МӘКТӘП ДОКУМЕНТЛАРЫН… ЯККАННАР

Борын-борын заманда… Хәзер моннан 10-20 ел элек булган хәлләрне шулай, дип атасак та буладыр. Сыйныф журналында ошамаган билге булса, хәйләкәр укучылар аны лезвие белән кырып, үзләренә охшаган билгегә төзәтеп куярга да курыкмыйлар иде. «Акыллы»рак укучылар журналлар белән әллә ниләр кылган…

– Белсәге-е-е-з, без укыганда, нинди кызык һәм кызганыч хәлләр була иде! Хәзерге кебек, электрон журналлар юк иде. Аның нинди булырга тиешлеге икәнен дә белми идек. Барлык билгеләр дә бер генә кәгазь журналга (ә ул чынлап та бер генә нөсхәдә иде) куела иде. Кайбер укытучылар «2»ле билгеләрен шунда ук журналга тезсә, башкалары «Икенче дәрестә сөйләрсең, «нокта» куеп торам, дип әйтә иде. Тик берзаман шулай тыныч кына укыган вакытта, мәктәптәге бер сыйныфның (ә анда шук, бер нәрсәдән дә курыкмый торган укучылар шактый иде) журналы юкка чыкканы турында ишетелде. Аннан эзләп карадылар бу журналны, тегеннән эзләп карадылар. Юк кына бит! Нәтиҗәдә, журнал тәки табылмады. Ул сыйныфка яңа журнал башладылар, бугай. Төгәл белмим. Ә мәктәптә журналларга игътибар тагын да артты. Сыйныфтан бер кеше журнал өчен җаваплы булды. Шуннан соң бары тик ул гына укытучылар бүлмәсеннән журналны алырга гына хокуклы иде», – дип сөйләде мәктәпне моннан 10 ел элек тәмамлаган Индира Гыйләҗева.

Бездә бу хәлләргә укучылар үзләре сәбәпче булса, Бразилиядә зурдан купканнар. Биредә мондый кыңгыр эшләр белән мәктәп җитәкчелеге үзе шөгыльләнгән! Һәм бу – 21нче гасырда!

Шушы көннәрдә генә Бразилиядә Салту-ди-Пирапора муниципалитетында урта мәктәп директорын һәм аның урынбасарларын тоткарлаганнар. Алар спортзалда меңгә якын иске дәреслекләр һәм мәктәп документларын яккан. Моның турында Globo басмасы хәбәр итә.

Мәктәп янында яшәгән кешеләрне мәктәп баинасыннан чыккан төтен бик куркыткан, шуңа да полиция һәм янгын сүндерүчеләрне чакыртканнар. Белгечләр ут төртү очрагы, дип җинаять эше ачкан.

Ә мәктәп җитәкчелеге шушы кыңгыр эшләрен «бары тик җыештырдык кына», дип аңлаткан. Бу вакытта кайбер балалар мәйданчыкта уйный торган булган. Ярый әле, беркем дә зыян күрмәгән. Шулай итеп, уку елы да башланмаган килеш мәктәп директоры һәм аның урынбасары Анна Куэвас Гимарайншны тоткарлаганнар. (Бразилиядә уку елы февральнең беренче атнасыннан башлана. Ә аның тропик зонада урнашкан көньяк провинцияләрендә уку елы сентябрьдә башлана.) Бу эшне башкарган җитәкчелек яккан дәреслекләрнең иске булуын һәм аларның кулланышта инде булмавы, дип аңлатма биргән. Тик полициядә исә мондый материалларны утильләштерү өчен махсус процедура барлыгын әйткәннәр. Ләкин ул үтәлмәгән.

– Җәмәгать бинасында җинаять булган. Анда документлар юкка чыгарылган. Мәктәп җитәкчелеге җыештырабыз, дип аклансалар да, бу күренеш җыештыруга бер дә охшамаган иде. Бөтен материал да көлгә әйләнгән, – ди бу эшне тикшерүче Гилберто Черногория.

Бразилия дәүләте мондый очракның беренче тапкыр булуын хәбәр итә. Иң яхшысы – искергән дәреслекләрне һәм мәктәпнең рәсми документларын кабат эшкәртүгә (вторичная переработка) җибәрү яки утильләштерү дөресрәк булыр иде.