Хәния Фәрхинең әнисе: “Аның үзенең җырчы буласы килде”

Хәния Фәрхинең вафатына тиздән бер ел була. Тамашачы яраткан җырчысын, якын туганыдай, күңел түрендә саклый. Җырчының газиз әнисе, 88 яшьлек Фәния апа күңелендә нинди бураннар уйнавын берәү дә белми.

“Татар-информ” хәбәрчесенең Фәния ападан алган әңгәмәсеннән өзек китерәбез.

– Фәния апа, бүген Хәния Фәрхинең җырларын башкаручылар шактый. Сез моны ничек кабул итәсез?

– И, балакаем, җырласыннар. Хәниянең фотоларын карап торам. Җырларын ишеткәч, үзен күргәндәй булам. Авыр шул менә. Тыңлау авыр булса да, җырларын ишетәсе килә.

– Үзе киткәннән соң аның җырларын тыңлыйсызмы?

– Тыңлыйм, тыңлыйм. Телевизордан да карап торам. Гомер буе җырлады бит инде ул. Балачактан. Өч яшеннән җырлый башлады. Бала-чагалар җыеп, аларга концерт куеп, өй уртасына чыршы утыртып, балаларга Яңа ел бәйрәме ясый иде. Балаларны җыеп, җырлата, биетә, үзе җырлый.

– Хәния апа балачактан җырчы булырга теләдеме?

– Үзенең җырчы буласы килде. Әтисе каршы торып та маташкан иде. Мин “үзе ни тели, шуны эшләсен” дидем. “Балакаем, артист бик авыр эш, хисапчыга гына укы әле”, – диде әтисе. Уфага китте, җырчы булырга дип. “Яшь әле син” дип борып кайтарганнар. Әй, сөендек инде аңа.

– Фәния апа, сез алты балага тормыш биргән герой-ана. Алты баланы аякка бастыру җиңелләрдән булмагандыр?

– Ирем белән 56 ел яшәдек. Мине дә рәнҗетмәде, балаларның берсен дә какмады. Бай булмадык без, уртача ярлы идек. Алты баланы бик җиңеллек белән генә дә үстермәдек. Аллага шөкер, алты балага гомер бирдек: Җәмгыя, Тимергали, Хәния, Нурислам, Салават, Фирүзә. Үзебезчә барысын да укыттык. Хәниягә җырга сәләт әтисеннән килгәндер. Мин җырламадым, безнең заман җырлый торган түгел, авыр заманнар иде бит. Әтисе бик оста гармунчы. Үзе уйный, үзе җырлый иде. Аңа охшап, балаларның барысы да җырга-моңга оста булды. Ул чакларын онытып бетергәнмен инде, яшем дә зур бит. Алтау иде бит алар, икәү генә калды. Әллә юри үләләр шунда? Бүген Салават улым белән Фирүзә кызым гына исән.

 

– Киткәненә инде бер ел була, Хәния апа төшегезгә керәме?

– Ике генә тапкыр күрдем. Беренчесендә, йон язуын, әзерләвен күрдем. “Кәҗә мамыгы, инәй, нәзек кенә итеп эрлә яме. Шәл бәйлә, башың туңмасын”, – ди. Менә әле яңарак кына тагын керде төшемә. Үзен күрмәдем, ашарга әзерләп йөри, имеш. Мине көтәме икән инде?

– Хәния апаны яраттылар, һаман яраталар. “Мин бит халык артистының әнисе” дигән горурлану хисләре кичерәсезме, Фәния апа?

– Мин бит колхозчы гына. Алай эре тотмадым үземне. Якын-тирәгә кайтса, бөтен гаилә белән җыелып, концертына бара идек. Ачулана белмәде, әшәке сөйләшмәде. Көлә генә иде гел. Ихлас булды, юмарт, бик юмарт иде. Йөрәгемне үзе белән алып китте. Еларга ярамый диләр дә, елыйм бит, түзә алмыйм. Ул үлгәннән соң начарайдым бит менә. Вакыт җитмичә, үлеп булмый икән. Аның урынына үзем генә барып ятар идем…

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Расыйх Фәсхетдинов

Дәвамы -//www.intertat.ru// сайтында.