Тиздән россиялеләр атнасына дүрт кенә көн эшли башларга мөмкин

Бу турыда Россия премьер-министры Дмитрий Медведев белдергән. 

Аның сүзләренчә, тиздән дөньякүләм икътисад атнасына дүрт көнлек эш вакытына күчәргә мөмкин. Моңа исә беренче чиратта технологик алгарыш сәбәпче.

– Даими рәвештә уңыш артыннан куу хроник арыганлык, стресс китереп чыгара. Нәтиҗәдә, эш җитештерүчәнлеге кими, бу исә  икътисади күрсәткечләргә тәэсир итә, – дип сөйләгән түрә Халыкара хезмәт конференциясендәге чыгышында