Казанда “Хан сарае” ачылачак

Фото: ippodrom-kazan.ru

6 гыйнварда Казан ипподромында “Хан сарае” ачылачак. Монда чанада, тимераякта шуарга, атларда йөрергә була. 

Ипподромда Яңа ел чыршысы йорты – “Хан сарае” эшләячәк. Бәйрәм программасы 14.00 сәгатьтә башлана һәм өч сәгать дәвам итә. Шулай ук биредә фотозона да эшләячәк. Биредә шулай ук туңмый торган фонтан һәм балалар өчен уен мәйданы була.

Кунакларны кайнар чәй, татлы ризыклар белән сыйларга вәгъдә итәләр, призлар һәм бүләкләр уйнатылачак.