Татарстан спортчылары “Азия балалары” уеннарында катнаша

8-17 февральдә Көньяк Сахалин шәһәрендә “Азия балалары” I кышкы халыкара спорт уеннары уза. Уеннарга 20 илдән 1300дән артык спортчы килүе көтелә.

“Азия балалары” уеннарында 8 спорт төре – чаңгы ярышы, биатлон, шорт-трек, фигуралы шуу, хоккей, тау чаңгысы, сноуборд һәм трамплиннан сикерүне үз эченә ала. Барлыгы 91 комплект медаль үз хуҗасын көтә.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Уеннарда иң күп санлы делегацияләрнең берсе булачак. Көньяк Сахалинга Татарстаннан 37 спортчы бара. Алар 4 спорт төре – чаңгы ярышы, трамплиннан сикерү, сноуборд һәм тимераякта фигуралы шууда җиңү өчен көч сынашачак.