Кабан күле янында бушлай кино күрсәтәләр

Фото: https://vk.com/park.tatar

Җәен киноны ачык һавада карарга кирәк. Син дә моның белән килешәсеңдер. “Время кино” дирекциясе open-air (ачык һавада) кино күрсәтүнең яңа сезонын ача.

18 майда тамашачыларга ике кыскаметражлы фильмнар тәкъдим ителә. Алар – Татарстанның яшь режиссерларыныкы. Кинокартиналарны сугыш темасына үзенчәлекле караш берләштерә.

Соңыннан, фильмны булдыручылар тамашачылар белән аралаша алачак. Беренче кинофильм – Александр Ширмановның «На рассвете в конце июня» драмасы.  Ул НКВД полковнигы Нелидов һәм бер төркем балалар турында. Хронометражы – 11 минут.

Икенче картина – Алисә Галиеваның “Эхо” драмасы. Ул карурманда тозакка эләккән гөмбә җыючы турында. Хронометражы: 22 мин. 50 сек. Яшь чикләве: 12+.

Кабан күле яры буенда кино күрсәтүләр атна саен булачак. Әлбәттә, һава торышы шартлары яхшы булган очракта.

Нәрсә: ачык һавада кино күрсәтү

Кайда: Кабан күле яры буенда

Кайчан: 18 май, 21.00

Керү: бушлай