6 Татарстан студенты «iВолга-2018» яшьләр форумында җиңү яулады

Форумның 10 миллионлык бүләк фондыннан 1 млн Татарстанга китте: җиңүчеләр бу грантларга үз проектларын гамәлгә ашырырга тиеш. Форумның башка мәдәни чараларында да татарстанлылар үзләрен бик актив күрсәтте, призлы урыннар да яуладылар.

«iВолга-2018» – яшьләр арасында үткәрелә торган иң масштаблы форум булып тора: ул быел да 2 меңнән артык катнашучыны үзенә җыйды. Биредә катнашучы 109 студент арасында Татарстанлылар да бар иде: 6 проект авторы гомуми суммада 950 мең сум отты, 2 кеше Мәскәүгә бару юлламасына лаек булды.

Җиңүчеләр:

  1. Инесса Клюкина, “Видеопрограммалар циклы “Кеше һәм…” проекты. Грант суммасы – 300 мең сум

  2. Идалия Җиһаншина, “Инклюзив мәйданчык “Күтәрелү”. Грант суммасы – 200 мең сум

  3. Кристина Сидорова, “Изгелек безнең каныбызда” проекты. Грант суммасы – 150 мең сум.

  4. Фәнил Хәбибуллин, “Фәнгә сукмак” проекты. Грант суммасы – 100 мең сум.

  5. Валерия Кәримуллина, “Без уйныйбыз” проекты. Грант суммасы – 100 мең сум.

  6. Гөлчәчәк Исламова, “Фәнни ликбез” проекты. Грант суммасы – 100 мең сум.

  7. Фәнил Хәбибуллин, «Дезинтегратор» проекты, махсус приз.

  8. Елена Ходова, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар үсеше өчен махсус программа, махсус приз.

iВолга”ның 5 еллык тарихында 158 уңышлы проект бар. Алар барысы да грант белән бүләкләнү бәхетенә ирешкән. Әле ул гына да түгел, шушы проектлар илебезнең төрле төбәк, шәһәр һәм авылларында чынга да ашырылган.