Казанда 10 нчы сыйныф укучысы пистолет һәм пычак белән үз классын тоткынлыкка алган

Фото: pixabay.com

Бу хәл бүген, 13 майда, Казанның 7 нче номерлы гимназиясендә килеп чыккан. 10 сыйныфта укучы Искәндәр Х. мәктәпкә пневматик пистолет һәм пычак алып кергән. Аннары рус теле дәресенә кереп, укытучыга өстәлне бушатырга боерган. Шул рәвешле, үзе укыган сыйныфны – 12 укучы һәм укытучыны – тоткынлыкка алган.

Бу турыда хокук саклау органнарына шушы сыйныфта укучы бер баланың әнисе хәбәр иткән. Гадәттән тыш хәл урынына полиция вәкилләре, Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча җитәкчесе килгән. 11.40 та яшүсмерне кулга алганнар. Беркем дә зыян күрмәгән.

Шулай да, рус теле укытучысының йөрәге түзмәгән. Аны начар хәлдә хастаханәгә озатканнар.