Кем инвестор була ала?

1-7 октябрь көннәрендә Россия Федерациясе Үзәк Банкы Мәскәү биржасы белән берлектә Халыкара инвесторлар атнасы узды. Аны Кыйммәтле кәгазьләр буенча комиссиянең Халыкара оешмасы инициативасы белән үткәрәләр. Беренче тапкыр инвесторлар атнасы моннан бер ел элек уздырылган. Анда 80 ил катнашкан, шул исәптән Россия дә.

Татарстанда инвесторлар атнасы турындагы лекцияләр Казан кооператив институты, Казан федераль университеты һәм “ТИСБИ” идарә университетында оештырыла. Нәкъ менә биредә инвестицияләүнең төп принциплары, инструментлары, фонд базарындагы мөмкинлекләр турында белеп була да инде.

Шундый очрашуларның берсе Казан кооператив институтында 3 октябрь көнне үтте. Студентларга инвестиция мөмкинлекләре турында Татарстан республикасы буенча Милли банкы бүлеге икътисад бүлегенең баш икътисадчысы Михаил Иванов сөйләде. Биредә укучы егетләр һәм кызларның күбесе – үзләре үк булачак икътисадчылар. Димәк, беренчеләрдән булып бу мәгълүматларны белеп торырга тиеш.

Баксаң, зур-зур оешмалар гына түгел, һәркем инвестор була ала икән!  Моның өчен беркайда да теркәлергә кирәкми.

СҮЗЛЕК:

Инвестицияләү – ул үзеңнең әлегә беркайда да кулланылмаган акчаларны, табыш алу максатыннан, инвнестиция әйләнешенә салу.

Әлеге капиталны кая кертеп була соң?

  1. Кыйммәтле металл
  2. Кыйммәтле кәгазьләр (вексель, чеклар, акцияләр һәм башкалар)
  3. Бизнес
  4. Күчемсез милек
  5. Депозит (банк кертеме)
  6. Чит ил валютасы
  7. Коллекцион товарлар

Ә хәзер кайбер моментларга аерым тукталып үтик.

Татарстан республикасы буенча Милли банкы бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә:

  • Инвестицияләрне алтынга кертү бик үк отышлы түгел.

Чөнки кибеттән сатып алу белән, аның бәясе 2 тапкырга төшә. Әгәр зәркән кибетендә бер грамм алтынны 3000 сумга сатсалар, ломбардка тапшырганда, аның 1 граммы 1500 сум белән үлчәнелә. Ә элеккеге заманнарда алтынның чынмы, юкмы икәнлеген кабып карап белгәннәр. Әгәр алтында теш эзе калса, димәк, ул чын булган.

  • Россия халкының бары тик 0,7-1% гына инвестор булып санала, ә чит илләрдә бу сан 37-40 процентка җитә.

Россия инвесторлары волотильлек сыйфаты белән аерылып тора. Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, “үзгәрүчәнлек”не аңлата. Волотильлек – базардагы бәя дәрәҗәсе. Шуңа да аркасында исә Россиядә инвесторларның саны аз. Аңлатып үтик: чит ил инвесторлары базарда бәя аз гына уйнаганда да, аз булса да акча эшләп калырга ашыга. Ә безнең ил инвесторлары исә, күбрәк акча эшләп калу максатыннан, бәя артканын көтеп, табыш алудан колак кагу гына түгел, җитмәсә, сатып алган бәядән кимрәккә дә сатарга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, күпне өмет итеп, аздан коры кала була. Ә аннары Россия инвесторлары бөтен нәрсәдә хөкүмәтне гаепли.

  • Инвестицияләү өчен кыйммәтле металл, кәгазьләрне, валютаны икътисадта барысы да тотрыклы булганда сатып алырга, ә икътисади катаклизмнар булганда, аларны сатырга кирәк.
  • Кыйммәтле кәгазьләр базарында, ким дигәндә, ТОП-50гә кергән акцияләрне сатып алсагыз, шулай ук күпмедер күләмдә акча эшләү мөмкинлеге бар.
  • Банк депозиты яки банк кертеме – табыш алу гарантиясе булган бердәнбер инвестиция продукты.

Ул ике төрлегә бүленә: билгеле бер вакытка яки сорап алганга кадәр салынган. Хәзер банклар кертем өчен махсус кенәгә ачмый, алар үткән заманда калды. Барысы да электрон форматта гына башкарыла.

  • Банкларның лицензияләрен алган вакытта да инвесторга кертемнең, иң күбе дигәндә, 1 миллион 400 сумга кадәр кайтаралар.
  • Тик бер үк банкта берничә кертем ачарга киңәш итми белгечләр. Чөнки лицензия алынган вакытта шушы берничә кертемнең гомуми суммасыннан гына 1 миллион 400 сумны кире кайтарачаклар. Әгәр банк хезмәткәре сезгә банк кертеменнән кала, башка инвестиция продуктлары буенча гарантия бирә икән, димәк, бу банкка ышанырга ярамый дигән сүз.
  • Күчемсез милек (җир асты һәм җир өстендәге барлык объектлар) – уртача гарантиясе булган кертем.

Аның төп кимчелеге – әлеге базарга керү өчен капитал таләп ителүе. Капиталың юк икән, димәк, бернинди күчемсез милек тә ала алмыйсың.

  • Чит ил валютасының бәясе тиз үзгәрүчән, ләкин аның белән сату-алу итү җайлырак.
  • Коллекцион товарлардагы иң зур риск – биредә ялган товарларның күп булуы.

Товарның чынлыгын раслый торган сертификат аның бәясен бермә-бер арттыра. Әгәр теге яки бу әйбергә 70 ел тулмаган икән, аның бернинди дә кыйммәте юк. Мисал өчен, Екатерина II заманындагы 5 тиенлекне хәзер 500 сумга сатып була. Ә Петр I заманындагы 100 сумлыкны хәзер 1000 сумга саталар. Ә Совет заманындагы акчалар әлегә бернинди кыйммәткә ия түгел.

Әлбәттә, инвестицияләү белән шөгыльләнә башлаганда, юрганыңа карап, аягыңны сузарга һәм җиде кат үлчәп, бер тапкыр кисә белергә дә кирәк икәнлеген онытма.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА