«Малай на белом Барсе» – җырның татарча варианты чыкты!

Яшь җырчы Лэйнаның «Малай на белом Барсе» җыры белән бәйле шау-шу һаман тынмый әле. Ул халыкның, бигрәк тә яшьләрнең күңеленә шулкадәр хуш килде ки, алар социаль челтәрләргә әлеге җыр белән бәйле видеолар урнаштыра.

Лэйна исә үз чиратында бу җырның татарча версиясен яздырырга карар кылган. Әйтергә кирәк, бик кызыклы килеп чыккан. Биредә кукмара итекләре, Чаллы Камазларыннан тыш, Арча читекләре, Кукмара кирпеч һәм табалары да  искә алына. “Малай на белом Барсе, кажется мне принцем на коне” урынына ул биредә “Малай на белом Барсе, принц урынына кирәк син миңа”, – дип җырлый.

Ә сезгә ошыймы?