ЗОЖ: сәламәт яшәү рәвеше үзебездән тора!

Без, гадәттә, сәламәтлекне авыруларыбыз булмау, дип кенә саныйбыз. Ә, баксаң, сәламәтлек ул аның белән генә чикләнми бит! Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы уставы болай ди: «Сәламәтлек – ул физик, рухи һәм социаль иминлек». Бу билгеләмә инде 1948 елда ук барлыкка килгән.

Сәламәтлек нинди факторларга бәйле?

Генетик факторлар – 15-20%

Кешеләрнең тормыш рәвеше – 50-55%

Әйләнә-тирәнең торышы – 20-25%

Медицина ярдәме – 10-15%

Бу мәгълүмат Россия Федерациясе Куркынычсызлык советының Ведомствоара комиссиясендә яңгыраган (1994 ел).

Сәламәт тормыш рәвешен алып бару өчен…

Сәламәт тормыш рәвеше алып барыр өчен дөньяга һәм үзеңә карата позитив рухта булырга кирәклеген дә онытма. Бу үзеңнең һәм башкаларның күңелен күтәрә, димәк, эчке органнарың һәм бөтен организмың да сиңа «рәхмәт!» әйтә дигән сүз. Позитив дулкының сәламәтлекне саклап калу, ныгытуга, озак яшәүгә юнәлдерелгән булсын.

Нинди рисклар бар?

Сәламәт тормыш рәвешен алып барырга комачаулый торган факторлар да бар. Аларның күбесе үзебезгә бәйле.

Мисал өчен, үз-үзеңне тотышка бәйле риск факторлары:

тәмәке тарту

алкоголь куллану

дөрес тукланмау

физик активлылыкның аз булуы

стресс

борчулы һәм депрессив халәт

сакланылмаган җенси мөнәсәбәтләр.

Боларга бәйле рәвештә авырулар да барлыкка килә. 25 процент очракта алар үлемгә илтә икән.

Шулай ук метаболик риск факторлары:

кан басымы югары булу

артык авырлык һәм тазару

1 һәм 2нче типтагы шикәр диабеты (гипергликемия)

организмда май алмашы бозылуы (дислипидемия).

Шушы ике төрдәге традицион факторлар белән бергә Россия халкына психо-социаль факторлар да тәэсир итә. Моның турында РАМН академигы Рафаэль Оганов да шулай ди. Бу төр факторларга нәрсә керә:

җитәрлек дәрәҗәдә тукланмау

сыйфатсыз су эчү

санитария һәм гигиенаның дәрәҗәсе начар булуы

шәһәрләрдә атмосфера һава сыйфаты начар булу

юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгы

профессия белән бәйле рисклар.

Вакытыннан иртә үлү нәрсәгә бәйле соң?

Риск факторлары – таралыш очраклары

Артериальная гипертония – 38%

Гиперхолестеринемия – 50%

Тәмәке тарту – 39%

Яшелчә-җиләк-җимеш – <400 г/көненә 75%

Тазару – 25%

Алкоголь – 40%

Физик активлылыкның түбән булуы – 50%

Әлбәттә, сәламәт тормыш рәвешен алып бару өчен түбәндәге әйберләр эшләү дә булыша:

балачактан ук сәламәт гадәтләрне формалаштырырга

мохит (әйләнә-тирәдәге предметларның сәламәтлеккә йогынтысы турында белергә)

начар гадәтләрнең булмавы

туклану: уртача туклану, физиологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, кулланган продуктларның сыйфатын белеп

хәрәкәт: физик яктан актив тормыш (шулай ук яшь һәм физиология үзенчәлекләрен исәпкә алып)

гигиена: шәхси һәм җәмәгать гигиенасын саклау, беренче ярдәм күрсәтә белү

организмны чыныктыру

сәламәтлек күрчәткечләрен контрольдә тоту.

Шул ук вакытта уку, эш белән беррәттән ял итү турында да онытмаска кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше хезмәт һәм ялның баланста булуын исәптә тота.

«Ял – ул сәнгать. Ял эш белән чагыштырганда, җавапсызрак әйбер түгел әле ул. Яхшы итеп ял итә белгәннәр саны яхшы итеп эшли белүчеләр белән бертигез. Иң авыры бер «дулкын»нан «икенчесе»нә күчә белү».

(Владимир Леви. «Искусство быть собой»)

Бу уңайдан, дөньяның кайбер илләрендә бу юнәлештә эшлиләр дә инде. Мисал өчен, Швециядә 6 сәгатьлек эш көне кертелә. Шул ук вакытта хезмәт хакы тулысынча элеккеге килеш сакланып калына. Моның белән бу ил җитәкчелеге «больничный»лар санын киметергә, эш нәтиҗәлелегн арттырырга һәм хезмәткәрләрне бәхетлерәк итәргә тели.