Элвин Грей һөнәрен алмаштыра?!

Фото: tatar-inform.ru

Популяр башкаручы Элвин Грей игътибарын кино өлкәсенә юнәлтмәкче: ул Татарстан кинорежиссеры Илшат Рәхимбай белән яңа фильм төшерергә ниятли.

Моңарчы Грей үзен тәүге тапкыр Миләүшә Айтуганова продюсерлыгындагы Татарстанда төшерелгән “Әпипә” дигән музыкаль фильмда сынап караган инде.

Бу амплуа Грейга ошап киткән ахры, шуңа башкаручы әлеге юнәлештә эшен дәвам итәргә булган. Илшат Рәхимбай командасы булачак кинотасманың концепциясен әзерли башлаган дигән хәбәр дә ишетелде. Фильмны булдыруда шулай ук җырчының үз командасы да катнашачак.

Яңа фильмда төп рольне кем башкарыр дисезме? Әлбәттә, Элвин Грей үзе, кинотасма да аның иҗат төркеме белән җитештерелер дип көтелә. Шулай да Грейның гел дә ел буена ялсыз диярлек эшләгәнен күзәтәбез. Гастрольләрдән арынып, яңа фильмны фанатларына тәкъдим итә алырмы, ничек уйлыйсыз?