Гарасат килә: ә Арслан җәй көтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген һәм иртәгә кабат җил-давыл булу ихтималы турында кисәтә.

Синоптиклар фаразына ышансаң, бүген көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә.

Ә иртәгә, 5 июньдә, иртәнге сәгать 6дан алып – төнге сәгать 11гә кадәр вакыт аралыгында Татарстанда, шул исәптән Казанда да тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җиткән көчле җил чыгарга мөмкин. Аеруча көчәйгән вакыты (20-25 метрга кадәр) көн уртасыннан соң башлана, диелә. Өермә, яшенле, коеп яуган яңгыр, хәтта боз булу ихтималы да бар.

“МЧСтан сезгә дә СМС киләме? Игътибарлы булыгыз! Ә безнең кәеф күтәренке һәм барыбер җәй көтәбез”, – дип язып куйган инстаграмдагы фотосы астына танылып килүче йолдыз – театр артисты Гүзәл Сибгатуллинаның улы – Арслан Сибгатуллин.

Хәер, алар өчен чын җәй җиткән бугай инде – фотоларга ышансаң, Арслан Дубайда кояшта кызына…