Фирдүс Тямаев сабантуйда суда концерт куйган (ВИДЕО)

Буа халкы быелгы сабантуйны озакка истә калдырыр, мөгаен. Чөнки Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җырлап кына калмаган, ә халык белән су коенырга да өлгергән.

Башта ул Сабантуй кунакларына мөрәҗәгать итә. : “Тирәнме? Сез мине “поддержите”мы соң? Кем минем белән бергә “Сандугач”ка суда бии? Әйдә, суда биибез” – ди. Аннан соң җырлый-җырлый суга керә. Җырчы артыннан халык та суга чума.

Хәер, артистның бу гамәлен бөтен подписчиклары да хупламаган. Соклану комментарийлары белән беррәттән җырчыны тәнкыйтьләүчеләр дә шактый.