Казанда теннис буенча Россия беренчелеге башлана

Фото: pixabay.com

17-23 июнь көннәрендә Казанда теннис буенча Россия беренчелеге уза. Бәйгедә 17 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар көч сынаша.

Турнирда Татарстан данын яклаучы теннисчылар: Илья Симакин, Андрей Бекетов, Давид Минневалиев, Арсений Хохлов, Дмитрий Долженков, Мария Бондаренко, Виолетта Бородина, Виктория Матасова, Анастасия Лим, Вера Секерина һәм Анна Григорьева. Татарстан теннисчыларыннан тыш ил беренчелегендә үз көчен Россиянең 90нан артык шәһәреннән спортчылар сыный. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Ростов Дон, Красноярск, Иркутскидан көчле теннисчылар бар.

Казанның теннис академиясендә узачак бәйгенең тантаналы ачылышы бүген 16.00 сәгатькә билгеләнгән.