Чыгарылышка шарлар… Баш тартыргамы?

Соңгы звонок, чыгарылыш кичәләрендә шарлар очырту күптән инде традициягә әверелде. Тик быел экологлар чыгарылыш сыйныф укучыларын шарлардан баш тартырга чакыра.

– Гелий белән тутырылган шарлар бик еракка очып китәргә сәләтле. Латекслы шарлар бик әкрен таркала, ә менә фольгалылары гомумән таркалмый. Хәзерге вакытта күп кенә хайваннар нәсел үрчетә. Алар шар белән уйнарга, аны азык дип белеп ашарга мөмкин, Бу исә аларны үлемгә китерә, – дип кисәтә  Бөтендөнья кыргый табигать  фондының биотөрлелекне саклау буенча программа директоры Дмитрий Горшков.

Шуңа күрә белгечләр әлеге шарлардан баш тартырга, табигатьне пычранудан сакларга чакыра.