Студентларга мәктәптә эшләргә һәм хезмәт хакы алырга рөхсәт итәчәкләр

Илназ Мөхәрләмов фотосы

Студентларга рәсми рәвештә мәктәптә эшләргә һәм хезмәт хакы алырга рөхсәт итәчәкләр. Моның турындагы проект Дәүләт Думасына кертелгән.

Әгәр закон проекты кабул ителсә, иң сәләтле, мотивацияләре зур булган студентлар мәктәптә практика узарга гына килмәячәк, профессияләре буенча эшли дә башлаячак.

Студентларны, беренче чиратта, төрле түгәрәк һәм секцияләргә җәлеп итәргә телиләр. Төрле рискларны булдырмый калу өчен, Россиянең берничә министрлыгы студентларны эшкә алу буенча төгәл тәртип, шартларны билгеләнергә тиеш.

Күп кенә вузларда студентлар мәктәп укучылары белән инде хәзердән шөгыльләнә. Алар өчен конкурс, олимпиадалар уздыра. Ләкин рәсми рәвештә бу педагог эше, дип саналмый, һәм моның өчен акча да түләнми.

Экспертлар мондый закон әлеге профессиягә яшь укытучыларны җәлеп итәргә булышачак, дип саный. Хәзерге вакытта балалар бакчасы, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 2,2 миллион кеше эшли. Шуларның 30 проценты – 45-55 яшьтәгеләр. 23 проценттан артыгы – 55 яшьтән олыраклар. Ә яшь укытучыларның (25-29 яшьлекләр) саны бары тик 8 процентка гына тула икән. Мәктәпләргә башлангыч сыйныф, инглиз теле, математика, информатика укытучылары җитми.

Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән закон буенча мәктәпләргә яшь укытучыларны чакыргач, тәҗрибәле укытукчыларны кысрыклау турында сүз бармый. Ә бары тик студентларны беренче эш урыны белән тәэмин итәргә телиләр. Шулай итеп, белем бирү өлкәсендә озак еллар эшләргә теләгән кеше булыр, дип өмет итәләр.