7-8 градуска кадәр суыта!

Татарстанның гидрометеорология үзәге республикада көннәр суыту турында кисәтә.

26-27 июнь көннәрендә төнлә белән һава температурасы 7-8 градуска кадәр төшәчәк. Көндезләрен температура шулай ук югары түгел – 17-22 градус җылы. Районнарның күбесендә яшенле яңгыр көтелә. Көчле җил дә чыгуы ихтимал, дип кисәтә белгечләр.