый идек! Ә ашарга пешерү өчен пропан газ баллоныннан файдаландык. Бу вакытлар безнең тормышыбыз өчен “бозлык чоры” иде! Ә хәзерге вакытта безнең өебез нинди җылы, матур, ямьле! Мин өебезгә “зәңгәр ягулык” аяк атлап кергән көнне бүгенгедәй хәтерлим. Ул вакытта миңа газовик – бар дөньяга ямь бирүче, кешеләрнең тормышына бәхет өстүче кеше кебек тоелган иде.

Бераз үскәч, мин мондый кешеләрнең узебезнең туганнар арасында бик күп булуын ачыкладым. Минем бабамны – әниемнең әтисен газовиклар династиясенә нигез салучы дип атар идем мин. Ул күп еллар дәверендә Татарстан республикасының Саба районында газ оешмасында хезмәт куйган. (Кызганыч, хәзер инде ул безнең арабызда юк). “Үз эшенең чын остасы иде ул”, – диләр әле хәзер дә бабам хакында. Белсәгез икән ничек горурланам мин мондый жылы сүзләр ишеткән вакытта! Бабамның бертуган энесе, өч кияве (шул исәптән минем әтием дә), энесенең улы һәм башка куп туганнарыбыз бугенге көндә дә газ оешмаларында хезмәт куялар.

Безнең авылыбыздан ерак та тугел Шәмәрдән бистәсе урнашкан. Ул бистә аркылы газүткәргеч магистраль уза, ә ШЛПУМБ «КС Арская» компрессорлар станциясендә бик күп авылдашларыбыз инженерлар, механиклар булып эшлиләр. Бу станциядән ерак түгел ПАО «Газпром» оешмасының кече оешмасы «Газпром трансгаз Казан» урнашкан.

Газ промышленносте-халкыбызның, илебезнең горурлыгы! Ул күпме һнәр ияләрен берләштерә. Хәзерге тормышыбызны дөньяга жылылык һәм яктылык алып килуче осталардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Вакыты җиткәч һәркемнең дә тормышында “Үскәч кем булырга? Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау килеп баса. Берәүләргә бу сорауга җавап эзләү җиңел бирелсә, алар инде киләчәкләрен ни белән бәйләргә икәнне хәл иткән булсалар, икенчеләр югалып та калырга мөмкин. Мин үземне беренче төркемгә керәм дип саныйм: уземне киләчәктә нефть-газ промышленносте инженеры дип күз алдына китерәм һәм хыялымның чынга ашасына чиксез ышанам. 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, КНИТУда белем алып, “Газпром трансгаз Казан” оешмасында яки ШЛПУМБ «КС Арская» компрессорлар станциясендә эшләргә телим. Җиргә кояш ничек кирәк булса, зәңгәр ягулык та шул дәрәҗәдә үк кирәк. Еллар үткән саен аның кирәклеге арта гына.

Мин үзем хәзерге вакытта 9 нчы сыйныфта белем алам. Физика, математика фәннәре буенча район, республика олимпиадаларында берничә ел рәттән җиңү яулыйм. Шулай ук бу фәннәр буенча төрле конференция, ярышларда катнашам. КНИТУ үткәргән “Зур химиянең киләчәге” (“Будущее большой химии”) дип аталган олимпиадада өч ел рәттән җиңеп чыктым. Ике ел рәттән “Газпром” олимпиадасында катнаштым. Ә быел математика фәне буенча бу олимпиадада абсолют җиңүгә ирештем. 2018 елның 10-12 май көннәрендә миңа әнием һәм бертуган апам белән Санкт-Петербург шәһәрен күреп кайту бәхете елмайды: мине “Газпром” оешмасы үткәргән фән олимпиадасының абсолют җиңүчесе буларак, бүләкләу тантанасына чакырдылар. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк – әниемнән кала, безнең гаиләдән берәүнең дә әле бу шәһәрдә булганы юк иде. Күпме тарихи истәлекләр монда.. Шәһәрнең матурлыгына сокланып, шаккатып, авызыбызны ачып йөрдек дисәк тә ялгыш булмас. Ташкаланы шулкадәр иркен, яшел итеп куз алдына да китерә алмый идем. Адым саен бөреләнеп килуче яшел агачлар, яшел хәтфә үлән, чәчәкләр… (Хәер, безнең Казаныбыз да бик матур бит!). Һава торышы да безнең яклы иде: “икенче Лондон” өчен май аенда өч көн рәттән 25 градус җылылык булу, яңгыр яумау – сирәк күренеш.

