«БАЛАЧАК – УЙНАР ЧАК» КҮРГӘЗМӘСЕ – ДРКБда (ФОТО)

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә “Балачак – уйнар чак” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Чарада “ТАТМЕДИА” генераль директоры Андрей Кузьмин да катнашты.

Күргәзмәдә тәкъдим итү өчен “Сабантуй”, “Ялкын” һәм “Салават күпере” журналлары битләрендә басылып чыккан иң яхшы фотолар сайлап алынган. Анда Владимир Васильев, Анна Арахамия, Илназ Мөхәрләмов, Ринат Нәҗметдиновның иҗат җимешләрен күрергә мөмкин.  Фотоларда төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән малайлар һәм кызлар сурәтләнгән.

– Бу – безнең журналларда эшләүче фотографларның эшләре. Без әлеге фотолар һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш дигән фикергә килдек, чөнки ул бик якты күргәзмә. Шуңа күрә аны республика хастаханәсенә бүләк итәргә булдык, – дип ассызыклады Андрей Кузьмин.

Шулай ук биредә хастаханәнең нәни пациентларына «Сабантуй», «Ялкын» һәм “Салават күпере” журналларына подписка бүләк иттеләр. ДРКБ баш табибы Айрат Зиятдинов сүзләренчә, ул балаларның көнкүрешен төрлеләндерергә һәм авырулары турында бераз булса да онытып торырга ярдәм итәчәк.