Әти кеше бакчадан ялгыш башка баланы алып кайтып киткән

Ринат Нәҗметдинов фотосы

Мондый хәлләр анекдотларда гына очрый, дип уйласак та, тормышта да була икән бит. 9 май бәйрәмнәре алдыннан Коми Республикасында урнашкан балалар бакчаларының берсенә баласын алырга дип килгән әти кеше бик ашыккан булган, ахрысы…

Ул 6 яшьлек кызына ошаган башка баланы алып кайтып киткән. Тәрбияче әйтүе буенча, озак тормый кире китереп тә биргән. Бу хакта җирле мәгълүмат чаралары яза.