Грозныйда 9нчы сыйныф укучылары имтиханда сугышкан…

Илназ Мөхәрләмов фотосы

Грозныйның 54нче мәктәбендә математикадан Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшырган вакытта күңелсез хәл булган. 9нчы сыйныф укучылары полиция хезмәткәрләре белән сүзгә килеп сугышкан. Хәтта атыш тавышы да ишетелгән. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

Кайбер мәгълүматлар буенча, бәхәс шпаргалка аркасында килеп чыккан. Бер укучыны шпаргалка белән тоткач, аның имтихан эшен гамәлдән чыгарганнар. Укучы моның белән килешмәгән, сугыш башланган.