Илһам Шакиров вафат

15.02.2018 Концерт посвященный Ильхаму Шакирову (фото Салават Камалетдинов)

Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итте.

Татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров озакка сузылган көчле авырудан соң 84 яшендә бүген 16.00 сәгатьтә вафат булды.

Илһам Шакировны җирләүне оештыру буенча хөкүмәт комиссиясе оештырылды. Аны ТР премьер-министры Васил Шәйхразиев җитәкли. Беренче утырыш бүген 18.00 сәгатьтә булачак.

Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.

/tatar-inform.tatar/