«Парламент 2030»: Казанның яшь канун чыгаручылары

«Закон проекты», «норматив актлар», «хокук кыры» дигән сүзләрне ишеткәнегез бармы? Бәлки сезне мондый җитди терминнар куркытадыр?! Яки олы яшьтәге җитди кешеләр, юристлар һәм документ эшенә баш-аягы белән чумган кешеләр генә мондый сүзләрне куллана дип уйлыйсыздыр? Шакатырга әзер булыгыз! Бу терминнар һәм менә шул документлар белән безнең кебек малайлар һәм кызлар эш итә.

Нидән чыгып мондый темага кереп китүебезгә аптырамагыз берүк. Күптән түгел Казанда Татарстанның Дәүләт Советында «Парламент 2030» дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Без дә шул чарада булып кайттык.

Моннан өч ел элек оештырылган әлеге республикакүләм проект быел төбәкара статусын алган икән. Шуңа күрә катнашучылар, бүгеннән үк җитди булырга теләүче малалйлар һәм кызларның саны да бермә-бер арткан. Гариза саны, мәсәлән, бөтен Идел буе федераль субъектларын да исәпкә алганда, 800дән артык булган.

«Без бу бәйгедә яшьләр парламентаризмы үсеше өчен зур перспективалар күрәбез. Өметләребез зурдан. Ник дисәгез, монда фәнни эшне язарга гына түгел, ә закон проектларын рәсмиләштерергә дә өйрәтәбез. Бу бик мөһим», – ди КФУның конституция һәм административ хокук кафедрасының укытучысы, «Минем закон чыгару инициативасы» Бөтенроссия конкурсның Идел буе федераль өлкәсендәге рәсми вәкиле Михаил Вавилин. «Без Россиядә беренче булып яңа форматны тәкъдим иттек. Бары тик бездә генә проектларны закон проектлары форматында эшләп тапшыралар. Калган регионнарда, мәсәлән, эссе яки реферат рәвешендә кабул итәләр».

Быелгы бәйге катнашучыларының эшләре Россия Президенты Владимир Путин белән Федераль җыенга юлламасында әйтелгән актуаль проблемаларга багышланган. Тик катнашучылар арасында, инициатива белдереп, башка темаларга багышлап эшләнгән проектлар тәкъдим итүчеләр дә булган икән.

Шунысы кызык: быел КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бөтен бүләкләрне үзенә җыйды. Өч студент «Парламент 2030» конкурсның лауреатлары булдылар һәм Мәскәүдә «Минем закон чыгару инициативасы» конкурсның язгы сессиясендә булып кайттылар.

Җиңүчеләрнең берсе булган 3нче курс студенты Наталья Барбарош үзләренең хезмәтләрен үзләре тәэмин итә торган гражданнар арасында салып түләүдән качып йөрүчеләрне җәзалау системасын көчәйтү проектын тәкъдим иткән. Икенче бер катнашучы исә 4нче курс студенты Наталья Панкратова депутатларның вәкаләтләрен киңәйтү турында законопроект белән чыгыш ясаган. Аның фикеренчә, гражданнар белән эшләү юнәлешен киңәйтергә кирәк, гади халык сорауларына җавап бирергә, турыдан-туры әңгәмәгә чыгарга кирәк. Шулай иткәндә, эшнең нәтиҗәсе көчлерәк булачак икән.

Ә 3нче курс студенты Алим Отарчиевны исә бөтенләй башка сораулар борчый икән. Алим җинү символикасын 9нчы май бәйрәме уңаеннан чыгарыла торган рекламаларда дөрес куланмауны тыярга һәм хокук бозылган очракта җәзаларга тәкъдим итә. «Минемчә, Георгий тасмаларны, Советлар Союзы герое йолдызы символикасы һәм башка дәрәҗәли исемнәрне чагылдыра торган символларны спиртлы эчемлекләр, тәмәке һәм ярамаган продукцияләрдә куллану мыскыллауга тиң. Шуңа күрә бу өлкәне контрольгә алырга кирәк дип саныйм», – дип билгеләп үтте ул.

Ә КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының студенты Искәндәр Хонназаров Россия Федерациясенең Җинаять Кодексының 159нчы матдәсенә төзәтмәләр кертү яклы чыгыш ясады. «Мин 159нчы матдәгә телефон аша кешеләрне алдау пунктын өстәргә һәм кешеләрне алдауга (мошенничество) акцент ясарга тәкъдим итәм», – дип сөйләде Искәндәр.

Чара барышында конкурска тәкъдим ителгән проектлар белән таныштырып кына калмадылар инде, әлбәттә. Бөтен катнашучылар көтеп алган бүләкләү тантанасына да урын булды. Җиңүчеләрне бүләкләгәч, Законлык һәм хокук тәртибе комитетының рәисе Шакир Шәяхмәт улы, берничә айлык эшкә нәтиҗә ясап, «Бу конкурс безнең өчен аеруча да кадерле. Гомумән, хәзер юридик белем булмаган килеш, үз фикерләребезне әйтергә талпына башладык. Шуңа күрә дә яшьләрне юридик белемле һәм үз фикерләрен төгәл, ачык һәм дөрес итеп җиткерергә өйрәнүләре безнең өчен бик мөһим», – диде.

Конкурс лауреатларына Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары ярдәмчесе сыйфатында стажировка узу һәм Россиянең Федераль Җыелышының Федераль Советында практика узу мөмкинлеге бирелде.

Алинә Сысоева