Бүләкләү тантанасына безне “Газпром” оешмасының төп офисына чакырдылар. Миннән кала, тагын башка фәннәр буенча абсолют җиңүчеләр килгән иде бу бәйрәмгә. Бик якты, җылы итеп каршы алдылар безне. Газ промышленносте — халык хуҗалыгының бик кызыклы тармагы. Монда төрле һөнәр ияләре хезмәт куя, ләкин аларның барысын да даими үсешкә, стандарт булмаган мәсьәләләрне иҗади юл белән чишәргә омытылу, үз һөнәрләрен яратып башкару сыйфатлары берләштерә.

Иң беренче эш итеп, безне офис белән таныштырдылар. Оешма буйлап экскурсия уткәрделәр – без диспетчер бүлеге һәм спорт комплексына юл тоттык.

Диспетчерская дип аталучы булмәнең бер стенасы – тулысы белән видеостена икән. Шушы кадәр пәрәвез челтәрен күреп шаклар каттым!

Ә генераль директорның бүлмәсендә булу, аның белән шәхсән аралашу, хәтта кәнәфиенә утырып карау да зур дәрәҗә иде!

Без бу очрашуда үзебезнең бик күп сорауларыбызга җавап таптык.

Экскурсия тәмамлангач, безне “Газпром” оешмасының тарихы белән таныштырдылар, кызыклы видеорликлар курсәттеләр. Шулай ук бу оешманың максатчан студентлары, күптән түгел генә эшкә урнашкан яшь белгечләрнең чыгышларын тыңлау безгә бик кызыклы һәм файдалы булды.

ҖЧҖ «Газпром трансгаз Санкт-Петербург» оешмасының быел 70 еллык юбилее да әле. ҖЧҖ «Газпром трансгаз Санкт-Петербург» — ҖАҖ «Газпром» оешмасының 100-процентлы бүлендек оешмасы. Бу оешма Россия Федерациясенең 9 субъектына газ транспортлау, шулай ук ерак чит илләргә газ транзитлау белән шөгыльләнә. Компания елына якынча 11 мең километр магистраль газүткәргечләр эксплуатацияли. Ел саен башка илләргә чыгарылучы газның күләме арта гына бара. Ел нәтиҗәләре буенча 2017 елның газ-транспорт системасы кулланучыларга 148 миллиард кубометрдан артык углеводород чималы тапшырган.

Оешманың җаваплылык өлкәсенә 192 газсуыргыч агрегат урнаштырылган 32 компрессор станциясе, 244 газ бүлүче станция, җылылык, энергия һәм су белән тәэмин итү, элемтә, метрология, автоматика объектлары керә. Оешманың кул астына 17 филиал, шул исәптән, магистраль газүткәргечләрнең 13 җитештерү идарәләре керә.

Икенче өлештә без уен формасында оештырылган кечкенә генә бәйгедә катнаштык. 3-4 кешедән торган төркемнәргә бүленгәннән соң, безгә биремнәр бирделәр. Уйлавымча, бу уенның төп максаты – катнашучыларны бер-берсе белән якыннанрак таныштыру, төркемдә эшләү сыйфатларын үстерү иде.

Бәйрәмнең өченче өлеше – бүләкләү тантанасы булды. Безгә җиңүче дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Хәер, монысы бит иң мөһиме тугел иде. Бу олимпиадада катнашучылырның төп максаты – оешманың максатчан студенты булу, укырга кереп, төпле белем алып, киләчәктә илебезгә данлыклы хезмәт күрсәту, халыкны җылылык белән тәэмин итү.

Минем уйлавымча, шушы бәйгедә катнашып, без барыбыз да киләчәккә таба бик зур, ышанычлы адым ясадык. Кем белә бит, бәлкем, берничә елдан соң без кабаттан югары уку йорты диварлары эчендә очрашырбыз, ә соңрак – бер оешмада эшләү насыйп булыр. Ә әлегә – табылган яңа дуслар, күңелдәге якты хатирәләр һәм истәлеккә төшкән гомуми фото…