“Җиңел пар белән!” каян чыккан?

 Элекке заманнарда мунча юыну урыны гына булудан тыш, җанны чистарту урыны да булган. Ягъни ул үзенә күрә тәнне дә, җанны да чистарта торган бер ритауал башкару урыны булып торган.

Әгәр кешегә мунчада тын алу авыр булса, димәк, аның гөнаһлары яки авырулары күп җыелган, дип саналган. Ул заманнарда нәкъ менә мунча күп кенә авыруларга дәва булган. Мунчада рәхәтләнеп сулап булмый – моны һәркем белә. Ә инде кеше мунчага махсус дәваланыр, сихәтләнер өчен дә барса, аңа барысы да: “Җиңел пар белән!” – дия торган булганнар. Бу сүзләр туган көн белән котлауга тиң булган, чөнки алар мунчадан чыккач үзләрен “яңадан тудык”, дип санаганнар. Бүген дә мунчадан чыккан кешеләрдән  “яңадан туган кебек булдым” кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә бит.