Безнекеләр – «Гвардеец»та!

Фото: pfo.gov.ru

25 июнь көнне «Гвардеец-1» дип исемләнгән яшь армиячеләр (юнармейцы) лагеренең беренче сменасы тәмамланды. Ул Түбән Новгород өлкәсендә узды.

«Гвардеец» – Идел буе федераль округында тормышка ашырыла торган төп патриотик проектларның берсе. Монда әлеге округта урнашкан өлкәләрдән килгән югары сыйныф укучылары армия тормышы белән якыннанрак таныша. 18 көн дәвамында алар башлангыч һәм махсус хәрби әзерлек узган, хәрби кораллар белән танышкан, тарих турында белемнәрен ныгыткан һәм үзләрен чын солдатлар кебек хис итә алган.

Фото: pfo.gov.ru

«Гвардеец-1»(Түбән Новгород өлкәсе) һәм «Гвардеец-2» (Пенза өлкәсе) лагерьларының беренче сменаларында 360 егет катнашкан. Шул исәптән, Татарстанның төрле почмакларыннан 19 кеше килгән.

Ярыш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан егетләре №1 РХБЗ (противогаз кию) буенча 1нче урын, Н-ОП- 13, 14тә (Калашников автоматын җыю һәм сүтү) 2нче урынны яулаган. Гомумән алганда, татарстанлылар 7 урынга лаек, дип табылган.

Фото: pfo.gov.ru

Лагерьнең икенче сменасы 31 июньдә башланып китеп, 19 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: pfo.gov.ru

Фото: pfo.gov.ru